Конспект урока по татарскому языку Язгы авазлар. (2 класс)


МОБУ СОШ с. Еланлино МР Кигинский район РБ
“Язгы авазлар”
темасына дәрес планы.
Вагыйзов С.Г. Уку китабы: Дүртьеллык башл.татар мәкт. 2 нче сыйныф өчен д-лек: 2кисәктә. 2нче кисәк/ С.Г. Вагыйзов, Р.Г. Вәлитова, Р.И. Раскулова. – Казан:Мәгариф, 2007.-143 б.
Төзүче: татар теле һәм
әдәбияте укытучысы
Гайфуллина
Лилия Данисовна
Максктлар:
Матур әдәби телен үстерү.
Табигатька карата ихтибарлык үстерү.
Язгы авазларны тыңларга өйрәтү.
Дәрестә куллану өчен җиһазлар.
Проектор.
Ноутбук.
Уку китабы. 2 сыйныф.
Дәрес планы.
Кереш.
Теманы ачу.
Нәтиҗә чыгару.
Дәрес барышы.
Исәнмесез балалр? Карагыз әле тәрәзәгә, тышта нинди күңелле! Сез анда нәрсәләр күрәсез?
Кояш нурлары ныгырак җылыта. Кошлар җылы яклардан кайталар. Карлар эри башлады.
Әйе, көннәр җылынды. Ә тышта сез нинди тавышлар ишетәсез? Әйдәгез берничә төрле тавыш тыңлап карыйк әле (Кошлар сайравын, гөрләвекләр акканын, урман тавышларын тыңлату). Сез бу тавышларны ишеткәнегез бармы? Бу нинди тавышлар?
Балалар, ничек уйлыйсыз, без буген сезнең белән нинди тема үтәбез?
Әйе, без буген яз авазлары турында әңгәмә алып барачакбыз. Яз – ул табигатьнең уянуы. Җирне, карны тишеп беренче чәчәкләрнең чыгуы, агачларның бөреләнүе, ераклардан туган якларга кошларның кайтуы – болар барысы да яз тавышлары, яз авазлары.
Әйдәгез хәзер бергәләп Константин Маховскийның “Язгы авазлар” хикәясен укып сорауларга җаваплар табып карыйк (хикәяне балалар белән укыйлар).
Бу хикәядә нинди яз авазлары турында суз бара? Нинди язгы авазларны ишеткәч, алар (ботаклардагы бөреләр, җир астындагы орлыклар, балыклар) барысы да уяналар.
Бу авазлардан башка сез тагын нинди яз авазлар турында сөйли аласыз? (Табигать күренешләре белән фотослайдлар курсэтү).
Бу авазлар югалмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, я булмаса, нишләргә ярамый?
Бугенге дәрестә без нәрсәләр белдек? Нинди нәтиҗәләр эшли алабыз? Табигатьне саклап калу өчен без нәрсәләр эшләргә тиешбез?
Бүгенге дәрәсебез тәмам. Киләчәктә сез табигатьне, аның матурлыгын, тавышын саклап калу өчен кулыгыздан килгән барлык нәрсәләрне дә эшләрсез дип өмет итәм. Әлегә, сау булыгыз. Киләсе очрашуга кадәр.