Конспект занятия по закреплению знаний правил дорожного движения на тему Школа зверят


Зурлар төркеменә йөрүче балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен белүләрен ныгытуга багышланган шөгыль концпекты.
Тема: “Җәнлекләр мәктәбендә”
Максат: балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен белүләрен ныгыту, юл билгеләренә карап хәрәкәт итә белүдә күнектерү, игътибарлылыкларын үстерү, төрле ситуацияләрдә белемнәрен куллана белүләрен хуплау.
Бүлмәгә Саескан керә, балаларга мөрәҗәгать итә.
Саескан. Исәнмесез, нәни дусларым
Телеграмма тапшыру минем исәбем.
Менә аларның чакыру кәгазьләре.
Светофор формасы ясалган чакыру кәгазләре тапшыра.
Тәрбияче. (чакыру кәгазен укый)
Мәктәбебез бик яхшы
Укуларыбыз яхшы
Сез дә килеп күрегез.
Үкенмәссез, килегез.
(Балаларга) Озын койрык саескан,
Иренмәгән , тырышкан.
Безне чакырып килгән,
Инде нишләргә икән?
Балалар, урманга барыйкмы?
Җәнлекләр мәктәбен карыйкмы? (Җавап)
Саескан. Бик шатланып дусларым,
Юлны үзем күрсәтермен.
Миннән артка калмыйча
Каргалар санамыйча
Тәртип белән барыгыз
Озын безнең юлыбыз.
Саескан балаларны махсус әзерләнгән мәйданга алып бара. Юлда игътибарлы булуларына, алларында очраган юл билгеләренең эчтәлекләренә әһәмиять итеп, төгәл үтәп баруларына юнәлеш бирә. Юлда түбәндәге билгеләр очрый:
“Юлда хәрәкәт итү тыела”
“Бу юнәлеш белән бар”
Балалар билгеләрне атыйлар. Билгедә күрсәтелгән юнәлеш буенча китәләр.
“Стоп” Балалар туктап торалар
“Туктап тору тыела” Балалар бу араны адымнарын кызулата төшеп, йөгереп диярлек үтәләр.
Юллар кисешкән урында 2 билге. Берсендә җәяүлеләр өчен юл билгеләре, икенчесендә машиналар өчен юл билгеләре. Балалар җәяүлеләр өчен юнәлеш биргән билгегә карап юлларын дәвам итәләр.
Җәнлекләр мәктәбенә килеп җитәләр. Урман аланы күренеше, агач төпләрендә урман җәнлекләре утыра, Керпе – укытучы.
Керпе. Безнең мәктәпкә рәхим итегез!
Үз белемегезне дә күрсәтеп үтегез.
Чакыру кәгазебез гади түгел – серле,
Анда нәрсә ясалганын барыгыз да белдеме?
Балалар. Светофор
Керпе. Светофорның утлары дөрес урнашканмы?
Балалар. Юк.
Керпе. Алып клей, пумала
Хаталарны төзәтергә була.
Ялгышларны табыгыз,
Тиз генә төзәтегез.
Махсус әзерләнгән өстәл янында балалар светофорның “утларын” дөресләп “яндыралар”, клей, пумала ярдәмендә яшел, сары, кызыл түгәрәкләрне тиешенчә ябыштыралар.
Керпе. Светофорыбыз әзер.
Ә хәзер, кайсыгыз әйтер балалар,
Нигә кирәк светофорлар?
1 бала. Урамнарны күзәтеп,
Узганнарны кисәтеп
Чатта тора светофор,
Сакта тора светофор.
2 бала. Янып тора
Өч күзе.
Күреп тора
Ич безне.
Әйтеп тора
Өч сүзне.
-Кузгалма! - ди
кызыл күз.
- Сабыр!- дия
сары күз
-Ярый,- дия яшел күз.
3 бала. Без дә аңа
карыйбыз
Күзебезне
алмыйбыз:
-Кузгалма ,- ди
кызыл күз.
–Сабыр!- дия
сары күз.
Ярый,- дия яшел күз.
Җыр. “Светофор” Н.Гарпова көе, Ә. Ибрагимова сүзләре
Керпе. Сизәм, светофор телен
Яхшы аңлыйсыз икән.
Ә шулай да карыйм әле
Дөрес хәрәкәт итәсезме икән?
Игътибарлы булыгыз,
Сигналга күз салыгыз:
Яшел билге, билгеле –
Биибез дә биибез.
Сары билге, билгеле –
Бер урында биибез.
Кызыл билге, билгеле
Туктап тор бер урында.
Балалр ритмик хәрәкәтләр ясап бииләр. Керпе яшел түгәрәк күрсәткәндә рәхәтләнеп бииләр, сары түгәрәк күрсәткәндә – бер урында гына биеп торалар, кызыл түгәрәк күрсәткәндә – туктап калалар.
Керпе. Ә хәзер, нәни дусларым,
Сезнең белән минем шәкертләрем
Ярышып алырга телиләр.
Я кайсыгыз көч сынашыр
Урман җәнлекләре белән.
Балалар 8-10 кешелек команда әзерлиләр, калганнары иптәшләренә көч-куәт биреп торалар. Балалар һәм урман җәнлекләре арасында уеннар оештырыла.
Уен. “Светофор төзе” Балалардан 2-3 метр ераклыкта, як-якларына төрле төстәге түгәрәкләр ясалган зур шакмаклар куела. Һәр командадан 3 әр бала бер-берсе артына тотынып ( алга басканы – шофер, ике арттагысы – пассажирлар), араны мөмкин кадәр кызу үтәләр. Светофор төсенә туры китереп түгәрәк ясалган шакмакларны алып кирергә юнәләләр (Шофер алга карап баса, кулларын артка сузып шакмакларны тота, пассажирлар бер-берсенә карап басалар, шакмакны ян-яктан тоталар) Шулай ук светофорның башка утлары ясалган шакмакларны алып киләләр, дөрес иттереп урнаштырып төзиләр.
2 . Уен. “Сайлап алырга ярдәм ит” Һәр командага берәр
рәсем бирелә.
1 командага – Милиционерга эшен төгәл үтәү өчен кирәк
булган әйберләрне сайлап алырга.
2 командага – шоферга юлга чыкканда кирәк булачак
әйберләрне салап алырга
Балалар исеменнән нәрсә сайлаулары, аны шофер яки
милиционер ничек куллануы турында һәр командадан берәр
бала аңлата.
Уен. “Бормалы юл”. Һәр командага берәр машина бирелә. Юлларына тезелеп куелган кеглялар арасыннан бормалы юлдан үтәргә тәкъдим ителә. Беренче уенчы кеглялар арасыннан машинаны төгәл йөртеп, кирегә туры гына алып кайта да машинаны икенче иптәшенә тапшыра. Шул рәвешле командадагы барлык бала да юлны үткәнче уен дәвам итә.
Уен. “Минем таныш билге”. Балалар алдына 2-2,5 м ара калдырылып юл билгеләре куела. Һәр командадан берәр бала билгеләргә кадар араны кирегә йөгерә. Килеп җиткәч билгенең эчтәлеген атап эстафетаны иптәшенә тапшыра.
Соңыннан ярыш нәтиҗәләре буенча балаларга бүләкләр тапшырыла