Тема: «Б?ек Ватан сугышы минем гаил? тарихында»


Мин, Рахматуллова Галия, 6 сыйныф укучысы.
Уткәнне белү, синең киләчәген
Хәтерләүдән курыкма син!
Уткәненне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни игкәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Минем фәнни – эзләнү эшемнең темасы: “Бөек Ватан сугышы – минем гаилә тарихында
Минем сайлап алган темамның актуальлеге. Бүгенге көндә гаиләнең тарихын өйрәнү.
Фәнни-тикшеренү эшемнең төп объекты булып Калимуллиннар гаиләсе, аларның шәжәрәсе, Бөек Ватан сугышында һәрбер гаилә әгъзасының илне саклауга керткән өлешен өйрәнү, әби-бабаларның язмышы.
Аларның чиксез батырлыгы турында без кинолардан карап, тарих дәреслекләреннән укып, язучыларыбыз сугыш темасына иҗат иткән әдәби әсәрләр белән танышып беләбез.
Быел Бөек Ватан сугышының 71 еллыгы булып узды. Сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы тере һәйкәлләр – ветераннарыбыз бар. Шунысы кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя.
Минем Мидхат бабай һәм анын гаиләсе тарихын беләсем, өйрәнәсем, кешеләргә җиткерәсем килде. Бу гаиләнең тормышы – меңләгән гаилә тормышына охшаган да, үзенчәлекле дә; бу зур тарихның бер күзәнәге.
1918нче елның 19 нчы гыйнварында Кәлимуллиннар гаиләсендә Зиннәт улы Мидхәт беренче бала булып дөньяга аваз сала. Шул чорның һәрбер малае кебек ул да укыган, үскән һәм гаиләдә олыларга булышкан....
1943 нче елда 17 яшь тулуга Мидхәткә дә фронтка барырга хәбәр килә. 29 нчы гыйнварда ул илебезгә басып кергән ерткычларга каршы көрәштә сугышчылар белән бер сафка баса. Ул фронтта - укчылар полкының минометчигы була. Ул 1945 нче елның 9 нчы маена кадәр укчылар полкы белән Белорус фронтында Ватаныбызны саклауда катнаша.
Бөтен Россия, Европа буйлап Берлинга кадәр күпме юллар, күпме ил чикләре узган! Мидхәт бабай бу еллар турында искә алырга яратмый иде.. “Телевизордан онытылмас сугыш елларында кешеләрнең газаплануларын, үлемен күрсәтсәләр, әтиемнең колакларын куллары белән каплап икенче бүлмәгә чыгып китүе әле дә күз алдымда.” – ди: минем әбием .
Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәтләре өчен Кәлимуллин Мидхәт Зиннәтулла улы түбәндәге орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән: 3нче дәрәҗә Дан ордены; “Батырлык өчен” медале 1944ел.; «Сугышта хезмәтләре өчен»; «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, 1946 нче ел; 2 нче дәрәжә Бөек Ватан сугышы ордены» 1985 нче ел һәм башка истәлекле юбилей медальләре.
Мидхәт бабай үз хезмәтенә бик җаваплы караган. Аның мактау хатлары һәм Почет грамоталары да бар. Кеше арасында ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, кешелеклеге, игелеклеге белән аерылып торган. Мидхәт бабай барысын да үтәгән. Бүгенгесе көндә аның 6 оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Ул 1993 нчы елның 12 октябрьендә вафат булган.
Бабайның якты хәтирәсе безнең күңелләрдә мәңге калыр! Җир йөзендә анын балалары, оныклары, оныкчыклары - аның дәвамы. Башкаларга терәк һәм үрнәк булып, тормыш сикәлтәләрендә егылып калмыйча яшәгәннәр алар. Үзеннән соң игелекле балалар, матур эшләр калдырганнар. Кеше турында башкалар күңелендә матур хатирәләр сакланса, аның исеме яши.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас... Бөек Ватан сугышы тәмамланганга, никадәр вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.
Сугышлар булмый корбансыз.
Ансыз – юк Җиңү туе.
Ә без үлгәннәр алдында
Бурычлы гомер буе!