Диктанты и изложения по татарскому языку для 4 классов


Хуснулгатина Ләйсән Минәхмәт кызыМБГУ “Иске Ибрай урта мәктәбе”
ТР, Аксубай муниципаль районы, Иске Ибрай авылыБашлангыч сыйныфлар укытучысыТатар мәктәбенең 4нче сыйныфы өчен татар теленнән изложение һәм диктант текстларыИзложениеләр№1. Гайбәт әйбәт түгел.
Безнең сыйныфта ике Лилия бар. Икесе бергә утыралар, икесе дә матур киенәләр, чиста йөриләр. Әйбәт укыйлар да. Аларны һәрвакыт үрнәк итеп сөйлиләр.
Математика дәресендә бер мәсьәләне беркем дә, хәтта ике Лилия дә чишә алмады. Ә Мөслимә дигән кыз чиште, җавабы дөрес булып чыкты.
Моңа кадәр гел алдан кул күтәрә торган ике Лилия авызларын ачып калдылар. Шуннан соң үзара чыш-пыш сөйләшеп алдылар. Тәнәфестә, кызларны җыеп, Мөслимә турында сөйли башладылар.
Янәсе, Мөслимә укытучы өстәле каршында утыра, укытучы дәфтәреннән мәсьәләнең җавабын чәлдерә. Ул акыллы булып күренер өчен күзлек киеп йөри. Имеш, Мөслимә өйдә кечкенә сеңлесен кыйный, үзенең эшен сеңлесенә эшләтә икән. Ул, хәтта, китапханәдән алган китапта булган рәсемнәрнең күзләрен чукый, ди.
Лилияләрнең сүзләренә күпләр ышанмады, чөнки Мөслимәнең әдәпле, тырыш, тыныч кыз икәнен беләләр. Ышанучылар да табылды.
Кешене начар итеп күрсәтергә тырышып, аның турында ялган сөйләү – гайбәт дип атала. Кеше турында гайбәт сөйләү – әдәпсезлек, әхлаксызлык.
Гайбәт сөйләүдән сак булыгыз! Гайбәткә юл куймагыз!
( Мәгариф, №3, 2010, 41 бит)
№2. Яхшылык кире кайта.
Малайны әнисе кибеткә җибәргән иде. Ул ипи, сөт, казылык, катык алды да урам буйлап өйгә атлады. Биш-алты адым ара уздымы, каршында – маэмай! Койрыгын селкеп, борынын суза-суза яхшы атлана.
Малай аңа ипи сындырып бирде, казылык белән сыйлады. Аннары этне яратып сыйпады да юлын дәвам итте.
Өйгә кайткач әнисеннән шелтә эләкте эләгүен. Ләкин малай андый гына әрләүгә түгел, катырагына да түзәргә әзер иде. Һәм ул хаклы иде. Аның хаклы булуы тиз арада расланды.
Беркөнне мәктәптән кайтканда бер көтү эт һау-һаулап аның өстенә ташланды. Малай сумкасын салып селтәнә башлады. Этләр тешләрен ыржайтып өскә сикермәкче була.
Шул вакыт араларыннан берсе алгарак чыкты да эт өеренә каршы ташланды. Эт көтүе чигенергә мәҗбүр булды.
Малай аны яклаган этнең теге вакытта үзе сыйлаган эт икәнен таныды.
( Мәгариф, №3, 2010, 44 бит)
№3. Боз өстендә.
Көзге каникулдан соң көннәр бик суытты. Елгалар, күлләр боз белән капланды. Бала-чага тимераякта шуа башлады.
Айнур белән Кәрим дә боз өстеннән кайтып кермәделәр. Дөрес, аларга әти-әниләре әлегә инештә генә шуарга рөхсәт иттеләр. Ыкның бозы әле ышанычлы түгел иде.
Менә Айнур шуа-шуа Ыкның уртасына ук кереп китте. Кәрим аңа кычкырмакчы булды. Ләкин өлгерә алмады. Кинәт чытырдаган тавыш ишетелде һәм Айнур суга чумды.
Кәрим яр буендагы таллыкка ташланды. Бер колга табып алды ды, бозга ятып, Айнурга таба шуышты.
Тал чыбыгы бик нык тартылды, Айнур акрын гына боз өстенә чыга башлады. Кәрим ашыга-ашыга артка чигенде. Икенче бер урынга туры килсәләр, бозның тагын ватылу куркынычы бар иде.
