Осенний бал в старшей группе на татарском языке


Сөмбелә - көз бәйрәме.
(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)
Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, көзге уңыштан, табигый материаллардан күргәзмә, балалар (Көз, уңыш бабай, кояш, яңгыр, күк йозе, кәбестә, суган, кабак, кишер, чөгендер, помидор, кыяр, баклаңан,).
Ясминә Җыр. “Хәерле иртә”
Алып баручы- Борын-борын заманда да түгел, Апас дигән бер авылда яшәгән ди,булган ди бер патшалык.Ул патшалыкның исеме”Салават Купере” балалар бакчасы булган ди.Бу патшалыкта һәрвакыт кызыклы бәйрәмнәр үткән,матур җырлар яңгырап торган. Балалары бик тәрбияле, тәртипле булганнар ди ,ә тәрбияче апалары бик белемле,тырыш кешеләр булган.
Ясминә Җыр. “Хәерле иртә”
Балалар һәр бәйрәмне көтеп алалар  “Салават купере”дигән күңелле дөньяда алар биергә,җырларга,матур шигырьләр сөйләргә ,бергә дус ,тату булып  күңелле уеннар уйнарга яратканнар.Ә,” Салават купере” дигән патшалыкта гел үзгәрешләр булып кына торган.Табигать патшабыз бу кечкенә биләмәне әйләнеп,карап кына торган.Яз җитсә балалар бакчасы шау-гөр килгән. Патшалыкта язгы эшләр башланган.Тәрбияче апалары белән бергә балалар чәчәкләр утыртырга бик яратканнар,шуңа күрә “ Салават купере ”патшалыгы һәрвакыт чәчәккә күмелеп торган.
“Яфраклар биюе”
Алып баручы: Менә шулай шат, тыныч кына яшәгәндә чәчәкле,күбәләкле матур дөнья үзгәреп китә.
(  Җил тавышы,яңгыр болыты керә. Ул әйләнеп, яңгыр бөртекләрен чәчеп балаларны куркыта.)
Болыт: Ха-ха-ха!!!!!!! Бетте матур көннәрегез мин сезнең тыныч дөньягызны тар-мар итәргә килдем! Мин салкын яңгыр болыты! Мин суык яңгыр,пычраклар алып киләм сезгә. Сезне туңдырам,сазлар чәчрәтәм.Чәчәкләрегез шиңеп бетәчәк,бакчагыз да ямьсезләнеп калыр әле!Вәт сезгә!!
Эльза: Тукта!Тукта яңгыр усалланма әле син! Без бит көз киләсен беләбез.Әйдә дус булыйк! Яңгыры да кары да безгә якын бары да!
Болыт: Тукта,тукта! Сез нишләп миннән бер дә курыкмыйсыз әле?
Алып баручы: Әй,яңгыр,безнеңбалалар бар нәрсәне дә беләләр!Табигать фасылларының алмашуын да.Әйтегез әле балалар:
- нинди ел фасылларын беләсез?
-айларның исемнәрен?
-безнең район исеме?
-көз көнендә табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Алып баручы: Күрдеңме болыт алар бар нәрсәне дә беләләр. Менә шулай безнең кечкенә патшалыгыбызда зур җиңүләр яулана. Ел фасыллары әйләнә тора,балалар үсә тора. Чираттагы бәйрәм җитәБалалар, бүген без нинди бәйрәм хөрмәтенә җыелдык бу зур залга?
Балалар: Уңыш бәйрәменә.
Алып Баручы- Әйе.Уңыш бәйрәменә.
1бала. Алия Шатлыклар –куңелебездә
Ал кояш-кугебездә!
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Алтын Көз килде безгә!
2 бала Динара
Ашлык булып җирдә үсәУңыш бит ул, Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмәКояш кебек Сөмбелә.
3бала Ясминә
Көз көннәре килеп җиттеХушлашабыз җәй беләнБөтен җиргә яфракларданАлтын келәм җәелгән.
4бала Денис
Җилдә назланып оча
Алтын,сары яфраклар.
Сокланмый мәмкин тугел,
Бигрәк матур шул чаклар.
5бала Әминә
Кояш та сурән генә
Күзәтә көзге ямьне.
Тезелеп кошлар китә,
Ә шулай да көз ямьле.
6бала Г. Самира
Көз һаман рәсем ясый
Төрле төсләр белән.
Сөендерә,куандыра
Мул уңышлары белән.
7 бала В. Самира
Сагынып көткән, зарыгып көткән
Сөмбелә килеп җитте,
Чәчәкле, җиләкле җәйләр
Инде үтте дә китте.
