Тест по теме «Боерык фигыль» («Повелительное наклонение глагола») для учащихся 7 класса татарской группы в русскоязычной школе для ус


Боерык фигыль темасы буенча тест ( 7 нче сыйныф, татар төркеме)
Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
А)Эш һәм хәрәкәтне үтәү вакытын;
Б)Эш кушуны,боеруны;
В)Эш үтәлүнең шартын;
2. Кешегә хөрмәтләп мөрәҗәгать итү өчен боерык фигыльнең нинди формасы кулланыла?
А) 1 зат күплек сан формасы; Б)1 зат берлек сан формасы; В)2 зат күплек сан формасы;
3. Үтенү-ялваруны белдерү өчен боерык фигыльгә нинди кисәкчәләр ялгана?
А)-чы/-че; -сана/-сәнә; Б)-мы/-ме; В)-гына/-генә;
4. 1 затта кайсы төрләнеш хаталы?
А)башлыйм; б)көләм; в)сүтим;
5. Боерык фигыльләрдән генә торган төркемне күрсәтегез.
А)сана, салсын, көтмә, калыгыз;
Б)эшлә,аңлый, сикермә, ышаныйм;
В)соңлама, кайтсын, үстерәм, саклан;
6. 2 затның берлек һәм күплек санында басым кая төшә?
А)соңгы иҗеккә; Б)беренче иҗеккә; В)төрле иҗекләргә төшәргә мөмкин;
7. Кайсы җөмләдә калын хәреф белән бирелгән сүз боерык фигыль түгел?
А) Малайлар агачка күрсәтеп: “Алма! Алма!”,- дип кычкырдылар.
Б)Өстәлдән кулыңны ал.
В)Миңа айдан Зөһрә кызны алып төш.
8. Кайсы җөмләдә боерык фигыль өндәүне белдерә?
А)Улым, олыларның сүзен тыңла!Б)Рәхәт яшә, авырлыклар күрмә!
В)-Әй, китсәнә минем каршымнан!
9. Ясалма нигезле боерык фигыльне күрсәтегез.
А)утыр; Б)сөйлә; В)өлгерт;
10. Шигырьне кирәкле боерык фигыльләр белән тулыландырыгыз.
___ җитез, _____ тиз,
Биш кат _____, бер кат _____!
Дәфтәрең чиста _____,
Китабың көлеп _____.
Ачып җибәргәндә син,
Үзлегеннән _____.
А)булсын; ә) уйла б) укылсын; в)уйла; г)торсын; д)кис; е)үлчә;