Вежливые словаконспект урока по татарскому языку( 5 класс, русскоязычная группа)


Татар теленнән проект эше
Ә. Бикчәнтәева « Тәмле сүзләр»


Татарстан Республикасы Баулы
муниципаль районы МБГУ
“Поповка урта гомуми белем мәктәбе”
I квалификацион категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Габсабирова Римма
Камил кызының проект эше
2014
Актуальлек.
Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз... Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә.
Телебездә тәмле сүзләр бихисап, ләкин яшь буын үз сөйләмнәрендә әдәпле сүзләрне бик аз кулланалар.Бүгенге көндә балаларның күбесе исәнләшә дә белмәве аяныч.Көннән көн балаларның сөйләме тупас, мәгънәсез булуы актуаль проблемаларның берсе.
Дәресебезнең максаты да рус балаларына “тәмле сүзләр”нең сөйләмдә нинди зур роль уйнавын җиткерү, әдәпле сүзләрнең мәгънәсен аңлап үзләштерү һәм сөйләмдә куллануга ирешү.
5 нче сыйныфта бу теманы өйрәнүгә 4 сәгать бирелә.Текст алды этабы,ягъни лексик күнегүләрне һәм грамматик күнегүләрне формалаштыру.Текст белән эшләү этабы һәм текст арты этабы, ягъни иҗади сөйләм дәресе. Бу проектта текст белән эшләү этабы алынды. Проект татар телен укыту программасына нигезләнеп эшләнде.
Максат.
Рус телле балаларны татарча матур итеп сөйләшергә өйрәтү.
Бурычлар.
1. Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясенең эчтәлегенә төшендерү;
2.Халык әдәбияты аша әдәпле сүзләрнең тормышта зур роль уйнавын аңлату;
3. Сүз байлыгын арттыру. Әдәпле сүзләрнең мәгънәсен аңлап үзләштерү һәм сөйләмдә кулланырга ирешү;
Максатчан группа.
5нче сыйныф укучылары, рус төркеме
Тормышка ашыру вакыты.
Декабрь ае
Тормышка ашыру урыны. МБГУ “Поповка урта гомуми белем мәктәбе”, татар теле һәм әдәбияты кабинеты
Тормышка ашыру этаплары.
Әзерлек этабы:
темага караган әсәрләр эзләү (Ә.Бикчәнтәева “Тәмле сүз”, Ш.Галиев “Рәхмәтләр хакында”,И.Танич “Волшебные слова”, К.Насыйри “Тәрбия китабы”, төрле типтагы сүзлекләр);
презентация төзү;
дәрес эшкәртмәсе төзү.
Тормышка ашыру өчен кирәкле булган ресурслар.
Наутбук,проектор,экран, презентация,сүзлекләр,шигырьләр,Р.З.Хәйдәрова ”Татар теле 5нче сыйныф” дәреслеге.
Көтелгән нәтиҗәләр.
Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- бер-берсенә карата әдәпле булу;
- сөйләмнәрендә әдәпле сүзләрне куллану;
- үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белү;
Төп өлеш.
Дәрес этаплары Этапның эчтәлеге
I Оештыру моменты:
− дәреснең бу этабына төп максатны кую; (дәрестәге алдагы эшчәнлек эффектлы булсын өчен укучылар белән нәрсәләр эшләргә кирәк)
- максат һәм бурычларны билгеләү
− дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларны уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага тиешенчә настрой ясау (классның реаль мөмкинлекләрен искә алып); I Оештыру моменты:
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
2. Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
- Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, саумысыз!
Хәерле көн, укучылар!
Имин булсын көнебез,
Тукай телен, татар телен Өйрәнергә килдек без.
“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,-диләр. Без дә дәресебезне дә яхшы сүзләр белән башлап җибәрдек.Дәрестә әдәплелек турында сөйләшербез.
II Өй эшен тикшерү.
-дәреснең бу этабында укучылар алдына куеласы төп максатны билгеләү;
- дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү,
- максат һәм бурычларга ирешелмәгән очракта укытучының эш-гамәлләре;
- дәреснең бу этабында максатка һәм бурычларга ирешү критерийларын күрсәтү;
– укучылар белән бергәләп оештырылган эшчәнлекнең ысулларын билгеләү;
– сорау алу вакытында укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү;
– сорау алу вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм критерийларны билгеләү
II. Өй эшен тикшерү.
Өй эшен тикшерү моментының төп максаты – укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү, хаталарын төзәтү, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып бару. Моның өчен әңгәмә кулланыла. Яңа темага мотивация тудырыла.
1. Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә сүзлекләр ярдәмендә әдәпле 10 сүз язып килергә кушылган иде.(2-3 укучы сүзләрне укый, калганнарының дәфтәрләреннән карап чагыштыра).
2. Актуальләштерү.
Әдәпле сүзләр белән җөмләләр төзү.
-Хәзер балалар,әдәпле сүзләрне кулланып , җөмләләр төзеп алыйк.
-Игътибарларыбызны шигырьләргә юнәлтик. ( М.Таничның “Вежливые слова”, Ш.Галиевның “Рәхмәтләр хакында” шигырьләрен уку,анализ ясау).Шигырьләрдә нинди әдәпле сүзләр очрый?Сүз нәрсә турында бара? Нәтиҗә ясыйбыз(укучылар җавабы)
-Хәзер, балалар , бер сүзнең мәгънәсен төрле яклап карап китик.
Бу сүз-пожалуйста (презентация карала, сүз рус телендә бирелә)
Укучылар, бу сүз безнең дәресебез барышында кирәк булыр, шуңа күрә аны сүзлекләргә язып куегыз.
III Яңа теманы аңлату.
Укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү(дәреснең бу этабында укучылардан нинди нәтиҗә көтелә);
-дәреснең бу этабында укытучы үзалдына нинди максат һәм бурычлар куя;
- яңа материал буенча үзләштерелергә тиешле төп моментларны әйтү;
-яңа теманы аңлату өчен нинди ысул һәм формалар куллануны күрсәтү;
-укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләүнең төп формаларын һәм ысулларын күрсәтү;
-яңа теманы аңлатканда укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү; III Яңа теманы аңлату.
Бүген без дәрестә Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясен өйрәнербез.
(Укучылар өчен бурычларны күрсәтәбез)
а) әдәпле сүзләрнең тормышыбызда зур роль уйнаганын исбатлау;
б) бирелгән әсәрнең эчтәлеген тәмле сүзләр белән баетып, аның үзгәрешен карап китү;
в) диалоглар төзү.
1. Сүзлек эше:
курчак уйный башлады- начала играть в куклы
ачуым килде- рассердилась
кагылма- не трогай, не прикасайся
ярыймы соң -разве можно
гафу үтен-извинись
тупас-грубый
икәү- вдвоем
сүзләрдәге үзенчәлекле авазларны әйттерү;
сүзләрне кабатлаттыру;
сүзтезмә төзетү;
шушы сүзләрдән җөмләләр төзетү.
2.Текст өстендә эш:
уку
эчтәлеген русча сөйләтү
эчтәлек өстендә эш
Балалар, әсәрнең төп образлары кемнәр? (Гөлкәй һәм Рәйсә)
планга туры китереп, өлешләргә бүлик:
1.Тәмле сүз нинди була икән?
2.Кунак апа килде.
3.Гөлкәй янына иптәш кызы, Рәйсә, уйнарга керде
4.Кунак апа Гөлкәйне ачуланды.
5.Гөлкәй Рәйсәдән гафу үтенде.(балалар бүлекләрне табып,укып күрсәтәләр)
Балалар, беренче бүлеккә күз салыйк.
Гөлкәй “тәмле сүз”ле төшенчәсен аңлыймы?
“тәмле сүз”не нәрсәләр белән чагыштырып карый?
Икенче бүлеккә күз салыйк.
Гөлкәй бүләк алганда нинди тәмле сүз кулланды?
Өченче бүлекә күз салыйк.
Ни өчен Гөлкәйнең Рәйсәгә ачуы килде?
Кунак апа ни өчен Гөлкәйне ачуланды?
Бишенче бүлек.
Гөлкәй үз хатасын ничек төзәтте?
Балалар, бу хата килеп чыкмаслык итеп, хикәяне ничек үзгәртеп була?
Нинди тәмле сүзләр кулланганда Гөлкәй белән Рәйсә арасында тупас сөйләшү булмас иде?
Дәресебездә төрле яктан карап киткән киткән сүзне ярдәмгә чакырыйк.Ул нинди сүзләр?
-Рәхим итеп , зинһар
3.Диалог төзү
Шушы сүзне кулланып, Гөлкәй белән Рәйсә арасындагы сөйләшүне төзеп карагыз.
(- Гөлкәй,рәхим итеп курчагыңны уйнарга бир әле.
