Сценарий мероприятия на татарском языке, посвященный 130-летию Г. Тукая


“Апушның тылсымлы төшләре”
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль күренеш
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Габдулла Тукай
Бер укучы флейтада “Әллүки” көен башкара, икенче укучы Г. Тукайның “Милли моңнар” шигырен сөйли
Ишеттем мин кичә: берәү җырлыйЧын безнеңчә матур, милли көй;Башка килә уйлар төрле-төрле, –Әллә нинди зарлы, моңлы көй.Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирәТатар күңле ниләр сизгәнен,Мискин булып торган өч йөз елдаТәкъдир безне ничек изгәнен.Күпме михнәт чиккән безнең халык,Күпме күз яшьләре түгелгән,Милли хисләр белән ялкынланып,Сызылып-сызылып чыга күңленнән.Хәйран булып, җырны тыңлап тордым,Ташлап түбән дөнья уйларын,Күз алдымда күргән төсле булдымБолгар һәм Агыйдел буйларын.Түзәлмадым, бардым җырлаучыга,Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”Җавабында милләттәшем миңа:“Бу көй була, диде, Әллүки!”
Сәхнә артыннан тавыш (“Әллүки” көе астына): Бу шигырь юлларының авторы - яраткан шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп сулар акканда, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.
(Бала елаган тавыш, бишек янында ана Г. Тукайның “Бишек җыры”н башкара)
Әлли-бәлли итәр бу, Әлли-бәлли көйләрем,
Мәдрәсәгә китәр бу. Хикәятләр сөйләрем,
Тырышып сабак укыгач, Сиңа теләк теләрем,
Галим булып җитәр бу. Бәхетле бул диярем.

Йокла, угълым, йом күзең, Гыйззәтем син, кадрем син,
Йом-йом күзең, йолдызым; Минем йөрәк бәгърем син,
Кичтән йокың кала да, Куанычым, шатлыгым
Йоклап үтә көндезең. Тик син минем, синсең син!
1 нче алып баручы. (“Зиләйлүк” көенә) Тормыш аны, тәпи басу белән,
Җитәкләде ике кулыннан;
Җитәкләде язмыш, кай җирләргә
Алып чыгар авыр юлыннан.
2 нче алып баручы. Габдуллага 4 ай булганда — әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була.
1 нче алып баручы. Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, оядан-ояга күчеп, авылдан-авылга йөреп Тукай үзенә җылылык, сыеныр урын эзли.
2 нче алып баручы. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан, Җаек (Уральск) шәһәрләрендә уза.
Сәхнәгә кулына китап тотып кечкенә Апуш булып киенгән укучы чыга, “Исемдә калганнар“ истәлегеннән өзек сөйли. ...Мин, кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!»—дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән... Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым...
1 нче алып баручы Җәйнең матур чагы. Кояш көлә,
Бар табигать ничек сөенә!
Нәрсә уйлап килеп керде икән
Кырлайдагы Сәгъди өенә?
2 нче алып баручы Бу бишенче гаилә, Габдулланы
Кабул итте бүген үзенә.
Авырсынма, изге Кырлай җире,
Сыендыр син, берүк күпсенмә.
Сәгъди абзый чыга
Йокла, Апуш... Төннең гөжләве дә,
Тынлыгы да куркытмасын сине...
Йоклаганда бары яңа җирдә
Татлы төшләр генә керсә иде.
Йокла, бәбкәм, ерак илләр үтеп
Яңа җиргә оя корган сыман...
(Апушны сәхнәдәге арбага яткыра, бала йоклап китә, төш күрә)
Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык булып киенгән 2 укучы чыга. Кулларында капчык.
Сарык Мә-ә-ә! Без кая килеп чыктык? Урман да түгел бу, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?
Кәҗә Ми-ки-ки-ки! И надан сарык! Күрмәдеңмени! «5 нче мәктәп» дип язылган иде бит!
Сарык Мә-ә-ә! Исәнмесез, балалар? Бигрәк матур киенгәнсез, әллә берәр бәйрәмгә җыелдыгызмы?
Балалар Әйе, бүген сөекле Тукаебызны искә алу көне, бүген — бәйрәм!
