Разработка урока по татарскому языку Казан-Татарстанны? башкаласы.(6 класс,русскоязычная группа)


«Поповка урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Укытучы: Габсабирова Римма Камил кызы.
Сыйныф: 6
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,З.Р.Нәҗипова “Татар теле”
Тема: Казан-Татарстанның башкаласы.
Дәрес максатлары:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
. “Казан – Татарстанның башкаласы” текстын укып, Казан турында сөйләргә шартлар тудыру.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, иҗади һәм тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
Татарстан башкаласы Казан белән горурлану, туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
Регулятив универсаль уку гамәлләре: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра,билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: парларда һәм күмәк эшли белү;мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,проектор, экран, тема буенча презентация материалы.
Дәрес барышының технологик картасы:
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
Максат:
Уңай психологик халәт тудыруУкучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
- Исәнмесез, балалар!
-Хәерле көн, укучылар!
- Сыйныфта кем дежур?
-Менә без дәресне башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. - Исәнмесез,саумысыз!
- Имин булсын көнебез,
Тукай теле – татар телен
Өйрәнергә килдек без.
Дежур укучы рапорты.
II. Өй эшен тикшерү.
Максат:
Укучыларның мөстәкыйль эшли алуларын тикшерү. Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, биремнәрнең катлаулана баруына карап укучыларның өй эшләрен эшләве. Катлаулыдан-җиңелгә.
-Укучылар, кайсыгыз диалогларны тулыландырды?(7 күнегү)
- Кем ситуатив күнегүне эшләде?(8 күнегү) Өй эшенең дөреслеген тикшерү.
III. Белемнәрне актуальләштерү, уку мәсьәләсен кую
Максат:
Белгәннән белмәгәнгә чыгу. Теманы, проблеманы формалаштыру.
-Укучылар, мин кичә Башкортстан республикасының Рәтамак авылында яшәүче дустымнан хат килде.
Исәнме, дустым. Хәлләрең ничек? Мин җәй көне Татарстанның башкаласы Казанга кунакка килергә җыенам. Ләкин мин Татарстан турында бер нәрсә дә белмим. Миңа ярдәм итсәгез, мин бик шат булыр идем.
Укучылар, әйдәгез Алсуга Татарстан турында белгәннәребезне язабыз.
Бик яхшы, укучылар, сез Татарстан турында күп беләсез икән. Ләкин Татарстан турында язганда сез нәрсә турында язмагансыз?
-Ни өчен язмадыгыз?
Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
Ә кызы Алсуга Казан турында мәгълүматны (информацияне) нинди формада эшләп җибәрә алабыз?

Димәк, без дәрес ахырында нәрсә эшли белергә тиешбез.
Үзбәя.
-Хәзер өстәлдә яткан шушы битләргә үзегезгә кабат-лау этабына билге куеп чыгыгыз.
Һәр өстәлдән беренче укучы хат яза башлый, чират буенча дәвам итеп, һәрберсе берәр җөмлә яза. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.
(2 минут эчендә һәр төркем хат яза)
Һәр төркемнең бер укучысы хатны укый.
(Көтелгән җавап:Казан турында)
-Казан шәһәре турында татарча сөйли белмибез.
-Казан шәһәе турында сөйләшербез.
-Презентация ясый, скайп аша сөйли алабыз.
Без Казан шәһәре турында сөйли белергә тиешбез.
Укучылар кабатлау этабына билге куеп чыгалар
IV.Уку мәсьәләсен чишү.
Максат:
Теманы ачу һәм проблеманы чишү буенча күнегүләр эшләү. - Укучылар, без Казан турында сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк?
Укытучы күрсәтә:
ТУ
СҖ
ПТ
С
“Эй-ар-Гайд” алымын куллану.
Сезнең өстәлләрдә һәрберегез өчен битләр ята. Бу битләр икегә бүленгән: “Укыганга кадәр” һәм “Укыганнан соң”. “Укыганга кадәр” дигән якка сорауларга җаваплар языгыз. Һәр укучы аерым яза.
Казан ничәнче гасырда төзелә башлаган?
Казан нинди шәһәр?
Казанда нинди театрлар бар?
Казанга нәрсәләр белән барып була?
2.Текстны уку.
- Укучылар, бу сорауларга дөрес җавап бирер өчен безгә нишләргә кирәк?
Алдыгызда торган битнең “Укыганнан соң” дигән ягына тагын нәрсәләр белдегез, өстәп языгыз. Кемнең җаваплары дөрес булды? Рәхмәт. Шәп булган.
3. “Рэлли Робин” алымы. (Кыска җаваплар.)
-Без текстны укып нәрсә белдек?
-Безгә тагын нәрсә эшли белергә кирәк?
4. “Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)
Укучылар, кайсы сандагы җөмлә дөрес тәрҗемә ителгән, шул номердагы укучы баса.
Казань – один из древних городов.
Казан – яңа шәһәрләрнең берсе.
Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе.
Казан – борынгы шәһәрләргә керә.
Казан – борынгы шәһәр түгел.