8 бала Н. Амир
Бәйрәм итеп көтеп алдык без
Җимеш ае, муллык ае улКеләтләргә тула саргылт төсБезнең шатлык, безнең баю бу.
9бала А. Амир
Күңелләргә якты нур өләшеп
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
10бала Адилә
Бакча-кырларда
Зур эшләр барды
Хезмәтне сөйгән
Мул уңыш алды
А.Б: Менә шулай “Салават купере” балалар бакчасына көз килә.Һәр ел фасылы үзенчэ матур. Кыш безегә ак карлары,чыршы бәйрәме белән күңелдә аерым урын алса,җәй тәмле җиләкләре,матур чәчәкләре,җылы көннәре белән якын.Яз айлары яшел бөреләре,җылы яктан кайткан кошлары белән күңелгә кереп кала.Ә,көз айлары бигрәк матур. Бар дөнья сары,кызыл алтын төскә керә.Агачлар иң матур күлмәкләрен киеп көз килгәнен көтәләр. Бакчаларда эшләр төгәлләнә.Уңыш җыеп алына,кыш ашарга базларга салына.Эшләр кими.Көз килгәч байлык арта. Безнең бакчада да яшелчәләр мулдан булды.
Матур көй ишетелә                                              . Залга көз керә.
Исәнмесез балалар! Мин сезгә көз бәйрәменә кунак булып килдем!
                                                 «Падают листья» җыр.
И, балалар, бигрәк матур җыр белән каршы алдыгыз.Рәхмәт сезгә.Килгәндә бар җирне карап килдем.Бик матур хезмәт куйгансыз икән җәй буе. Чәчәк-гөлләрегез,яшелчә-җимешләрегез мулдан булган. Мине каршыларга ныклап әзерләнгәнсез икән. Мин дә сынатмадым быел! Озак көттермәдем! Бик суык та булмадым. Яңгырларымны тыеп тордым сез  яшелчә бакчасында,басуларда эшләрен төгәлләсен дип.Карап торам да танымыйм. Бигрәк үскәннәр! Шулай инде  балалар,көн артыннан көн үтә торыр,айлар елларга тоташыр.Сез дә олы кешеләр булырсыз .Тырыш ,хезмәт сөючән,тәрбияле балалар булып үсәрсез дип ышанып калам. Әйдәгез әле бәйрәмебез гөрләп торсын бер биеп күрсәтегез!
Бию «Зонтиклар белэн»
Эмиль
Алтын коз килде безгэСары яфраклар җирдә
Яңгыр ява тып-тып
Бөтен җирне чылатып
Каролина
Если на деревьяхЛистья пожелтели
Если на край далекий
Птицы улетели
Если небо хмуро
Если дождик льется
Это время года
Осень называется
Рәмзил
Кошлар оча һавада
Җылы якларга таба.
Яз җиткәч алар бергә,
Әйләнеп кайтыр безгә.
А.Б.: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт турындагы мәкльләрне искә төшерик.
Уен «мин башлыйм, сез дәвам итәсез».
Җәй эшләсәң – (кыш ашарсың).
Эшләгәндә йөрәгең (җилкенсен)
Ашаганда колагың (селкенсен).
Тирләп эшләсәң (тәмләп ашарсың).
А.Б.: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң балалар, әйдәгез белеп китик әле шуларны?
11Кояш: Азалия
Мин сиптем җылы нурЯктылык булдырдымТырыштым, күрегезУңышны уңдырдым.
12Күк йөзе: ЭльзаМин аяз һәм ачыкЗәңгәрсу төстә гелНәкъ шуңа күрә дәМул уңыш булды, бел.
13Җил: Райяна
Мин истем кирәктәҺаваны күчердемҖилләттем мин сезнеҺәм яңгыр китердем.
14Яңгыр:Рүзәл
Мин килеп яугангаАлар зур үстеләрСибәли торгач гелҖәйләрдә үстеләр.
Көз:
Рәхмәтлемен сезгәБулыйк без гел бергәВакыт шул тиз үттеАлтын көз дә җитте.
15 бала Ильдар
Көз җиттеме, бар агачлар
Алтынга манган сыман.
Кызыл яфраклы баланнар
Утларда янган сыман.
Бала В. Самира
Ипи басуда үсә
Аннан амбарга күчә
Аннары мичтә пешә
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә.
Ипи булса табында
Булдырам мин барында.
Һәркемгә ипи кирәк
Һәркөнне ипи кирәк.
Шуна күрә игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк.
