Материал для выступления на конференции Туган ягым — яшел бишек


Җамалетдинова Гамилә Гатаулла кызы
8 960 080 49 55
Азнакай шәһәре 4 нче лицееның
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Без тумыштан моңлы, шаулы халык
Азнакайлы, Чатыр таулы халык...
Ф.Гыйззәтуллина.
Туган җир, туган як... Бу төшенчәләр һәммәбезгә дә якын, кадерле. Шушы сүзләрдә туган нигез, табигать, кешеләр, мәхәббәт рәвеше...
Туган җир – дөньяда иң матур җир, иң кадерле җир. Ул һәркемнең яшел
бишеге. Азнакайлар өчен дә туган җиребездән газизрәк урын юк!
Азнакаем! Туган ягым-яшел бишек...
“Әкияттәге кебек : тарак ташласаң – урман калка, көзге ыргытсаң –күл хасил була, тылсымлы авазыннан таулар ярала безнең якларда. Мамонт тешле, аю сыртлы, дөя өркәчле таулар... Байбаклы, мәгарәле, ядрә – картечьле, язулы таулар…
Азнакайлар: “Чатыр тавы – дөньяның кендеге!” – дип күкрәк суга икән, бу – табигый. Пәрвәрлек хисенең көчле булу галәмәте ул.
Беренче тапкыр Азнакай якларын 18 нче гасырда яшәгән танылган галим – сәяхәтче Пётр Симон Паллас үзенең “Путешествие по разным провинциям Российского государства» дигән хезмәтендә искә ала.
Академик Пётр Паллас 1772 нче елда Себердән кайтканда, Бөгелмәгә үтешли, бакыр шахтасы белән кызыксынган һәм юлын 3 чакрымга сулга барып тау янына килгән һәм Чатыр тауны “Шатыр” дип атаган.
Гараф Шәрәфетдинов, “Тарихыбызның серле атавы”, китабы авторы болай аңлата: “шатыр” ул күчмә халыкларның, яу чабучы гаскәриләрнең үзләре белән йөртә торган яшәү чыганаклары булган бит. Аны тирбә, куыш, шалаш, монгол, башкорт, татар һәм башка төрки халыклар шатырлар дип йөртәләр.
Руслар палатка дип йөртәләр. Татарда “чатыр” диләр, урыста “шатёр” була. Икесе дә бер мәгънәдә йөри, хәзергечәрәк әйтсәк, палатка мәгънәсен бирә. Руслар бездән күчереп алганмы, әллә татарлар урыстан үзләштергәнме? Авазлар тәртибенә, ясалышына караганда бу сүз төркигә ныграк тарткан
( чагыштыру өчен: “кулчатыр”- зонтик).
Бу язмалар Казанның фәнни китапханәсендә саклана. Аның язмаларында бүген дә Азнакайның горурлыгы булган Чатыр Тау сүрәтләнә. Медицина докторы, табигый фәннәр профессоры, Санкт – Петербургның һәм Римнең император академиясе әгъзасы Пётр Симон Паллас 1772 – 1773 нче елгы сәяхәт вакытында, Себердән кайтышлый, безнең Азнакай якларында да булган икән. Менә шул хакта олуг галим түбәндәге юлларны язып калдырган: “...Малая Сугоять һәм Сәпәй авылларын уздык. Искә алынган авылның көнчыгышында биек тау күренә, ул Шатыр тауга таба күтәрелә. Бу тауда бакыр руднигы урнашкан. Көчле яшенгә карамастан, мин әлеге рудникка бардым...”
Нефть ятмалары турында ул вакытта әле билгеле булмый, ләкин берничә урында җир өстенә ике-өч процент бакыры булган руда чыккан була инде.