Ниһаять, алар инеш бозына керделәр. Кәримнәрнең әбиләре бу очта гына булганлыктан, шунда йөгерделәр.
Өй җылы. Казанда тәмле исләр чыгарып аш кайный. Икесе ике урында ятсалар да, Кәримнән дә кыюрак, Кәримнән дә якынрак кеше юк иде Айнурга бу минутта.
( Мәгариф, №3, 2010, 42 бит)
№4. Кояш нурлары.
Матур кояш иртә белән кыздырып күк йөзенә күтәрелде. Җир йөзен татлы йокысыннан уятыр өчен төрле якларга нурларын чәчеп җибәрде.
Башта бер нур очты. Ул сабан тургае өстенә төште. Сабан тургае йокысыннан уянды, тирбәнде, чыгып күк йөзенә күтәрелде. Шуннан матур тавышы белән сайрап җибәрде.
Икенче нур татлы йокыда яткан куян өстенә барып төште. Куян урыныннан сикереп торды, озын колакларын селкетте. Аннан сикерә-сикерә яшел тугай эченә төште һәм керт-керт өзеп үлән ашарга кереште.
Янә бер нур очып тавык кетәгенең эченә төште. Әтәч күзләрен ачып, канатларын җәеп кычкырып җибәрде. Тавыклар кунакчаларыннан төшеп кытаклаштылар, җим эзләп таралыштылар.
Дүртенче нур умарта өстенә төшкән иде, бал корты, балавыз сараеннан чыгып, канатларын төзәтте. Аннан хуш исле чәчәкләрдән бал җыйнарга очып китте.
Бишенче нур балаларның йокы бүлмәсенә керде. Кечкенә ялкауның күзләренә төште. Әмма ул әйләнеп икенче ягына ятты да тагын йоклап китте.
( Мәгариф, №3, 2010, 43 бит)
Диктантлар№1. Сүз. “Чәчәкләр”.
Чәчәкләр алар кеше кебек, үзләрен яраткан кешене яраталар. Менә бу лаләләрне кара әле. Көндез нинди матур ачылып утыралар. Ә көн караңгылана башлауга йомылалар. Лаләләр генә түгел, бик күп чәчәкләр шулай төнлә күзләрен йома. Көндез аларга без карап торабыз. Алар безнең карашны сизәләр, матуррак күренергә тырышалар. Төнлә аларга караучы кеше юк. Шуңа күрә үпкәлиләр дә йомылалар. Ләкин таң яктысы керфек очларына кунуга, бөтен үпкәләрен оныталар.
Биремнәр:
1 вариант.
1. Парлы сүзләрне язып бетер: бала - ..., кып - ..., тирә - ...
2. Ике кушма сүз уйлап яз.
2 вариант.
1. Парлы сүзләрне язып бетер: савыт - ..., ап - ..., дус - ...
2. Ике тезмә сүз уйлап яз.
(Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән диктантлар. 1-4 сыйныф. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2009, 102 бит)№2. Сүз төзелеше. “Яңгыр”
Уракка төшүнең икенче көнендә һава торышы кинәт үзгәрде. Төне буе салкын җил исте. Вакыт- вакыт еракларда күк күкрәгән тавышлар ишетелде. Яшен яшьнәде. Иртәгесен инде күк йөзендә соргылт-кара болытлар куерды. Төш алдыннан бу куе болытлар тирә – якны томалап алды. Чиләкләп-чиләкләп яңгыр коя башлады. Бик тиз арада урамнарда гөрелтеләр ага башлады. Чокырлы-чакырлы урыннарда кечкенә-кечкенә күлләр хасил булды. Утлы камчылар селти-селти, шактый вакыт яуды-яуды да кинәт туктап калды.
Бирем.
1. Берничә ясалма сүз сайлап алып язарга.
2. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшер: 1 в. – моңсулык, каеннар; 2 в. – тәлгәшле, каенның.
(Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән диктантлар. 1-4 сыйныф. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2009, 106 бит)№3. Исем. “Дим буенда”
Дим җәй көннәрендә, кояшның нурлары астында көлә-көлә, яшел үләннәр, төрле чәчәкләр белән томаланган болыннарны ерып, кичләрен ай яктысында җем-җем итеп, ялтырап ага да ага.