-Ал,Рәйсә,курчакны кунак апа бүләк итте.
2вариант
-Рәйсә, зинһар,курчакны урынына куй әле.Башка уенчыкларны ал.
-Рәхмәт.
4.Физминутка
IV. Ныгыту.
− укучылар алдында конкрет уку максатын кую ( дәреснең әлеге этабында укучылар белән нинди нәтиҗәгә ирешергә тиеш);
− дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү;
− яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү;
−укучыларның яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланган критерийларны тасвирлау;
− укучыларның күпмедер өлеше яңа теманы үзләштермәүне сизеп алган очракта, кулланырга мөмкин булган ысулларны күрсәтү; IV. Ныгыту.
Ныгыту өлешенең максаты – алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү; дөрес уку, фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү; начар гадәтләргә карата тискәре караш тудыру.

1.”Тәмле сүз” хикәясенең сюжетын үзгәртеп, бирелгән план буенча хикәя язып карыйк.
1)Рәйсәләргә кунак апа килде.
2)Рәйсәләргә дус кызы Гөлкәй керде.
3)Гөлкәй белән Рәйсә бик озак уйнадылар.
4)Кунак апа белән әни безне бик яраттылар.(Төзегән хикәяләрен укып күрсәтәләр)
- Кайсы хикәядә Гөлкәй матуррак сөйләште?
- Кайсы хикәядә Гөлкәй тәмле телле?
2.Дәреслек белән эшләү.
8,9 күнегүләр
Предложи другу:
-вместе поиграть;
-вместе покататься на лыжах.
Спроси у друга:
-хочет ли он играть с тобой;
- хочет ли он покататься на лыжах.
3.Каюм Насыйри сүзләренә күз салыйк (экранда)
“Әй,угыл, кешенең күңеленә хилаф килә торган сүзне телеңә китермә. Бер сүзне син уйламыйча әйтеп җибәрерсең, ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр, күңеле рәнҗер. Кешене рәнҗетүдән саклан!”дигән.
“ О сын мой, не произноси слов, способных огорчить людей. Ты невзначай обронишь слово, а оно ранит, обидит кого-нибудь. Бойся причинять обиды.”
Балалар, нәтиҗә ясыйк.
Гөлкәй Рәйсәне рәнҗеттеме?
-Кешеләрне рәнҗетмәс өчен ничек сөйләшергә кирәк?(Балалар җавабы)
v. Бәяләү
Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.
VI. Өй эше бирү.
укучылар өчен мөстәкыйль эшенең максатын кую (өй эшен эшләгән вакытта укучылар нәрсәләр эшләргә тиеш)
- өй эшен биргән вакытта укытучы нинди максатка ирешенү күз алдында тота;
- укучыларга өй эшен дөрес һәм нәтиҗәле эшләүнен критерийларын билгеләү һәм күрсәтү VI. Өй эше бирү.
Өй эше бирү моментының төп максаты – хикәяне сәнгатьле уку күнекмәләре. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота. Укучыларга өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә.
Темага караган, үзегез белән булган ,хәл турында язып килергә ;
Хикәяне сәнгатҗле укырга өйрәнергә.
VII. Йомгаклау
Әңгәмә .
- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нинди ачыш ясадык?(Кешеләр белән тупас сөйләшергә ярамый, шуңа күрә сөйләмдә әдәпле сүзләрне ешрак кулланырга кирәк)
-Бүгеннән башлап, сыйныфта да бер-беребезгә игътибарлырак булыйк. Күбрәк матур сүзләр әйтеп, күңелләргә рәхәтлек алыйк, матур итеп аралаша башлыйк,бер – беребезне рәнҗетмик, игелекле булыйк.
Сезнең тәртипле, әдәплеле балалар булып үсүегезне телим.
- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!
Йомгаклау өлеше.
“Яхшы сүз җанга рәхәт”, дип әйтә татар халык мәкале. Әйе, шул бу дөньяда яшәүче һәркем ягымлы сүз көтә. Үзенә карата кайгыртучанлык, кадер-хөрмәт, игтибарлы мөнәсәбәт өмет итә. Шуңа күрә, дуслык нык булсын өчен , һәрберебез дусларга карата мәрхәмәтлерәк булсак иде.
Кушымта 1
Рәхмәтләр хакында

Җиргә төшкәч
Бияләе,
Гафур алып
Биргән иде,
Динә аңа:
-Рәхмәт, диде.
Малайның да
Җылы сүзгә
Кәефе килде.
Елмайды да:
-Рәхмәтеңә
Рәхмәт!- диде.
Динә көлде.
Бик күңелле,
Рәхәт иде.
“Җиргә төшкән
Бияләйгә
Рәхмәт инде!”
Ш.Галиев
“Әй,угыл, кешенең күңеленә хилаф килә торган сүзне телеңә китермә. Бер сүзне син уйламыйча әйтеп җибәрерсең, ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр, күңеле рәнҗер. Кешене рәнҗетүдән саклан!”дигән.
“ О сын мой, не произноси слов, способных огорчить людей. Ты невзначай обронишь слово, а оно ранит, обидит кого-нибудь. Бойся причинять обиды.”
Каюм Насыйри
Кушымта 2
Волшебные слова
Извини, пожалуйста, прости и разреши.
Это не слова, а ключик от души.
Кроме нашей спутницы –
Таблицы умножения
Есть еще таблица,
Таблица уважения!
Помните, как азбуку,
Как дважды два:
«Спасибо» и «Пожалуйста» -
Волшебные слова!
Всюду, где нескромному
Укажут от ворот,
Вежливый попросит
И пройдет.
Перед словом вежливым
Двери отворяются!
Пусть оно почаще всюду повторяется.
Помните, как азбуку,
Как дважды два:
«Спасибо» и «Пожалуйста» -
Волшебные слова!
М. ТаничКушымта 3
Из толкового словаря С.И Ожегова (лексическое значение):
Пожа‘луйста [лус]. 1. Выражение вежливого обращения, просьбы, согласия, ответа на благодарность. Принесите, п., словарь. Спасибо за чай. - П. 2. Выражение неожиданности наступления, появления чего-н. (обычно с оттенком неодобрения) (разг.). Целый год не был и вдруг, п., появился. * Скажи(те) пожалуйста! (разг.) - выражение удивления или возмущения. Скажите пожалуйста, он еще и спoрит! Здравствуйте пожалуйста! (разг.) -1) то же, что пожалуйста (во 2 энач.); 2) выражает недоуменное недовольство по поводу чего-н. неожиданного и неприятного. Сегодня ты дежурный. - Здравствуйте пожалуйста! Опять я?! Пожалуйста вам (разг.) - то же, что пожалуйста (во 2 знач.).
Из этимологического словаря (история происхождения слова):
ПОЖАЛУЙСТА. Искон. Образовано с помощью -ста от пожалуй. Ср. устар. спасибоста, здоровоста. Частица ста — бывшая форма глагола стать во 2-м — 3-м лице (ср. бы1, чу).
Этимологический словарь, 2004 г.
ПОЖАЛУЙСТА - это вежливое слово образовано сращением частицы пожалуй и старинного уважительного обращения ста (той же основы, что и старший, старый).
Этимологический словарь Г.А. Крылова
Новый толково-словообразовательный словарь русского языка Т. Ф. Ефремова.
Пожалуйста частица 1) Употр. при выражении вежливого согласия, при ответе на благодарность. 2) Употр. при ответе на благодарность со стороны кого-л. 3) Употр. как вводное сл. при выражении вежливого обращения, просьбы. 4) разг. Употр. при выражении неожиданности наступления, появления чего-л.
Из словаря синонимов:
Пожалуйста 1 будь добр (будь добра, будь так добр, будь так добра)
будьте добры (будьте так добры)
будь любезен (будь так любезен, будь любезна, будь так любезна)
будьте любезны (будьте так ...
Пожалуйста 2 сделай одолжение (сделайте одолжение)
изволь (извольте)
Пожалуйста 3 прошу (прошу покорнейше)
милости просим (милости прошу)
добро пожаловать
Из русско-татарского словаря:
Пожалуйста частица 1.(вежливое обращение…чы, рәхим итеп; 2.(просьба не делать чего-либо) зинһар; 3
Кулланылган әдәбият
1.Минһаҗева Л.И, Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. II том,Казан, ТР: Хәтер,2003,15 бит.
2.Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия.Казан,Татарстан китап нәшрияты,1992
3.Танич М. Волшебные слова. Москва ,1988
4.Хәйдәрова Р.З. Татар теле 5нче сыйныф,2011
Өстәмә әдәбият
Ефремов Т.Ф. Новый толково-словообразовательный словарь русского языка .
Крылов Г.А. Этимологический словарь.
Ожегов С.И. Толковый словарь русского языка. Москва,2004.
Русско-татарский словарь,2006.
Этимологический словарь, 2004 .