Емельян Пугачёв җитәкчелегендәге 1773-1775 нче елгы крестьян сугышы бу якларга да килеп җитә. Оренбург губернасына җибәрелгән ведомость кәгазьләреннән пугачёвчыларга теләктәшлек итүче авыллар, шул исәптән Азнакай да телгә алына. Телдән-телгә күчкән хатирәләргә караганда, баш күтәрүчеләр хөкүмәт гаскәрләре белән очрашу алдыннан, ул чакта Аю тавы дип йөртелгән Чатыр тауда туктаганнар. Тау куышларыннан бүгенге көнгәчә ук очлары, сөнге һәм кылыч сыныклары табып алалар.
Чатыр тавы – Уразай авылының, Азнакайның гына түгел, Татарстан Республикабызның иң биек урынына урнашкан йөзек кашы ул.
Самат Мирсәетов “Чатыр тау” китабында яза: ”Ул төньяктан көньякка таба үзенең киң колачлы канатларын җәеп, Уразайны, аның уңдырышлы иген кырларын, болыннарын төньякның салкын җилләреннән саклап, нәни баласын куенына алган ана сыман кысып кочаклаган.”
Самат Мирсәетовка Чатыр тавының генезисы “Чатыр” сүзенең аңлатмасы тыңгылык бирми. Шул ук Палласның “Шатыр гора” дип язуы тауның хак атамасы имгәнүгә, асыл мәгънәсе бозылуга китергән.
Әйе, без туган җиребезне өзелеп яратабыз икән, аның исем – атамалары хакында да яхшы белергә, аларны кадерләп сакларга, хөрмәт белән тәгьбир итәргә тиешбез. Чөнки бу ярату галәмәтенең билгеләреннән ич.Тагын да мөһиме – исем – атамаларда үткән тарихыбыз сере яшерелгән ич.
Юкка гына татар белгечләре безнең районны “ак як” (чиста телле як ) дип атамаганнар.14 нче гасырдан биредә гомумтөрки теленең кыпчак рәвеше нигезендә татар теле формалашу башланган. Шуңа күрә бүген дә безнең район кешеләре хәзерге заман әдәби теленә бик якын чиста сөйләшәләр.
Китапның мөхәррире Ирек Бәдретдинов : Чатыр – урысның “Шатёр”ы дигән фикердә туктый. Атаманы “Чатыртау”дип бозып әйтәләр. Хәтта “Татар энциклопедик сүзлеге”ндә ул “Чатыр тау” рәвешендә теркәлгән. Топонимика өлкәсендә зур белгеч Гомәр Саттаров та үзенең “Атамалар дөньясына сәяхәт” дигән китабында “Чатыртау” дип яза. Төрле чыганакларда тагын “Чатыр - тау” рәвешле вариант очрый. Дөрес әйтелеше Чатыр тавы.
“Чатыр” – рельеф билгеләре буенча тауның тышкы кыяфәте буенча бирелгән исем. Чынлап та, тау чатырны хәтерләтә. Бары тик өсте генә бераз киселгән. Мәдәни –тарихи яктан караганда тау өслегенең борынгы далалар калдыгы булуы безгә борынгы илебез һәм халкыбыз тамырларын хәтерләтә.
Географик атаманың мәгънәсе терминда да ятарга мөмкин. Чатыртау – “чатыр” һәм тау” сүзтезмәсе. Кырым топонимының икенче өлеше – “даг” сүзе борынгы төрки теленнән “тау” (шул ук вакытта кабер дә) дип тә тәрҗемә ителә.
Безнең Чатыртау – Кырым Чатырдагының тиңдәше. Бу фәнни яктан исбатланган. Шуңа күрә хәзерге ногайларны урдасы татарлары токымыннан дияргә нигез бар. 16 нчы гасырга кадәр безнең җиргә ногайлар сыенган. Бу беренче тапкыр моннан 30 ел элек районда сакланып калган эпиграфик һәйкәлләрне һәм шәҗәрәләрне өйрәнү нигезендә, татар галиме – практигы, академик, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе тел, әдәбият, сәнгать Институтының “Мирасханә” җитәкчесе Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов тарафыннан фәнни исбатланган факт. Марсель Галиев тасвирлаганча, күчеп килүче кырым татарларына Кырым Чатырдагын хәтерләткәндер һәм шуңа да алар аны шулай атаганнардыр
Шулай итеп, Чатыр тауны без төбәгебезнең мәдәни – тарихи һәйкәле дип атый алабыз.
