Р?веш темасы буенча тест


“Рәвеш” темасы буенча тест1.Рәвеш нәрсә белдерә?
1) предметның билгесен;
2) эш яки хәлнең билгесен;
3) эшне, хәлне белдереп килә.
2.Рәвешнең сораулары:
1)Ничек? Күпме?Кайчан? Кая ?Кайда? Нигә?
2)Нишли?Нишләде?Нишләгән?
3)Нинди? Кайсы?
3.Ясалышлары буенча рәвешләр нинди булалар?
1) тамыр, ясалма,кушма, парлы, тезмә, кыскартылма;
2) тамыр, ясалма, кушма;
3) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә.
4.”Кояш та аларны бертигез ярата” җөмләсендәге рәвешне табып, төзелеше буенча төрен билгеләгез.
1) тамыр;
2) кушма;
3) тезмә.
5.Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә була алалар?
1) рәвешләрнең дәрәҗәләре булмый;
2)төп, чагыштыру, артыклык, кимлек;
3) төп, чагыштыру, артыклык.
6.Рәвшләрнең мәгънәләре буенча төркемчәләре:
1)5;
2) 6;
3) 4.
7.”Ул аны байтак вакытлар яшереп асраган” җөмләсендәге рәвешне табып, мәгънәсе буенча төрен билгеләгез.
1) саф;
2) күләм-чама;
3) охшату-чагыштыру.
8. Бу җөмләдә рәвеш нинди җөмлә кисәге булып килгән?
1) хәбәр;
2) тәмамлык;
3) хәл.
9. ”Беркөнне Наил, үзе ясаган чаңгыга басып,тиз генә чыгып китте”җөмләсендә рәвешләрнең мәгънәләре буенча төркемчәләрен билгеләгез.
1) вакыт, саф;
2) вакыт, охшату-чагыштыру;
3) вакыт, күләм-чама.
10.Рәвешләр нинди сүз төркемен ачыклап киләләр?
1)исемне;
2) фигыльне;
3) фигыльне, сыйфатны.
11.Рәвешләрне күчереп языгыз, рус теленэ тәрҗемә итегез, төркемчәләрен билгеләгез: балалардай , әкрен, юри,бервакыт, ерак, инглизчә, шактый, язын, искиткеч, тикмәгә, бераз.