А.Б.: Ипи өстәлгә килгәнче никадәр юл үтә, күпме хезмәт сорый. Ипи иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый. Ипи турындагы мәкальләрне искә төшерик.
Ипи-тоз – якты йөз.
Ипидән зур нәрсә юк.
Икмәк – игенченең җан җылысы.
А.Б.: Балалар, безнең икмәктән кала икенче икмәгебез - бәрәңге. Басуларда бәрәңге уңышы да күп булды.
Бәрәңге Әминә шигырь
Ә хәзер уен уйнап алырбыз.
Уен «Кем тизрәк бәрәңге җыя».
Көз : Булдырдыгыз балалар! Мин килүгә ничек эзерләндегез соң?
Балалар
1:Яшелчә,җиләкләрне җыеп куйдык!
2. Бакчаларны җыештырдык.
3. Матур җырлар,шигырьләр өйрәндек.
4.Бүлмәне бизәдек.
Көз: Кая әле тикшереп карыйм!
                                                   Данил җыр.
Алып баручы: Безнен яшелчэлэребез дэ мул уныш бирде. Аларда узләрен курсэтсеннэр эле.
Кәбестә: Ралина
Мин булам - кәбестә
Үзем гел яшькелт төстә.
Күлмәгем күп катлы,
Үзем мин бик татлы.
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин,
Чөнки мине балаларКөн дә көтеп алалар.
Суган: Гүзәл
Минем исемем – суганМин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйларШифалы дип атыйлар.
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кабак: Данил
Мин булам – кабакӘйтмим кабат-кабат.
Бик файдалы зат мин
Тик мин җәяү кайтмам.
Кишер: Азат
Минем исемем - кишерТеләсәң – болай пешер,
Теләсәң – ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Чөгендер: Рияз
Чөгендер булам мин менәМине бар халык беләТөсем матур, үзем тәмлеАшым була бик ямьле.

Помидор: Динара
Җәй буена яшел буламКөз җиткәч тә кызарам.
Хәтта чибәрерәк буламИннек сөрткән кызлардан.
Кыяр: Рамазан
Тәмле салат булсын өченСин безне генә тура
Бәлки безне дә алырсыңКәрзинеңә салырсың.
Яшелчәләр бәхәсе.
Алып баручы:
Көзгә таба бакчада
Яшелчәләр җитешә.
-Кайсыбыз иң яхшысы?-
Дип, алар бәхәсләшә.
Самир
Мин иң кызыл арада,
Помидор горурлана.
А.Б.: Кыяр билгә таянган:
Илдар:
Мин яшел, иң кетердек,
Хуҗабикә тәпәнен
Без тутырып бетердек.
А.Б.: Тырышудан шәмәхә
Төскә керә баклажан.
Алина
Минем салат иң тәмле
Кабып кара банкадан.
Мәликә
Мин иң сары, - ди шалкан
Тәмгә тәмле сары май.
Альмир
Ә миндә иң күп күлмәк, -
ди кәбестә, - мин иң бай.
Адилә.
Миндә иң күп каратин,
Ашап кына кара син.
Үзем баллы кетердим,
Кояш төсле кишер мин.
Данил
Мин иң ачы ди суган
Сарымсак минем туган.
Алып баручы: Алга чыга чөгендер
Алия.
Бу бәхәс ни өчендер?
Без барыбыз иң-иңнәр
Бергә булсак, юк тиңнәр.
Без – тау – тау
Бергә: ВИТАМИННАР
«Морковь Лук ……» җыр
А.Б. Әйе, балалар менә без мул уңышны җыеп алдык. Хәзер уен уйнап алырбыз.
Уен «Тәменнән бел» (алдан тәлинкәгә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр кисәкләргә кисеп, әзерләп куела, балаларның күзләрен йомып, авызларына каптырыла).
Ильмира
Көннәр инде салкынайды,
Уңышлар бераз якынайды.
Тирә-юнь гел сары төстә
Әллә соң бу алтын аймы.
Мәликә
Көзге җил исә,
Кыраулар төшә.
Кар белән яңгыр
Бергә тартыша
Самир
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды.
Безне калдырып
Кошлар да китте.
Эвелина
Курмичә дә калдык җәйне,
Үтеп киткән кай ара?
Баш өстеннән җылы якка
Торналар очып бара.
Альмир
Бөтен җирдә яфраклар
Алтынланып яналар
Тирә якка хуш исләрен
Тараталар алмалар.
«Дождик» җыры
Алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз, кадерле балалар! Һәркемгә исәнлек-саулык теләп без сезнең белән хушлашабаз! Күңелле бәйрәмебез тәмам!Сау булыгыз!