Урок по татарскому языку на тему Б?йлек ??м б?йлек с?зл?р


Тема: Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
Максат: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү;  татар халкының күренекле кешеләре белән танышуны дәвам итү.
Дәрес төре: иҗади-эзләнүле.
Дәресне җиһазлау, материал: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”, 89-91 битләр; карточкалар, тест, К.Насыйри портреты, интерактив такта, презентация ,   компьютер, таблицалар.
Көтелгән нәтиҗә: ярдәмче сүз төркеме буларак бәйлекләр турында тулы төшенчә бирү, бәйлекләрнең рус теле белән татар теле арасындагы аермасын, урынын белдерү. Укучыларга телдән һәм язма сөйләмдә бәйлекләрне дөрес куллана белүләрен , бирелгән биремнәр буенча анализ ясый, дөрес эшләү ысулларын күрсәтү.Шулай ук укучылар парлап, төркемнәрдә эшли белүләрен күрсәтү. Дәрес ахырында балалардан үзләренең эшләренә һәм сыйныфка бәя бирдерү. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне истә калдыру. Аларны сөйләмдә дөрес куллану.
Дәрес барышы
Оештыру өлеше.
Исәнләшү.
Исәнмесез,укучылар. Бүген бездә кунаклар бар, әйдәгез исәнләшәбез, утырыгыз. Бүгенге дәрес безнең гадәти түгел, ә иҗади-эзләнүле. Шуның өчен дә фикерләрегезне туплап тулы, дөрес җаваплар бирергә тырышыгыз. Мин сезне ике төркемгә бүлдем. Без дәрестә биремнәрне, күнегүләрне төркемнәр белән бергәләшеп эшләрбез.
Дәреснең уңышы-сезнең тырышлыкта,
Сыйфаты-сезнең җаваплылыкта.
Тырышкан аңлар,фикерләрен барлар
Әле сезнең ныклап , белем туплар чаклар!
Дәреснең девизы: “НӘРСӘНЕ ДӘ БУЛСА ӨЙРӘНЕР ӨЧЕН 1слайд
АНЫ ҮЗЕҢӘ АЧУ ЯХШЫРАК”.
Аннан соң НӘРСӘ БЕЛӘБЕЗ, ШУНЫ ИСКӘ ТӨШЕРӘБЕЗ 2слайд
ДӘРЕСНЕҢ ТӨП СОРАВЫН АЧЫКЛЫЙБЫЗ
ЯҢА БЕЛЕМНӘР АЧАБЫЗ
ЯҢА БЕЛЕМНӘРНЕ КУЛЛАНАБЫЗ
II. Актуальләштерү
Өй эшен тикшерү. 3слайд
Терәк сүзләр кулланып “Тау шуганда” исемле күләме зур булмаган хикәя язып килергә кушылган иде. (Берничә бала үзе язган хикәяне укый .)
Укытучы:Бик матур хикәяләр язып килгәнсез.
Үткәннәрне кабатлау.
Без хикәяләребездә терәк сүзләр кулландык. Әйдәгез әле терәк сүзләрне тагын бер тапкыр укып чыгыйк. 4-слайд
Мәктәп, белән, күңелле, дәрес, кебек, якты, өчен, бара, әни, шуа,чана, матур,тау,ташый.
Сүзләрне ничә төркемгә бүлеп була? Ниндиләргә?
Исем Сыйфат Фигыль мәктәп күңелле бара белән
дәрес якты шуа кебек
әни матур ташый өчен
тау чана Беренче төркемгә туры килгән сүзләрне укыгыз. Бу сүзләр нинди сүз төркеменә туры килә? Дәлилләгез.
Укучы: Алар исем сүз төркеменә керә.
Укытучы: Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?
Укучы: Аларга сорау куеп була.
Укытучы: Нинди сорауларга җавап бирә?
Укучы: Кем? Нәрсә?
Икенче төркемдәге сүзләрне укыгыз.Бу сүзләр нинди сүз төркеменә туры килә? Дәлилләгез.
Өченче төркемдәге сүзләрне укыгыз.Бу сүзләр нинди сүз төркеменә туры килә? Дәлилләгез.
Укытучы: Ә кайсы сүзләр артык калды.
Укучы: Сүзләрне әйтә.
Укытучы: Ни өчен?
Аларга сорау куеп булмый. Аларның мәгънәсен аңлатып булмый.
Яңа теманы аңлату
Дөрес, без татар теле, уку дәресләрендә бәйлекләр белән очраштык. Ләкин без алар турында яхшылап өйрәнмәдек. Бүгенге дәресебездә без бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр турында тулы мәгълүмат алырбыз, алар нәрсә өчен кирәклеген, язылышын ачыкларбыз, татар телендәге үзенчәлекләрен белербез.
