Экзаменационные тесты для 9 класса по татарскому языку


1 нче бүлек.
Текстны укыгыз hәм А1-А11, В1-В12, С1 биремнәрен үтәгез.
Сабантуй.
(1)Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. (2) Ул, гадәттә, язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә. (3) Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. (4)Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. (5)Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез hәм уңайлы урын сайлана. (6)Бу урын мәйдан дип атала. (7)Авыл халкы hәм кунаклар, бәйрәмчә киенеп, мәйданга киләләр.
(8)Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. (9) Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. (10). Көрәшне малайлар башлап җибәрәләр. (11)Аннары мәйданда, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. (12)Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. (13) Көрәштә батыр калучыга тәкә hәм кыйммәтле бүләк бирәләр.
(14)Сабан туенда икенче зур ярыш- ат чабышы. (15)Атлар 5-8 километр ераклыктан мәйданга чабып киләләр. (16) Иң зур бүләкләрнең берсе – ат чабышында җиңүчегә бирелә.
(17) Мәйданда төрле халык уеннары-чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү hәм спорт ярышлары уздырыла. (18)Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. (19)Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.
(20)Сабан туе-шатлыклы hәм күңелле бәйрәм.
Текст эчтәлегенә нигезләнеп А1-А11 биремнәрен үтәгез.
А1. Кайсы җөмлә түбәнәге сорауга җавап була?
Сабан туе кайчан үткәрелә?
2 ) Ул, гадәттә, язгы эшләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә.
5) Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез hәм уңайлы урын сайлана.
19)Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.
14)Сабан туенда икенче зур ярыш- ат чабышыА2. Хаталы билгеләмәне табыгыз.
1) сөлге сүзендә икенче иҗектә килгән [е ] авазы [ө] авазын белдерә.
2)Яраткан сүзендә авазлар hәм хәрефләр саны биртигез.
3)кунаклар сүзендә әйтелеш hәм язылыш аерылмый.
4)аркасына сүзендә кулланган сузыклар калынлыкта ярашалар.
А3. Саңгырау тартык аваз гына кергән сүзне табыгыз.
1)халык2)чүлмәк3)капчык4)ярышА4. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.
1)башка халыклар2) сабан туе
3)авыл халкы4)зур ярыш.
А5. Яшьләрдәге сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?
1)hәмзә тартыгын белдерә2)иҗекне нечкәртә3)тартыкны нечкәртә 4)аеру билгесе булып тора
А6. Кушма сүзне билгеләгез.
1) малайлар2) яшүсмерләр3)шатлыклы4)тигезА7. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша.
1)Там участвуют и другие народы.
2)Вместе с татарским народом там участвуют и другие народы.
3)Другие народы тоже участвуют..4)Наряду с татарами участвуют и другие народы.
А8. Юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.
1)мәйданга киләләр2) бәйрәмне үткәрү өчен3) татар көрәшендә4) барлык милләтләрнеңА9. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә.
сыйфат фигыльхәл фигыль исем фигыльИнфинитив
А 10. Төрле халык уеннары сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.
1) игры разных народов
2) разные народные игры
3) различные народные игры
4) разнообразные народные игры
А11. Сыйфатны табыгыз.
1)яраткан2)киенептигезөчен2нче бүлек.
В1-В12 бирмнәрен укылган текст нигезендә башкарыгыз.
Җавапларын сүз сүзтезмә яки саннар белән языгыз.
В1.4 нче җөмләдән бүтән сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.
Җавап:____________________________________________
В2. 20 нче җөмләдән моңсу, күңелсез сүзләренә антоним булган берәмлекне табып языгыз.
Җавап:____________________________________________
В3. 2 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.
Җавап:____________________________________________
В4. 19нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.
Җавап:____________________________________________
В5. 8-11 җөмләдән арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:____________________________________________
В6. 17-20 җөмлә арасыннан теземнең номерын языгыз.
Җавап:____________________________________________
В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз. Авыл халкы hәм кунаклар,(1) бәйрәмчә киенеп,(2) мәйданга киләләр.
Җавап:____________________________________________
В8. Күрсәтү алмашлыгы булган җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:____________________________________________
В9. 19 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавабын сан белән языгыз.
Җавап:____________________________________________
В 10. 17 нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзләрне языгыз.
Җавап:____________________________________________
В 11.18 нче җөмләдә тыныш билгесе куелышын аңлат? Җавапны сүз белән яз.
Җавап:____________________________________________
В12. Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасында куелган өтернең номерын языгыз. Ул,(1) гадәттә,(2) язгы эшләр тәмамлангач,(3) июнь аенда үткәрелә.
Җавап:____________________________________________
1нче hәм 2нче бүлек биремнәрен А hәм В тибындагы җавапларыгызны 1 нче номерлы җаваплар бланкына күчереп язарга онытмагыз.
3 нче бүлек.
Укылган текстны файдаланып, С1 биремен үтәгез. Әлеге биремнең җвабын 2 нче номерлы җаваплар бланкына языгыз.
С1. Сабан туе-шатлыклы hәм күңелле бәйрәм.
Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып сочинение языгыз. Укылган тексттан 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә кирәкле җөмәләләрне языгыз, яисә аларның номерларын табыгыз.
Сочинениенең күләме 50-60 сүз булырга тиеш. Сочинениене пөхтә hәм аңлаешлы итеп языгыз.