Кыш көннәре ул тип-тигез булып ката. Җәй көннәре аның өстендә Исхак мирзаның балалары көймәдә йөриләр, күңел ачалар. Кызарынып кояш батканда, тал арасыннан гына балык тоталар. Ә көз көннәрендә, яңа гына каткан боз өстендә берсен-берсе куа-куа, тимераякта йөриләр. Су алырга һәм кер чайкарга килгән яшь киленнәр дә аларга кызыгып, кинәнеп карап торалар.
Биремнәр.
1 вариант.
1. Тексттан ялгызлык исемнәрен сайлап язарга.
2. Җәй сүзен килешләр белән төрләндерергә.
2 вариант.
1. Тексттан берничә уртаклык исемен сайлап язарга.
2. Бала сүзен килешләр белән төрләндерергә.
(Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән диктантлар. 1-4 сыйныф. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2009, 120 бит)№4. Фигыль. “Дуслык сере”
Көз якынлашуга тиз генә исе китми торган бер агач бар. Ул – чикләвек агачы. Нигә ул кара көзгә хәтле яфракларын коймый? Тәмле чикләвекләрен кеше күзеннән яшереп саклап калыр өчен икән. Дусты тиен өчен саклый ул чикләвекләрен. Тиен исә аларны бик оста табып ала, шулар белән туенып, кыш чыга. Күпмедер чикләвекне тиен агач куышларында, тамыр төпләрендә онытып калдыра. Яшерелгән ул чикләвекләрдән язын яңа үсентеләр калкып чыга.
Биремнәр:
1 вариант.
1. 5нче җөмләдә ия белән хәбәрне тап.
2. Саклый фигыленең заманын, зат-санын билгелә.
2 вариант.
1. 8нче җөмләдә ия белән хәбәрне тап.
2. Яшергән фигыленең заманын, зат-санын билгелә.
( Мәгариф, №11, 2012, 43 бит)
№5. Сыйфат. “Хафиз әкияте”
Ике туган авылларына кайтып җиткәч, аны танымаганнар. Анда иске салам түбәле өйләрнең эзе дә калмаган, шулай ук аларга сәләмә киемле бер генә игенче дә очрамаган. Игенчеләрнең барысы да шат күңелле, таза тормышлы булганнар.
Салам түбәле кечкенә өйләр урынына нәфис һәм матур йортлар салынган. Элекке тузанлы урамнарда гөлчәчәкле яшел бакчалар үсеп утыра икән. Ул бакчаларда иртәдән кичкә чаклы кошлар җырлый, сандугачлар сайрый. Матур бакчалар эчендә бәхетле балалар уйнап йөри.
Кырларда алтын төсле сап-сары бодайлар өлгереп утыра. Яланнарда озын куе чирәмнәр җемелдәп торалар.
Бирем. 1в. – 1- 4 нче җөмләләрдән сыйфатларны сайлап алып язарга.
2в. – 5 – 9 нчы җөмләләрдән сыйфатларны сайлап алып язарга.
(Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән диктантлар. 1-4 сыйныф. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2009, 138 бит)№6. Сан. “Сөйкемсез песи”
Безнең өйдә ике песи баласы яши. Беренчесе – үзебезнең песиебез. Ул песиебез үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Төсе матур булганы өчен генә түгел, без аны акыллы булганы өчен дә яратабыз. Аңа өч яшь. Ул үзе шаян булса да, ашамлыкка тими. Песиебезне мактаганда, мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде, диләр.
Ә икенче песи баласы безгә күршедән кереп ияләште. Ул аклы-сарылы, үзе бик тәртипсез булып чыкты.
Без, Шамил абыем белән икәүләп, песи баласын өйрәтә башладык. Аңар ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрде: матурайды, акыллыланды.
Бирем:
1 в. – 1. тексттан тәртип саннарын табып яз; 2. 1-8нче җөмләләрдә зат алмашлыкларының астына сыз.
2 в. – 1. Тексттан микъдар саннарын табып яз; 2. 9-13нче җөмләләрдә зат алмашлыкларының астына сыз.
(Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән диктантлар. 1-4 сыйныф. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2009, 157 бит)№7. Кисәкчә. “Чыпчыклар”
Мең еллар буена чыпчык халкы кешеләр янәшәсендә яши. Ул кешеләр белән бергә йокысыннан уяна, кичке эңгер-меңгергә кадәр кешеләр күз алдында була. Шуңа күрә дә без чыпчыкның гадәтләрен яхшы беләбез кебек. Янәсе, бу кош файдалы түгел, бөтен эше – зыян китерүдә. Аны комсыз кошчык, дибез. Чыпчыкның ялгыз гына тамак туйдырганын күргәнегез бармы соң? Ике-өч кабарлык кына азык тапканда да, ул башка туганнарын чакыра. Чыпчык табынында күгәрченнәрдәге шикелле ызгыш-талаш булмас. Карт чыпчыклар яшь кошларны бервакытта да кыерсытмас. Алар яңа гына канатка күтәрелгән кечкенәләрне күзәтү астына алалар.
Бирем: Кисәкчәләрне табып, асларына сызарга.
(Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән диктантлар. 1-4 сыйныф. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2009, 148 бит)№8. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. “Таң!”
Кояш алтын бишегендә яткан килеш, уянып, күзен ачуга, җиһанга алсу нур иңә. Таң беленә, таң ата. Таң, таң, таң! Исеме үк чыңлап, җырлап тора. Чаң каккан шикелле. Ул арада алтын бишегенең зәңгәр пәрдәсен куллары белән аралап, кояш киерелә-киерелә күтәрелә, елмаеп җибәрә. Җиһаннаң төнгелеккә сүрелгән, йокыга чумган тормыш елгасы кабат ташый башлый. Нуриәсма гомере буе таңга, кояшка, җиргә табынды: аның өчен иң илаһи нәрсәләр шул булды.
Бирем: 1. Җыйнак җөмләләрнең астына сыз. 2. Таң ата. (җөмләне җәенкеләндерергә)
(Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән диктантлар. 1-4 сыйныф. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2009, 156 бит)№ 9. Гади һәм кушма җөмлә. “Тундра”
Тундрада кыш бик салкын һәм озын, ә җәй бик кыска. Җәй көне монда кояш көндез дә, төнлә дә яктырта, шуңа күрә бөтенләй караңгы төшми.
Тундрада һава салкын була, шунлыктан анда каеннар да бик акрын һәм тәбәнәк булып үсә. Аларның яфраклары да бер тиенлек акча кадәр генә.
Җәен тундрада эре-эре гөмбәләр үсә. Алар кәрлә каеннардан да биегрәк булалар.
Тирә-юньдә – калкулыклар, сазлыклар һәм күлләр! Кояш болыт астына яшеренгәндә, күлләр өстендә алл-гөлле салават күпере балкый.
Әнә шундый гаҗәеп бер җир ул тундра!
Бирем: 1. Кушма җөмләләрнең саннарын күрсәт. 2. Беренче җөмләдә ия белән хәбәргә сыз (1в.); икенче җөмләдә ия белән хәбәргә сыз (2в.).
( Мәгариф, №4, 2013, 47 бит)
№10. Контроль диктант. “Олимпия уеннары”
Борынгы грек шәһәре Олимпиядә ярышлар – Олимпия уеннары оештырылган. Ул дүрт елга бер мәртәбә уздырылган. Олимпия уеннарында көчледән-көчле грек атлетлары йөгерүдә, сикерүдә, сөңге, диск ыргытуда, көрәшүдә, йодрык сугышында ярышканнар.
Ярышлар алдыннан һәр атлет спорт көрәшендә намуслы булырга һәм тиешле кагыйдәләрне бозмаска тантаналы ант бирергә тиеш булган. Олимпия уеннарында катнашучылар арасында ялганчыларга, каракларга урын булмаган.
Олимпия уеннары вакытында сугышлар туктатылган. Әлеге ярышларны бик күп кеше тамаша кылырга омтылган. Уеннарга шагыйрьләр һәм язучылар килгән. Алар анда үз әсәрләрен укыганнар.
Җиңүчеләрне бөтен шәһәр каршылаган.
Бирем:
1. Исемнәрнең килешләрен билгелә:
1в. – кагыйдәләрне, уеннарга;
2в. – уеннарында, ярышларны.
2. Сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куеп яз:
1в. – көчле, биек, кызыл;
2в. – җитез, куркак, яшел.
( Мәгариф, №4, 2013, 47 бит)
Файдаланылган әдәбият:
1. Мәгариф, №3, 2010
2. Мәгариф, №11, 2012
3. Мәгариф, №4, 2013
4. Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән диктантлар. 1-4 сыйныф. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2009