Чатыр тавының мәҗнүннәре бик күп! Чатыр тауны зурлаган шагыйрьләребез дә күп: Илдус Гыйләҗев, Әмил Шәмсетдинов, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Флёра Гыйззәтуллина... Тәңре дәверләр дастанын Күк зәңгәрлегенә Тауларны манып язган. Бу – туган як симфониясе. Дирижёры – Чатыр тау. Шагыйребез Марсель Галиев “Чатыр тау” шигырендә болай яза:
Синдәдер хыялы күпләрнең,
Туган як тәхете – Чатыр тау,
Син безне биеккә күтәрдең,
Туган як бәхете – Чатыр тау.
Икенче якташыбыз шагыйрь Нур Әхмәдиев “Оператор җыры”нда дәвам итә:
Ымсындырып торган җирләр азмы,
Оҗмах вәгъдә итеп чакырган?
Аерылу мөмкин түгел,дуслар,
Азнакайдан,Ыктан, Чатырдан!
Чатыр тауны элеккеге заманнардан ук зурлыйлар, ихтирам итәләр, аңа багышлап шигырьләр, җырлар язалар ерак сәфәрләргә чыкканда аңа карап дога кылалар, аның фатихасын сорыйлар.
Илдус Гыйләҗев (ул “Чатыр тау тылсымы”дигән китап та чыгарган) :
Син каян дип сорасалар,
Чатыр тау иленнңн дим,
Кара алтынга бай булган
Мул уңыш җиреннән дим.
Бик күпләрне сокландырган
Җырлы – моңлы Чатыр тау,
Ак каеннар шаулап үскән
Кабатланмас матур тау.
- дип яза.
Шагыйрә Флёра Гыйззәтуллина да битараф түгел тауга. Ул хәтта поэма кадәр поэма иҗат иткән.
Тау халкы китә тауларга
Җиңелми төшеп түбән...
Сау булсын изге Чатырым,
Күкләргә тигән түбәң!
Изге тавыбыз шагыйрьләрне йөрәкләргә үтәрлек юллар язарга илһамландыра, шушы якларда туып үскән күпләрне кулына каләм алырга мәҗбүр итә:
Чал Чатыр тау! Бөек гүзәллегең
Сокландыра һәммә кешене.
Һәр ел саен баш ияргә киләм
Мәшәкатьне ташлап, эшемне!

-дип яза Илдар Зәйнуллин.
Чатыр тавы сәлам биреп тора
Күксел томан аша ерактан,
Мәгърүр биеклектән эндәшкәндәй:
“Бәхет тап”,- дип шушы төбәктән,-
дип кушыла аңа Гөлсирин Гобәйдуллина.
Хәтта Рабит Батулла да әсәрләнгән аның сыртына менгәч. ”Чыннан да, Азнакайның Чатыр тау башыннан дөнья башкача күренә икән. Тау башында сулыш та, офык та киңәя”, - дип бәян итә ул тәэсирләрен. Югыйсә, кайда гына булмагандыр, тауларның ниндиләренә генә күтәрелмәгәндер әдип.
Самат Мирсәетов “Чатыр тау” (Табигатьнең мәгърур һәйкәле турында фәнни мәгълүматлар, уйланулар, тарих сәхифәләре һәм бүгенгебез) китабында әтисенең туган авылы Уразай һәм Чатыр тау турында бик күп риваятьләр сөйләгәне турында яза.
Чатыр тауның исеме ничек һәм кайдан килеп чыгуы турында халыкта төрле риваятьләр йөри. Аларның берсе Пугачёв яулары белән бәйле: “Е.Пугачёв гаскәрләренең бер отряды тау башына чатырлар корып урнашкан да шул вакыйгадан соң тауның хәзерге атамасы барлыкка килгән”, - дип яза Роберт Зарипов үзенең “Туган як атамалары” дигән язмасында.
“Чал тарих истәлекләре” исемле язмасында Роберт Зарипов татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән мондый юллар китерә: ”Чатыр – су үтми торган тукымадан, яки тиредән җиргә утыртылган казыкларга тарттырып ясалган, вакытлы рәвештә ышыклану, тору өчен хезмәт итә торган корылма”.
Чатыр тавы Азнакай, Уразай ягыннан караганда чыннан да чатырга охшап тора. Калкулык нигезендә тау исеме алып Чатыр тау этнонимы әйләнгән “, - дип тагы да тирәнрәк керә.
“Туган ягыбызның үткәне Россия хезмәт ияләренең азатлык өчен көрәш тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Пугачёв җитәкчелегендәге крестьяннар хәрәкәтенә кагылышлы истәлекле урыннар да байтак.
Карамалы авылы тирәсендәге Җәмәлҗан (Емельян ) куаклыгы шуларның берсе. Биредә патша гаскәрләре белән восстаниечылар арасында канлы бәрелешләр булган. Чатыр тавындагы элек бакыр чыгару өчен казылган чокырлар да әле безнең көннәрдә дә шул вакыйгаларның шаһите булган уклар, кылыч һәм сөңге сыныклары табыла. Элеккеге Аю тавы да халык тарафыннан Чатыр тавы (Пугачёв сугышчыларының зур гына группасы монда, чатырлар корып, берничә тәүлек торган) итеп үзгәртелә, ә шушында агып яткан чишмә изгеләр чишмәсенә – шифалы чыганакка әйләнеп китә. Гади халык аны яклап кан көрәшчеләр хөрмәтенә әнә шундый һәйкәл тудырып калдырган”, - янә дә “яңалык ача” туган ягыбызны өйрәнүче
Т. Шәрипова.
1972 елның 19 нчы маенда ТАССР Министрлар Советының “Чатыртау тавын табигать дәүләт заказнигы итеп тану турында” 251 нче карары кабул ителде һәм 130 гектар мәйдан бүлеп бирелде. Моңа дүрт төп күрсәткеч сәбәпче булды:
1.Чатыртау итәкләреннән кечкенә инешкә төшкәндә, байбакларның
көньяк – көнчыгыш биләмәләре җәелеп киткән, ягъни 2000гә
якын җәнлек исәпләнә.
2. Географик планда бу республикабызда иң биек нокталарнң
берсе. Чатыртау – дингез өсте тигезлегеннән 334,5 м. биеклектә
ята, итәкләрен төгәл ассиметрик күренеше белән бик тә
кызыклы.
3.Ботаник яктан биредә күп төрле кыр һәм дала үсентеләре
табылды.
4.Җирле кешеләрнең әйтеп калдыруынча,Чатыртауның инкүлек –
чокырсу мәйданчыкларының берсендә Емельян Пугачёв
отрядлары шактый вакытка база итеп урнашалар.
Чатыр тау безгә бик кадерле. Хәзерге буын кешеләре аның табигатен киләсе буыннарга тагын да матуррак калдырырга тиеш.
Безнең бурычыбыз Самат Мирсәетов юлларында чагыла:
Чатыр тавы
Гади тау түгел ул.
Буыннардан килгән мирас-амәнәт.
Амәнәтле ватмый – җимермичә
Киләчәк буыннарга
Тапшыра алсак иде җәмәгать!
Табигать һәм Кеше!Алар бер-берсен аңлап, тулыландырып яшәр өчен яратылган кебек... Табигать көчле. Ул сабыр гына күзәтә, түзә.Акылыңа кил, Кеше! Гади бер табигать баласы буларак тыңла. Табигать эндәшә!