Конспект внеклассного мероприятия 8 марта на татарском языке


Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.
Алып баручы 2.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.
Алып баручы 1.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….
Алып баручы 1.  Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!
 
Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)
Балалар шигырь сөйлиләр.
 
 
1.Әнием – син минем бердәнберем,
Мин сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам.
 
2.Булышсам, ничек шатланасың,
Бүләк итеп кабул итәсең.
Килә минем сиңа һәркөн шулай
Гел шатлыклар бүләк итәсем!
 
3. Язмыш сынауларында да
Алар безгә нык терәк.
Кайгыда да, шатлыкта да
Алар безгә бик кирәк.
 
4. Шуңа күрә әниләрне
Кирәк безгә сакларга.
Аларның ышанычларын
Һәрвакытта акларга.
5. Учларымда кояш минем,
Күңелемдә гел яз минем,
Син булганда янәшәмдә,
Бердәнберем, газиз әнием!
 
6. Һәркемгә дә газиз әни
Әни сүзе – изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибелә
Бу гади сүз үлемсез.
 
 
Алып баручы 2. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.
- Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.
 
 
Җыр башкарыла.
 
Бала:
Биюченең итәге
Бии, бии кыскара,
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии, бии остара.
 
Бие әйдә, бие әйдә
Биегәнне күрсеннәрБаскан җирдә ут чыгара,
Егетләребез дисеннәр.
 
Алып баручы 1. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.
 
Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.
Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.
-         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)
-         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)
-         Ана куены (туннан җылырак)
-         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)
-         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)
-         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)
-         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.) 
 
Алып баручы 2.  Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.
 
-         Балагыз нинди төс ярата?
-         Нинди кием кияргә ярата?
-         Балагызның яраткан артисты кем?
-         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?
-         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
-         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?
-         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?
 
Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.
 
- Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.
Бала 1:
1.Әни кебек булсам иде! -
Аның назлы сүзләре.
Их, яратам әниемне-
Аның нурлы күзләре.
 
2. Әни кебек булсам иде!
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә – юньгә, әни кебек
Гел нур чәчеп торсам иде!
  
3. Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Исәнлек – саулык сорап,
Дога кылам,
Әниемнән аермасын
Берүк Аллам! 
Җыр башкарыла.
 
Алып баручы 2. Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.
 
Алып баручы 1. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.
- Балагызның исеме ничек?
- Балагызның фамилиясе ничек?
- Балагызга ничә яшь?
- Балагызның әтисе ни исемле?
- Балагызның аяк киеме размеры?
- Балагызның туган көне кайчан?
- Балагызның күз төсен нинди?
- Балагыз ничэнче класска йөри?
- Балагыз ничәгә кадәр саный белә?
 
Алып баручы 2.  Ә хәзер,  кызлар башкаруында рус халык биюен карап китик.
Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң яхшысы  һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Мин киңәшләштем дә үз – үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең  җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.
 
Бүләкләр:1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)6. Мини-палас. (Кулъяулык)
7. Хрусталь ваза. (Пыяла банка)
8. Яза торган машинка. (Ручка)
9. Электрощипцы. (Кер элгече)
10. Диетик чара. (Сагыз)
11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)
12. Уй – фикерләрне теркәүче. (Карандаш)
13. Табак – савыт юучы машина. (Губка)14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)
 
Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.
 
Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.