Татар теленн?н Фигыль темасы буенча тест (4 сыйныф)


I яртыеллык өчен тест биреме
4 сыйныф
ФИ _____________________________________________________________
 1 Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметны
 ә) предметның билгесен б) предметның эшен, хәрәкәтен2.   Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә? А) кем? нәрсә?
Б) нишли? нишлиләр?
 В) нинди? кайсы?
3. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?
а) заман белән;
ә) килеш белән;
б) барлык-юклык белән;
в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.
4.  Барлыкта яки юклыкта килгән фигыльләрне билгеләгез.
Бүгенге эшне иртәгә калдырма. Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә.
Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
5. Укы, яз, эшлә, уйна фигыльләрен заманнарда төрләндерергә.
6. Җөмләдә фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.
Инде гыйнвар бетәр. Хәзер кышның соңгы ае - февраль башланыр.
Яңа гына яуган кар күзләрне камаштырды. Салкыннан битләр алсуланган.
Агачларга ак челтәр кебек матур бәс кунган.
Спорт сөючеләр чаңгыда, тимераякта шуалар. Елгаларда балыкчылар балык
каптыралар.
7.        Көлә фигылен зат һәм санда төрләндерергә.
 I зат._____________________________________________________________________
II зат.____________________________________________________________________
III зат. ___________________________________________________________________      
8. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.
Иң элек уйла, аннан соң эшлә.
а) боерык фигыль;
ә) хикәя фигыль;
9. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.
Яхшылык ташны да эретә.
а) хәзерге заман хикәя фигыль;
ә) киләчәк заман хикәя фигыль;
б) үткән заман хикәя фигыль.