Разработка школьного мероприятия осенний бал на татарском языке


Кайбыч районы Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп мәктәбе
Оештыручы: инглиз теле укытучысы Гарәфиева Р.С. һәм 8-сыйныф укучылары
Көзге бал – 2016
“Көзге манзара” тапшыруы
АМТV тәкъдим итә:
Диктор 1: хәерле көн, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Туган җиребезгә көз аяк басты. Бүген ___28____ октябрьдә җомга көн Авыл Мәктәпләре Тормышын чагылдыручы Телевидение тәкъдим итә. Программабызда:
МАНЗАРА тапшыруы. Бүгенге көндә мәктәпләр ничек яши?
ТУГАН ҖИР. Мәктәп бакчаларында уңыш җыелып беткәнме?
СИҢА МИННӘН СӘЛАМ.. Ямьле көз айларынды кемнәр гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтә?
Нәни дусларыбыз өчен КҮЧТӘНӘЧ тапшыруы.
ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР. Авыл мәктәпләрендә көзге табигатьтән илһам алып шигырь иҗат итүчеләр бармы?
РЕКЛАМА.
МӘЗӘКЛӘР.
ЙОЛДЫЗЛАР НӘРСӘ ВӘГъДӘ ИТӘ?
ЯШьЛӘР ТУКТАЛЫШЫ. Укудан, эштән бушаган арада мәктәп укучысы тагын ниләр белән кызыксына? (музыка яңгырый)
МАНЗАРА ТАПШЫРУЫ
Диктор 2: Бүгенге тапшыруыбызны Кайбыч районы Борындык төп мәктәбе тормышын чагылдыруга багышлыйбыз. 90 еллык тарихы булган Борындык мәктәбе бүгенге көндә ничек яши? Укучылар тормышында нинди яңалыклар бар? Мәктәп тормышы турында мәгүлүмат алыр өчен, без аның директоры – Хуҗина Рания Фәйзрахман кызы белән элемтәгә кердек. Карап китегез.
(Журналист мәктәп директоры Хуҗина Рания Фәйзрахман кызыннан интервью ала)
Журналист: Рания Фәйзрахмановна, әйтегез әле, бүгенге көндә мәктәп ничек яши? Аның укытучылары, укучылары нинди уйлар белән янып, нинди эшләр белән шөгыльләнә?
Директор:
Журналист: кызыклы мәгълүматларыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Диктор 1: Хәбәрчебез репортажыннан күренгәнчә, Борындык мәктәбендә тормыш гөрли: укучылар тырыша-тырыша дәресләргә әзерләнәләр, ярышы-ярыша укыйлар һәм төрле фән олимпиадаларында катнашалар . Укытучылар да тыныч кына ятмый: белемнәрен күтәрәләр, аттестация узалар, көзге каникулларда булачак Бердәм Дәүләт Имтиханнарына әзерләнәләр. Уңышлар Сезгә!
ТУГАН ҖИР ТАПШЫРУЫ
Диктор 2: Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Диктор 1: әйе, хәзер табигатьтә көз хуҗа! Көзнең үз яме бар: яшелчәләр өлгерә, җиләк-җимеш пешә, уңышлар җыела. Көзнең яме муллык белән, ди халык. Мәктәп бакчаларында хәл ничегрәк икән? Укучылар үзләренә кышка җитәрлке запас туплаганмы? Бу сорауга җавапны хәбәрчебез репортажыннан тыңлагыз.
Журналист: Минзилә Васыйловна, бакча хуҗасы буларак әйтегез әле, күпме уңыш җыеп алдыгыз? Запасыгыз кышка җитәрлекме? Укучылар бакчада теләп эшлиләрме?
Бакча хуҗасы:
Журналист: бик зур рәхмәт сезгә.
(башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясый: “яшелчәләрдән винегрет”)
СИҢА МИННӘН СӘЛАМ ТАПШЫРУЫ
Диктор 2: шушындый матур көз айларында туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлап “Сиңа Миннән Сәлам” тапшыруына бик күп хатлар килде. Аларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
(хатлар укыла: 1)“Гөлбакча” балалар бакчасы җитәкчесе Нигъмәтҗанова Рузалинәне әти-әниләр исеменнән ата-аналар комитеты җитәкчесе Мингалиева Энҗе котлый; 2) пешекче Вәлиева Гөлсуны Шүшермә башлангыч мәктәбенең 1 һәм 3нче сыйныф укучылары котлый; 3)пешекче Зәйнуллина Резеданы хезмәттәшләре Раилә, Гөлчәчәк, Гөлнара котлый; 4) Шүширмә башлангыч мәктәбендә каравылчы хезмәтен башкаручы Вәлиев Рушанны профсоюз оешмасы котлый; 5) укытучы Юнысов Хәмзәне бер төркем бадминтончылар котлый; 6) укытучы Абдрахманова Илсөярне кызы Айзилә котлый.)
Диктор 1: шушы матур теләкләргә кушылып, без дә сезне гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз. Сез муллык, байлык чорында дөньяга килгәнсез, шуңа күрә йөзегездә һәрвакыт елмаю, бәхет чагыла. Тормышыгызның гел шулай якты, сөенечле булуын теләп, сезгә җыр тапшырабыз. ( 6-сыйныф укучылары җыр башкара)
Диктор 2: Тапшыруга килгән хатлардан күренгәнчә, туган көннәренә котлаулар кабул итүче укучылар да шактый икән:
Федотова Динара-18 октябрь
Абдрахманова Айзилә -12.ноябрь
Гыйләҗев Ранил – 28 ноябрь
Хөснетдинова Адилә – 14 октябрь
Хәмидуллина Камилә – 7 октябрь
Абдрахманова Ләйсән – 12 октябрь
Фәтхуллина Азалия – 25 октябрь
Аблаизова Айсылу – 15 ноябрь
Тимергалиев Ильдан – 5 октябрь
Шәмсетдинов Азат – 12 ноябрь
Сезне шушы матур бәйрәмнәрегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, укуыгызда уңышлар, киләчәк тормышыгызда гел кояшлы көннәр генә булуын телибез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, тамакларыбыз тук булсын дигән теләктә сезгә бию тапшырабыз. (бию башкарыла- 6 сыйныф кызлары)
КҮЧТӘНӘЧ ТАПШЫРУЫ
Дәү әни: И-и-и балакайларым, исәннәрмесез! Бәйрәмгә җыелдыгызмы? И-И-и сабыйларым, шулайдыр инде, шулайдыр. Яшь вакытта күңелләр үсә инде, бәйрәмгә дә , концерт , театрына да барасы килә.
Онык: исәнме, дәү әни!
Дәү әни: И кызым, исәнме! Син дә бәйрәмгә килдеңме?
Онык: Әйе.
Дәү әни: кил әле, кызым, кил. Утыр әле шушында. Я, сөйләп җибәр, хәлләрең ничек соң, кызым?
Онык: Дәү әнием, әйт әле. Олылар әйтә: быел әбиләр чуагы юк, әбиләр чуагы юк, ди. Һич кенә дә аңламыйм. Алар нәрсә турында әйтәләр соң?
Дәү әни: И-и-и кызым, шуңа аптырап йөрүеңмени әле? (әбиләр чуагы турында сөйли)
Аңладыңмы, кызым?
Онык: рәхмәт, дәү әни, аңладым.
Дәү әни: туктале, кызым, син ник болай киендең соң әле?
Онык: без бәйрәмгә бию әзерләдек.
Дәү әни: яле, яле. Биеп күрсәтегез әле. ( 1 һәм 4-сыйныф кызлары “Калинка-малинка” рус халык биюен башкара) И-и-и балакайларым, бигрәкләр дә матур биедегез инде. Сезгә дә ошадымы, дусларым? Карале, мине дә өйрәтмәсләрме икән? Барып карыйм әле. Саубулыгыз, нәни дусларым. Киләсе очрашуларга кадәр
ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР
(9-сыйныф укучысы Федотова Динара көз турында үзе язган шигырен укый)
Алтын көз бөтен җирдә,
Яфраклар җиргә төшә.
Салкын җилләр узыша-узыша
Җирнең итәген үбә.
Бөтен кеше кызу эштә,
Әзерләнә кышлыкка.
Урман хайваннары йөри,
Зарланышып йорт юкка.
Җылы якка кошлар оча,
Калдырып яшьлекләрен.
Әби-бабай карап кала,
Тыялмый күз яшьләрен.
Ә мин көләм, миңа рәхәт,
Әйтерсең лә әкияттә.
Яши белсәң, көз көне дә
Чәчкә ата йөрәк тә.
ЯШЬЛӘР ТУКТАЛЫШЫ
Алып баручы 1: Сәлам, дустым!
Алып баручы 2: Сәлам, сәлам! Хәлләр ничек?
Алып баручы 1: көз кебек...Соры, күңелсез...
Алып баручы 2: Яле, дустым, кара әле әйләнә-тирәңә: син монда берәр соры төс күрәсеңме?
Алып баручы 1: ләкин миңа боларның барысы да соры булып күренә...
Алып баручы 2: Беләсеңме, дустым, синең кәефеңне күтәрер өчен нәрсә эшлибез! Мода карыйбыз!
(5-сыйныф укучылары чыгышы)
РЕКЛАМА (уен)
МӘЗӘКЛӘР. (9-сыйныф укучылары чыгышы)
ЙОЛДЫЗЛАР НӘРСӘ ВӘГЪДӘ ИТӘ? (7-сыйныф укучылары чыгышы)