Площадь города Казни больше 290 квадратных километров.
Казанның мәйданы – 290 километр.
Казанның мәйданы 290 километрдан ким.
Казанның мәйданы 290 километрдан артык.
Казанның мәйданы 299 километр.
В Казане есть татарские театры, кукольный театр, цирк, зоопарк и большие библиотеки.
Казанда театр, китапханәләр, зоопарк бар.
Казанда театр, цирк, зур китапханәләр эшли.
Казанда татар театрлары, курчак театры һәм зоопарк бар.
Казанда татар театрлары, курчак театры, цирк, зоопарк һәм зур китапханәләр бар.
5. Ситуатив күнегү
Как мы скажем, что Казань – древний город.
Сообщи другу, что про Казань первый раз упоминается в 1177 году.
Сообщи другу, что Казань промышленный город.
Сообщи другу, что ты можешь поехать в Казань через железную дорогу.
6.Синквейн төзү.
Казан шәһәре турында укучылар белән бергә тактада синквейн төзү.
Укучылар, әйдәгез, Казан темасына синквейн төзибез.
Беренче юл -исем
Икенче юл -2 сыйфат.
Өченче юл- 3 фигыль
Дүртенче юл-темага караган бер җөмлә.
Бишенче юл-бер синоним сүз, нәтиҗә.
7.Таймд Раунд Робин.
Әйтик, безгә Казан шәһәре турында скайптан сөйләргә кирәк. Сез нәрсәләр сөйләр идегез? Әйдәгез, 1 укучы башлап җибәрә, калганнарыгыз дәвам итә, 4 нче номерлы укучы тәмамлый.
Укучылар, сез бу биремнәрне үтәп, нишләргә өйрәндегез?
Үзбәя.
Бик шәп. Укучылар, сөйләргә өйрәндек, хәзер без Алсуга Казан турында информацияне нинди формада җибәрә алабыз?
8. Проект төзү. Рафт
1-3 төркемнәр. Казан шәһәре турында брошюра
2-4 төркемнәр. Стенгазета чыгарырга. -текст укырга
-сорауларга җавап бирергә
-проект төзергә
-сөйләргә;
Укучылар белгән сорауларына җавап язалар.
-Текстны укырга.
Текстны уку:
Пышылдап уку;
Аңлашылмаган сүзләрне сүзлектән табып аңлап уку;
Кычкырып уку;
“Укыганнан соң”гы баганадагы сорауларга җавап язалар.
Укылган текст буенча укучылар үзләренең җавапларын тулыландыралар һәм җавапларын кычкырып укыйлар.
-Казан турында белдек.
-Казан турында сөйли белергә кирәк.
Укучылар үз саннарына туры килгән җавапка басалар.
2.Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе.
3.Казанның мәйданы 290 километрдан артык.
4.Казанда татар театрлары, курчак театры, цирк, зоопарк һәм зур китапханәләр бар.
Казан-борынгы шәһәр.
Казан турында беренче тапкыр 1177нче елда искә алына.
Казан-зур промышленность шәһәре.
Мин тимер юл белән Казанга бара алам.
Казан
Борынгы, зур.
Үсә, яши, матурлана.
Казан – Татарстанның башкаласы.
Башкала.
Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.
Һәр төркемнең 1 укучысы сөйләп чыга.
Казан турында сөйләргә өйрәндек.
Укучылар эшләгән биремнәре өчен үзләрен бәялиләр.
брошюра, презентация,......
Казан шәһәре турында брошюра һәм
кечкенә стенгазета чыгаралар.(5 минут вакыт)
V. Рефлексия.
Максат:
Дәрес максатына нинди юллар белән ирештек, ниләр белдек? кебек сорауларга җавап бирү. Проектларны яклау. Һәр төркем үзенең проктын яклый.
Шәп булды, булдырдыгыз укучылар! Сез Алсуга Казан турында брошюра, газета ясап, нишләргә өйрәндегез?
Үзбәя Проектларны яклау. Һәр төркем үзенең проктын яклый.
-Без Туган ягыбыз, Казан шәһәре турында мәгълүматны иформацияне чит ил кешеләренә татар телендә сөйләргә өйрәндек
VI.Үзбәя.
Максат:
Укучыларның үз уңышлары һәм уңышсызлыкларының сәбәбен ачарга, эшчәнлеген бәяләргә өйрәтү. Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә “5”ле куя
Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар “4”ле куя.
Кем барысын да аңлады, ләкин дусты турында сөйли алмый,шул үзенә “3”ле куя.
Кем бернәрсә дә аңламады “2” куя.
Укучылар үзбәя карточкаларына карап үзләренә билге куялар.
VII. Өй эше.
Максат:
Мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үз мөмкинлекләреннән чыгып биремнәрне сайлап алу күнекмәләрен булдыру. “Казан – Татарстанның башкаласы” текстын сәнгатьле укырга өйрәнергә.
“Казан – Татарстанның башкаласы” текстын сөләргә өйрәнергә.
Казан турында өстәмә информация кулланып, презентация, видеоролик ясарга һәм аны якларга.