«Крепостной хокукны бетер? алдыннан» темасына д?рес конспекты


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Россия империясе крепостной хокукны бетерү алдыннан
(Ел укытучысы – 2013 бәйгесе өчен ачык дәрес конспекты)
Шаһабиева Л.Х.
2013 ел
Тема. Россия империясе крепостной хокукны бетерү алдыннан.
(1 слайд)
Максат. 1. Россиядә крепостной хокукны бетерүнең алшартлары, сәбәпләре, император Александр II шәхесе белән таныштыру;
2. Тарихи документларга анализ бирү күнекмәләрен үстерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыкларга өйрәтү;
3. Ватан, халкың тарихына карата ихтирам тәрбияләү;
Тип: яңа теманы аңлату;
Метод: аңлатмалы – күргәзмәле;
Материал: А. А. Данилов, Л. Г. Косулина Россия тарихы 19 нчы гасыр, 8 класс. Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел, 132-138 б.
Җиһазлау: проектор, презентация, таратма карточкалар, тарихи документ “Крестьян чуалышлары һәм аларны бастыру чаралары турында полиция департаменты отчётыннан. 1859 ел” .
I Оештыру моменты.
Өй эшен таратма карточкалар ярдәмендә тикшерү.
(2 слайд)
Карточкалар өчен сораулар.
1. XIX гасырның II чирегендә Россия белән кайсы император
идарә итә ?
2. Нәкыш яки рәсем сәнгатендә күренекле рәссамнарны атагыз.
3. Архитектура өлкәсендә ул вакытта нинди стиль өстенлек итә?
4. Рус әдәбиятында реализмга нигез салучы шагыйрь кем була?
5. И. С. Тургеневның кайсы әсәрендә Россия табигате белән бергә крепостной крестьяннар да сурәтләнә?
(3 слайд)
Җаваплар. 1. Николай I. 2. К. П. Брюллов, П. А. Федотов, А. А. Иванов. 3. Ампир стиле. 4. А. С. Пушкин. 5. “Аучы язмалары”
II Актуальләштерү.
“Ирек – ул һәркем дә үзенә рөхсәт итә алмый торган байлык”
(Отто фон Бисмарк) (4 слайд)
Ә менә без өйрәнә торган чорда – ХIХ гасырда Россия империясендә барлык кеше дә үзенә ирек дигән байлыкны рөхсәт итә алганмы?
Юк, Россиядә крепостной крестьянның иреге була алмаган.
Хәзер, әйдәгез, экрандагы тарихи документ белән танышып чыгыйк, крепостной крестьянның хәле белән танышыйк. (5 слайд)
Проблемалы сорау куела. Ни өчен соң крепостной хокукны бетерү проблемасы ХIХ гасырда бик кискен торса да, аны Александр II генә бетерә алган? (6 слайд).
Крепостной хокук хакында Россия императорларының фикерләре белән танышыйк. (7 слайд)
III Яңа теманы аңлату.
Без бүген сезнең белән бергәләп дәрестә шушы сорауга җавап эзләрбез.Крепостной хокукны бетерүнең алшартлары, император Александр II шәхесе, крепостной хокукны бетерүнең сәбәпләре белән танышырбыз. (8 слайд)
Крепостной хокукны бетерүнең алшартлары
1825-1855 елларда Россия империясе белән Николай I идарә итә. Николай беренче чоры дип әйткәндә сезнең күз алдыгызга ниләр килә? (9слайд)
Дәүләт аппараты роленең көчәюе;
Самодержавие власте;
Рәсми халыкчанлык теориясе;
“Россия – Европа жандармы”
Революцион идеяләр белән көрәш;
Россиянең техник яктан артта калуы;
Промышленность перевороты башлану;
Консерватизм
ХIХ гасырда икътисадта капиталистик уклад үсә барган саен, ирексез хезмәтнең хуҗалык үсешен тоткарлавы көннән-көн ныграк күренә. НиколайI һәм Александр I заманында крепостной хокукны бетерү турында берничә проет әзерлиләр, әмма дворяннарның күбесе крепостной крестьяннардан башка үз тормышларын күз алдына китерә алмыйлар.
Император Александр II шәхесе (10 слайд)
Александр император Николай I белән императрица Александра Фёдоровна гаиләсендә 1818 елның 17 апрелендә өлкән бала булып дөньяга килә. (11 слайд)
(12, 13 слайдлар)
Аның төп остазы – шагыйрь Жуковский була.
1834 елдан Николай I улын дәүләт эшләренә тарта башлый. (14 слайд)
Тәхет варисы Россия, Көнбатыш Европа буйлап ике сәяхәттә була. Себердә декабристлар белән очраша, аларны бик кызгана. (15 слайд)
Тәхеткә ул 36 яшендә, дәүләт эшчәнлеге белән ныклап таныш булган хәлдә утыра.
(16,17слайдлар)
Россиянең Кырым сугышында җиңелү сәбәпләрен аңлаган хәлдә ул Россия державасының абруен, бөеклеген бар нәрсәдән өстен дәүләт эшлеклесе буларак ул реформалар юлына баса. (18 слайд)
Россиянең крепостной хокук белән алга бара алмаслыгын аңлаган Александр II “Крепостной хокукны түбәннән бетергәнчегә кадәр югарыдан бетерергә кирәк”, - ди. (19 слайд)
Александр 2 Мәскәү дворяннарын крестьянны азат итү эшенә керешергә чакыра. 1857 ел. (20 слайд)
Бирем. Бирелгән җөмләләрне логик тәртиптә тезәргә. (21 слайд)
Крепостной хокукны бетерү сәбәпләре (22 слайд)
Крепостной хезмәтне җитештерүчәнлек дәрәҗәсе түбән булу;
Капитализм үсеше өчен крестьянның шәхси иреге булмауның комачаулавы;
Крепостной хокукның иҗтимагый тынычлык өчен куркыныч булуы;
Россия өчен Бөек держава статусын югалту куркынычы;
Крепостной хокукның әхлаксыз күренеш булуКрепостной хокукны бетерергә! Әмма ничек? (22 слайдлар)
Авыл хуҗалыгы проблемасы 19 гасырда гына түгел, һәрвакыт, һәр илдә бар. Ә бүген, Россиядә.... (24 слайд)
IV Осталык һәм күнекмәләр формалаштыру
137-138 битләрдәге документларны уку, анализлау. Крепостной хокукны бетерү сәбәпләрен кабатлау. Проблемалы сорауга бергәләп җавап бирү. (25 слайд)
V Өй эше.
Иҗади бирем. “Крепостной хокуклы крестьянның император Александр 2 гә хаты”. (26 слайд)
Игътибарыгыз өчен рәхмәт