Научная статья на тему Б?ек Ватан сугышы чорында и?ат итк?н татар язучылары.


Бөек Ватан сугышы чорында иҗат иткән татар язучылары.
Быел Бөек җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. 70 ел – үзе бер гомер... Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Бу уңайдан мәктәпләрдә сугыш турында, җиңү көне безгә ничек килүе турында төрле чаралар үткәрелә. Бу фәнни эшемне сыйныф сәгатьләренә һәм әдәбият дәресләренә әзерләнгәндә кулланырга мөмкин. Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңүне ничек яулап алынуы турында хәзерге көндә мәгълүмат бик күп. Татар балаларына бу сугышта катнашкан татар ул һәм кызлары аларны үзләренең әсәрләре белән җиңүгә канатландырган татар язучылары һәм аларның әсәрләре белән таныштыру, алар хакында мәгълүмат бирү татар теле укытучысының төп бурычы дип саныйм.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк илебез халкы бердәм рәвештә Ватанның азатлыгын саклау өчен изге көрәшкә күтәрелә. Сугышның беренче елларында ук татар китап нәшрияты чыгарган сәяси әдәбиятның гомуми тиражы ярты миллионнан артып китә. Сугыш елларында Казан илебез матбугатының иң әһәмиятле үзәкләренең берсенә әверелә. Шәһәрдә вакытлыча берничә үзәк газета да чыга.Татар телендә фронт газеталары 1942 нче елның июлендә чыга башлый һәм укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә 16 фронт газетасы чыккан. Аларда Г. Кутуй, А. Шамов, Р. Ишморат, Г. Әпсәләмов, И. Гази, А. Әхмәт, Х. Госман, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, Б.Рәхмәт һ.б. язучылар эшли. Фронт газеталары сугышчыларны герой көрәшкә рухландыру белән бергә татар әдәбияты традицияләрен үстерүдә дә зур роль уйныйлар. Аларда Татарстан эшчеләре һәм колхозчылары тормышы еш басылу фронт һәм тылның элемтәсен күрсәтә.
Хат – сугыш еллары әдәбиятында иң киң кулланылган жанр формасы. Әдәби һәм публицистик хат, мөрәҗәгатьләр сугыш еллары матбугатында еш күренә. 1943 нче елның 5 мартында “Правда” һәм “Известия” газеталарында басылып чыгып сугышчыларда зур рухи күтәрелеш уяткан “Татар халкының фронтовик татарларга язган сәлам хаты”н искә төшерү дә җитә. Мәсәлән, Ш. Маннурның “Хат көтәм” шигырендә якын кешеләреннән килгән өчпочмаклар солдат тормышындагы иң зур шатлык була:
Ераклардан, окоп эчендә
Көткән чакта таңнар атканың,
Тик бер авыз җылы сүзең дә
Нинди кыйммәт монда, аппагым!
Нинди кыйммәт монда, аппагым!
Хат йөрәккә яман көч бирә
Һәм күңелгә канат үстерә.
Яңа гайрәт, яңа үч белән
Ыргыласың дошман өстенә
Ыргыласың дошман өстенә.
Сугышның башында поэзия халыкны изге сугышка күтәрелергә чакыра. Бу чордагы шигырьләр нигездә публицистик характерда булып, халыкны дошманга каршы көрәшкә чыгарга өндиләр. Беренче әсәрләрдә фашистлар башлаган сугыш тыныч тормышка каршы куеп сурәтләнгән. Шигырьләр агитацион рухта иҗат ителгән.
Сугышның беренче чор әсәрләренә хас булган уртак темаларның берсе дошманга каршы күтәрелүче солдатның ант бирүгә гәүдәләндерү. М. Җәлилнең “Тупчы анты”, Ф. Кәримнең “Ант” шигырьләре:
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә – балам. Син әнкәсе аның Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән Бер адым да артка чигенмәм.
1942 нче елның май-июнь айларыннан 1943 нче елның көзенә кадәр чорда солдат образын күп яклы итеп гәүдәләндерүгә бәйле рәвештә, фронт вакыйгаларын көтелмәгән очрашу, яки аерылу, разведкада күргәннәрне һәлак булган иптәшләр белән саубуллашу, туган илне сагыну һәм башка хисләрне сурәтләү киң урын ала. Ш. Мөдәррис “Землянкада”, “Сукыр лампа”, С. Хәкимнең “Хат”, “Дуслар”, Б. Рәхмәтнең “Сәлам хаты”, Ш. Маннурның “Ял минутларында”, Ә. Фәйзинең “Вагонда,” һәм башка шигырьләрен китерергә мөмкин. Кайбер шагыйрьләр иҗатында солдат образы сугыш эпизодында күрсәтелми диярлек. Мондый әсәрләрдә лирик геройның сугыш, Ватан язмышы, тылда калган якыннары турында уй-кичерешләре, туган ягын сагыну хисләре билгеле. Татар шигырьләренең лирик герое еш кына Туган җирен искә алганда Идел образына мөрәҗәгать итә. Ф. Кәрим, Г. Хуҗи иҗатларын мисалга китерергә мөмкин.
1943нче елның көзеннән башлап сугыш китергән фаҗигале кичерешләр әкренләп куану, шатлану тойгысына да урын бирә бара.Сугышның соңгы чорында туган ил турындагы әсәрләр күбәя. Тыл һәм фронт берлеге алгы планга чыга. Сугыш чоры татар поэзиясенең жанрларын карасак, без анда лирик төргә караган шигырь, поэма, баллада, очерк кебек жанрлар өстенлек итүен күрербез. Очерк һәм кыска хикәя сугышның башлангыч чорында прозаның иң актив әйдәп баручы жанрларыннан булган.Чөнки бу жанрлар хәрби заман тормышының кызу агымын тиз арада күрсәтергә мөмкинлек бирәләр. Бөек Ватан сугышы прозасында нәсер жанрының кабат күтәрелеп китүен һәм яңаруын әйтергә кирәк. Бу чорда иҗат ителгән нәсерләр фронт һәм тыл вакыйгаларына авторның мөнәсәбәтен, аның уй-хисләрен укучыларга тиз арада белдерергә мөмкинлек биргән. Ш. Мөдәррис, Г. Бәширов, Ә. Еникиләр нәсер жанрында бик актив эшләгәннәр. Г. Кутуйның “Сагыну” нәсере аеруча популяр булган. Бу чорда актив иҗат иткән мылтыклары һәм каләмнәре белән көрәшкән фронтовик татар шагыйрьләреннән М. Җәлил, Ф. Кәрим, А. Алиш, Г. Кутуй, Х. Мөҗәй, Р. Саттар, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, С. Баттал, М. Хөсәен, Н. Баян, Н. Арсланов исемнәрен тагын бер тапкыр искә төшерү урынлы булыр иде дип уйлыйм.
Фронтовик татар язучы һәм шагыйрьләре күбесе сугыштан туган илләренә әйләнеп кайтмыйлар. Җиңү көнен үзләренең гомерләре бәрабәренә якынайталар. Ил тарихына үзләренең исемнәрен язып калдыралар. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт. Ә безнең бурычыбыз – аларның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру. Татар балаларына җиткерү.
Кулланылган әдәбият исемлеге.
Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе. Шигырьләр һәм поэмалар. Казан-кит.нәшр.
Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. Төзүчесе: Флёра Ганиева, Казан, хәтер тарих нәшр, 2002.
Мәҗитов З. “Сугышчан поэзия”, Казан тат.кит.нәшр., 1975.