“Бәйрәм бүген” җырын 3 нче сыйныф укучысы башкара
Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Нәрсә карап торасың, ач тизрәк капчыгыңны. Бәйрәмгә бүләксез килмиләр бит. (Сарык капчыкны чишә башлый.)
Сарык. Мә-ә-ә! Бүре башын гына тартып чыгара күрмә, балалар куркып качарлар. Бәйрәм бит бу!
Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыкта китаплар күп, залдагы балаларның барысына да җитәр.
Сарык. (Капчыктан китап ала.) Менә бу — «Бәхетле бала» китабы. Күргәнегез бармы, балалар?
Ике бала йөгереп чыга. Бар, бар, без аны укыдык. Анда «Кызыклы шәкерт» шигыре бар.
Алар «Кызыклы шәкерт» шигырен башкара
- Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
- Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
- Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Сарык. (Капчыктан китап ала.) Мә-ә-ә! Менә бу нинди китап? Мин укый белмим.
Балалар. «Бала белән Күбәләк»!
Залга Бала белән Күбәләк булып киенгән ике укучы чыга.
Кәҗә. Мә-ә-ә! Үзләре дә килеп җиткәннәр. Әйдәгез, аларны тыңлыйк әле.
Ике укучы «Бала белән Күбәләк» (Г. Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җырын җырлый.
Бала:
Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыктагы китап саны 12 ки-ки! Менә бу нинди китап?
Балалар. “Фатыйма белән сандугач”
“Фатыйма белән сандугач” шигырен башкаралар
Фатыйма:
Ни өчен син сайрамыйсың, сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.
Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың:
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?
Сандугач:
Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!
һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.
Фатыйма:
Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!
Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! (Капчыгын актара.) Капчыкта тагын бер китап калган әле...
Сарык. Бу китап сезгә танышмы, балалар?
Бала. Бик таныш. “Туган авыл” дип атала.
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.
Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер: кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыкта ниләр бар икән?..
Сарык. Китаплар бетте...
(Таң ата, әтәч кычкырган тавышлар)
Апуш (уяна) Бу төшмени?
Мин өнемдә, дидем!
(Сәгъди абзый чыга, Апушны җитәкләп ала)
Сәгъди абзый. Гүзәллеген кара әле, Апуш,
Могҗизасын кара иртәнең.
Бу бит туган илең,
Шундый кодрәт сиңа бирелгән –
Аера алмас безне бернинди көч
Апуш иле, Тукай иленнән.
Апуш Беркайчан да аерылмас миннән
Кырлай җире –
Изге туфрагым!
Укучы флейтада «Тәфтиләү» көен башкара
Сәхнә артыннан тавыш Алсу Габбасованың “Тукайның тормыш мизгелләре” шигыреннән өзекне укый
Җәегында булды, Уфасында,
Әстерхан, Петербург яклары...
Һәммәсендә булды, тик Кырлайга
Тиңләшерлек урын тапмады.
Хәерчелек, хокуксызлык белән
Беренче кат шунда танышты.
Иҗатына шуннан азык тапты.
Тойды анда моңны, сагышны.
Ярлы иде халкым, тик шулай да
Югалтмады газиз баласын.
Сизгән кебек татар дөньясында
Аның йолдыз булып янасын
1 нче алып баручы. Еллар узар...
Нәни Апуш
Зур шагыйрь – ТУКАЙ булыр…
2 нче алып баручы. Шагыйрь гомере, ни кызганыч, кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә ул балалар өчен күп санлы әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итеп калдыра.
(Катнашучылар барысы да сәхнәгә чыгып баса)
1 нче укучы Җырлы идек, син тагын да җырлырак иттең безне,
2 нче укучы Моңлы идек, син тагын да моңлырак иттең безне.
3 нче укучы Җанлы идек, син тагын да җанлырак иттең безне,
4 нче укучы Аңлы идек, син тагын да аңлырак иттең безне.
5 нче укучы Көчле идек, син тагын көчлерәк иттең безне,
6 нчы укучы Хисле идек, син тагын хислерәк иттең безне.
7 нче укучы Күтәрелдең бөеклеккә – халыкка борып йөзең,
8 нче укучы Бөеклектә, тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең.
9 нчы укучы Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне.
Бергә Сәнгатебез күкләрендә – кояшыбыз, аебыз,
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!(И. Юзеев. “Тукай” трагедиясеннән)
Әдәби-музыкаль кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана