Контрольная работа по математике для 4 класса в двух вариантах


4 класс Контроль эш №5
1-вариант
1.Биремне үтә.
Ике санны тап: аларның суммасының кыйммәте 21 гә тигез булса, аермасының кыйммәте 3 кә тигез булса.
2. Хәрефле аңлатма кулланып түбәндәге мәсьәләнең чишелешен яз.
Әминә яңа ел бәйрәме белән котлау өчен 12 сумнан а открытка һәм конверт алды.Конверт өчен 24 сум түләде.Әминә алган әйберләрнең барлык бәясен тап.
Төзелгән аңлатманың кыйммәтен тап, әгәр а=11.
3.Аңлатманың кыйммәтен тап.
34 : ( 91 : 7 – 9 )
4. Мәсьәләләрне чиш.Һәрберсенең җавабын исәпләп яз.
а) Ярыш машинасының тизлеге 240 км/сәг. 4 сәгатьтән соң ул нинди ераклыкта булыр?
б) Слесарь 2 сменада 6 деталь ясый. 30 детальне ясау өчен аңа ничә смена эшләргә кирәк?
4 класс Контроль эш №5
2-вариант
1.Биремне үтә.
Ике санны тап: аларның суммасының кыйммәте 20 гә тигез булса, өлешнең кыйммәте 3 кә тигез булса.
2. Хәрефле аңлатма кулланып түбәндәге мәсьәләнең чишелешен яз.
Әмир яңа ел бәйрәме белән котлау өчен 14 сумнан b открытка һәм чылбыр алды. Чылбыр өчен 48 сум түләде.Әмир алган әйберләрнең барлык бәясен тап.
Төзелгән аңлатманың кыйммәтен тап, әгәр d=11.
3.Аңлатманың кыйммәтен тап.
52 : ( 85 : 5 – 9 )
4. Мәсьәләләрне чиш.Һәрберсенең җавабын исәпләп яз.
а) Җәяүленең тизлеге 65 м/мин. 3 минутта ул нинди ераклыкны үтәр?
б) Тегүче 3 сәг. тә 9 мендәр тышы тегә. 27 мендәр тышы тегү өчен аңа ничә сәгать кирәк?