Сез бәйлекләргә сорау куеп булмый дидегез. Сорау куеп булмый торган сүзләр ни өчен кирәк? Хәзер шуны ачыклап китәрбез. Дәреслегебезне ачып, 229 нчы күнегүне карап китик.
Әни белән бару; мәктәпкә хәтле бару; кичкә кадәр уку; авыл аша кайту; көзге кебек ялтырау; иртәдән бирле эшләү; өйгә таба йөгерү, карандаш белән язу.
   Калын хәрефләр белән язылган сүзләрне төшереп калдырып укып карагыз әле.
   Я, ничек, матур чыктымы? Аңлашыламы?
Димәк, бу сүзләрне төшереп калдырып булмый икән. Алар ни өчен кирәк була инде?
Укучы: Сүзләрне бәйләр өчен.
(Компьютер экранында кагыйдә язылган. Бер укучы кычкырып укый.) 5слайд
1)Бәйлекләр- ярдәмче сүз төркемнәре. Аларга сорау куеп булмый. Алар сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләп киләләр. Мәсәлән: белән, өчен, аша, сыман, шикелле, аркылы, хәтле, таба, кадәр, бирле, соң һ.б 5слайд
2)Исемне фигыльгә бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмче исемнәр бәйлек сүзләр дип атала. Бәйлек сүзләрдә III зат тартым һәм юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары була. Мәсәлән: ас, өс, арт, ал, ян, урта, тыш, урта, төп һ.б 6слайд
Укытучы: Бәйлек һәм бәйлек сүзләр күп, без аларны әкренләп истә калдырырга тырышырбыз. Балалар, татар телендәге үзенчәлекләргә игътибар итегез!
Татарча янында, артында, белән, өстендә, астында һ.б бәйлекләр рус телендәге нәрсәләргә туры килә?
Укучы: Предлогларга.
Рәсемнәр буенча бәйлек сүзләрне һәм бәйлекләрне тәрҗемә итик. 7слайд

Тәрҗемә итик. Коробка алдында, коробка артында, коробка янында, коробка белән, коробка өстендә, коробка астында, коробкадан,коробкада, коробка буенча, коробка аша, коробка тирәли, коробкага таба.
Сүзлек эш. Укучылар бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең тәрҗемәләрен сүзлекләрдә язалар. 8 слайд
Укучылар яхшылабырак карагыз әле, тагын нәрсәгә игътибар итәбез.
Укучы: Тәрҗемә иткәндә бәйлекләр урыннарын алмаштыралар.
IV. Белемнәребезне ныгыту.
Укучылар төркемнәрдә эшлибез. Экранда Русча җөмләләр язылган, аларны татарчага тәрҗемә итәргә кирәк. (1төркем алдагы 4 җөмләне тәрҗемә итә, 2 нче группа калган 4 җөмләне бергәләшеп тәрҗемә итәләр –дәфтәр битләрендә) (төркемнәрдәге укучылар арасыннан бер бала җавап бирә). (экранда чыксынмы?) 9слайд
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА 10слайд
Ә хәзер ял итеп алыйк. Мин дөресен әйтсәм ике тапкыр кул чабабыз, дөрес булмаса чапмыйбыз.
Бабай мич эчендә, ә утыннар мич өстендә. -
Өстәл өстендә коймаклар, ә өстәл астында итекләр.+
Сарыклар елгада, ә балыклар сарайда.-
Кош канаты белән, ә кеше самолёт белән оча.+
Рәсем өстәл астында , ә урындык өстәл өстендә.-
Урам аша чыгабыз, кибет янына киләбез.+
Укытучы: Бәйлекләрне очраттыкмы?
Укучы: Әйе.
Укытучы: Димәк алар сөйләмебездә еш кулланылалар.
Укучылар без Каюм Насыйри турында ишеткәнебез бар. Аның турында нәрсәләр беләбез, кем ул?
Укучы: К.Насыйри галим, журналист,укытучы, аның исемендә музей, урам бар.
Укытучы: Бик әйбәт, дәреслектәге 230 нчы күнегүне карап китик. Каюм Насыйри турындагы текстны укый башлаганчы яңа сүзләр белән танышып китик (бер укучы укый) 11слайд
СҮЗЛЕК ЭШЕ 12 слайд (УКЫйлар)
Зирәк – сообразительныйТөп – основной
Чикләнми – не ограничивается
Гомере буе – всю жизньНыгыта - укрепляет
Җөмләләрне укып чыгыгыз. Әйтегез әле анда язылган сүзләр мәгънәләре буенча бер- берсенә бәйләнгәнме?
Укучы: Юк.
Җөмләдәге сүзләрне ничек бәйләргә, текстта нәрсәләр җитми?
Укучы: Анда нокталар урынына бәйлекләр куярга кирәк.
Әйдәгез бәйлекләрне өстик. Үзлектән бер кат укып чыгыгыз. Укып бетергән кеше кул күтәрә.
Укчылар җавап бирә.
Укытучы: Җөмләләр арасында сүзләр бәйләнделәрме? Алар нинди урын алып торалар?
Дөрес, бәйлекләр җөмләләрне бәйләп киләләр. Шуңа күрә алар ярдәмче сүз төркемнәре дип атала.
Укытучы: Ә хәзер текст астында язылган биремне укыйбыз.
Укучы: Казанда К.Насыйри исеме белән бәйле урыннарны беләсеңме? Укытучы: Мин сезгә К.Насыйри буенча материаллар алып килергә кушкан идем. -13 слайд
Группаларда эш. Һәр группа үзләре алып килгән рәсемнәр буенча берничә җөмлә белән хикәя төзеп яза. Беренче группа музей буенча, ә икенче группа урамы буенча. Соңыннан ике группа язганнарын укыйлар.
Мәсәлән: Музей буенча
1. Музей буенча- Каюм Насыйри-галим, язучы,укытучы. Казанда Каюм Насыйри музее бар. Музейда К.Насыйриның хатлары, дәреслекләре, мемориаль экспонатлары саклана. Аның анда сәгате, таянып йөргән таягы, сандыгы бар. Анда күргәзмәләр еш оештырыла.
2.Урамы буенча- Каюм Насыйри татар халкының горурлыгы. Аның исемендә урам бар. Бүген ул иң матур, тарихи урамнарның берсе. Ул урам җәяүлеләр урамы дип атала. Бу урамда безнең шәһәрнең матур биналары бар.


Укытучы: Бик әйбәт.Аның турында укыганнарны истә калдырабыз.
Белемнәребезне тикшерәбез.
Күз алдына китерегез, сезнең сыйныфташыгыз авыртып киткән, ул бүген дәрестә юк. Ничек сез аңа татар теле дәресе турында сөйләрсез?
Аның өчен әйдәгез тест сораларына җавап бирик. Сезнең өстәлләрдә без үткән тема буенча тест сораулары. Шуларны эшләгез. Тест бик җайлы. Әйе (+) яки юк (-) дип кенә җавап билгелисе. -14 слайд
Сораулар Әйе (+) Юк (-)
Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр бар  +  
Бәйлекләр сүзләрне бәйли  +  
Бәйлекләр килеш белән төрләнә  +  
Белән бәйлеге кем? соравына җавап бирә   -
Яшел сүзе - бәйлек   -
Өс, ас, ян, ал, арт – бәйлек сүзләр  +  
Кебек, сыман, шикелле – бәйлекләр  +  
Көрәк белән казу сүзтезмәсендә белән бәйлеге исемнән соң килә  +  
Бәйлекләр сорауга җавап бирми, аларның мәгънәсен аңлатып булмый  +  
Предлог сүзе татарчага бәйлек дип тәрҗемә ителә + Укытучы: Эшләп бетергәч,укучылар бер-берсенең эшен тикшерә. -15 слайд

Хатасыз-“5” ле
1-2хата- “4” ле
3-4 хата- “3” ле
5 тән артык-”2” ле
V. Өй эше. Татарча газет- журналлардан бәйлек һәм бәйлек сүзләр кергән өчәр җөмлә язып килергә. -16 слайд
VI. Дәрескә йомгак. -17-18 слайд
- Балалар, без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? Алар ни өчен кирәк? Нинди бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр беләсез?
Бүгенге дәресебез сезгә ошадымы? Билгеләр куела.
Дәресебез тәмам, сау булыгыз. 19 слайд
*Вакыт калса
1. “Артыгын әйт” уенын уйнап алыйк. Сез карточкаларда да, экранда да сүзләр күрерсез. Шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган, шуны әйтергә тиешсез 20 слайд
1 рәт
1. Көндәлек
2. Дәреслек
3. Сүзлек
4. Укый
2 рәт
1.Янында
2. Астында
3. Бетергеч
4. Өстендә
3 рәт
1. Шуа
2. Уйный
3. Сикерә
4. Чаңгы
2. Әйдәгез әле укучылар сөйләшеп алыйк. Бәйлекләр сөйләмне баета дидегез. Бөйлекләрне кулланып, бер-берегезгә сорау-җавап биреп аралашып алыгыз.