Эссе. Б?ек Ватан сугышы – барыбыз ?чен д? бер


Титульный лист1.Название работы: «Великая Отечественная – одна на всех» («Бөек Ватан сугышы – барыбыз өчен дә бер”)
2.Автор: Вахитова Альфиназ Фоатовна, 16 лет, 10 класс; место жительства: Азнакаевский муниципальный район, с. Тумутук.
3.Полное название образовательного учреждения: Мунициальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Средняя общеобразовательная школа села Тумутук” Азнакаевского муниципального района.
4.Адрес общеобразовательного учреждения: ул. Гагарина, д.1
5.Номер телефона: 8(85592)34388
6.ФИО учителей подготовившего ученика: 1.Вахитова Анфиса Тахировна (учительница истории и обществознания ) 2. Кашапова Фирюза Фирдаусовна (заместитель директора по учебной части)



Эссе.
Бөек Ватан сугышы – барыбыз өчен дә бер
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халыклары дошманга каршы бердәм күтәрелделәр. Тик ике юл бар: я – үлем, я – җиңү!
Безнең Тымытык авылыннан Ватаныбызны кара фашизмнан азат итүгә барысы 542 кеше киткән. Аларның күбесенә җиңү көнен күрү, туган авылына, балалары, гаиләсе янына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Шуларның 266 сы мәңгегә сугыш кырында ятып кала, 276 сы гына исән калып туган җиребезгә кайта. Әйе, җиңү зур корбаннар бәрабәренә килде. Бөек Ватан сугышында Татарстанда яшәгән халыкның уннан бере һәлак булган. Без бүген дә исән ветераннарның дулкынлы сөйләмнәрен, чәчләренә вакытсыз чал кергән аналарның сугыштан кайтмый калган ирләрен, улларын көтеп үксеп-үксеп елауларын ишетәбез. Хатынь авылы набатлары яңгырап, безне кабат-кабат кисәтә: “Сугыш бүтән кабатланмасын!”
Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. Авылыбызда бары өч ветеран исән. Озак еллар безнең “Авангард” колхозы составында булган якын күрше авыллар – Күк-Тәкә һәм Әгер авылларында бары берәр генә ветеран исән. Без, 5-11 сыйныф укучылыры, барлык ветераннарыбызны Ватанны Саклаучылыр көне һәм Җиңү бәйрәме көне белән һәр ел саен тәбриклибез. Алар белән очрашу, өйләренә барып аларга төрле ярдәм күрсәтү бездә зур кызыксынучанлык, аларга карата зур хөрмәт хисләре уята. Шунысы кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Быелгы очрашуга да аларның бары тик берсе генә килә алды. Сүземне очрашуга килгән Күк-Тәкә авылы ветераны Сайфуллин Самигулла Заһидулла улы турында дәвам итәм. Бүгенге көндә аңа 91 яшь. Җор телле ветераннның сугыш истәлекләрен һәр укучы тын да алмыйча тыңлады. Бераз гына вакыт кече лейтенентлар хәзерләү курсларын үзләштергән курсант 1942 елда сугышка кереп китә. Курск дугасы, Орел, Белгород азат итүләрдә катнаша. 1943 елда ул аягына үтәли пуля ярасы ала. Аның сугыш елларында күргән авырлыклары: янган танк астында ике тәүлек ятуы, көчкә тын алып яткан Заһидулла агай янына ярдәм күрсәтә алырдай тагын бер солдатның килеп чыгуы һәм аны госпитальгә озатырга мөмкинлек туу - аның гомерен саклап кала. Ветеранның батырлыгы Беренче, Икенче, Өченче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән билгеләнгән. Ул - фронтовик Сайфуллиннар династиясенең бүгенге көндә исән булган бердәнбер кешесе.
Бөек Ватан сугышының иң кайнар нокталарында булган иң өлкән авылдашбыз - Шарипов Фатыйх Шәрип улы. Сугыш башланган вакытта ул Ленинград өлкәсендә хәрби хезмәттә була. Эстония чигендә беренче тапкыр сугышка керә. Бу сугышта 500 кешелек 546 нчы укчылар полкыннан бары тик 72 кеше генә исән кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Ленинград блокадасы юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Авылыбыз ветераны Харрасов Әхмәтриза Харрас улы 1943 елның 3 февраленнән Мәскәү шәһәре янында хәрби өйрәнүләр үтә. Бу вакытта ул Мәскәү кырындагы Коломойский поселыгы кырында каты яралана. Госпитальда дәваланып чыккач, аны Мәскәү хәрби заводына эшкә җибәрәләр. Ул анда 1945 елдга кадәр эшли. 1945-1948 нче елларда сак хезмәтендә хәрби йөкләр озатып йөри. Бу хезмәтендә Әхмәтриза Харрас улы берничә тапкыр Берлинга кадәр бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп медальләр һәм Почетлы грамоталар белән бүләкләнә.
Авылыбызның өченче Бөек Ватан сугышы ветераны Хакиҗанов Фазылҗан Хәкимҗан улы 1944 елда сугышка китә. Ул Брест, Барановичи, Минск, Гомель шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша. Армиядә 1951 елга кадәр хезмәт итә. Ватан сугышы ордены һәм 18 юбилей медальләре, ТАССР Югары Советы Президиумының Почетлы Грамотасы белән бүләкләнә.
Әгер авылы Бөек Ватан сугышы ветераны Якупов Мөдәррис Вәлиулла улы 1943 елда армиягә хезмәт итәргә алына. 1944 елда фронтка сугышка китә.1945 елда каты яраланып госпитальгә эләгә. Аннан ул бары тик 1946 елда гына туган җиренә әйләнеп кайта. Мөдәррис Вәлиулла улының батырлыгы Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән билгеләнгән.
Менә шундый сугыш елларын үткән безнең авылдашларыбыз. Аларның сугыш истәлекләре һәрчак безнең күңелләрдә сакланыр. Сугыш беркайчан да кабатланмасын. Илебез күге һәрчак аяз булсын.
Безнең авылда Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаганнарга һәйкәл куелган. Күбесенең кайда һәлак булуы билгеле булса да, арада хәбәрсез югалучылары да бар. Соңгы вакытта сугышта үлеп калучы һәм хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматлар табу мөмкинлеге ачылды. Сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар язмышына беребез дә битараф булмасак иде. Музейларга куяр өчен документлар эзләп, киләчәк буыннырга сугыш чоры фаҗигасен бөтен тулылыгы белән күрсәтү кирәк. Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге юк. Без үзебезнең тарихыбыз белән кызыксынырга, аны өйрәнергә бурычлы. Совет халкының Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!Әйе, бар да истә, бернәрсә дә онытылмый. Онытырга хакыбыз юк!
Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә,
Бухенвальд та җырлый, Хатынь да...
Һәйкал җыры –
Батырлыкка гимн –
Мәхәббәт һәм нәфртәт хакында!
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик,
Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!