Рус телле балаларга татар теле ?йр?т? алымнары


Абдуллина Гөлнара Вәзир кызы,
Багаутдинова Алмира Әхмәтнәҗип кызы
Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле
белем бирү учреждениесе -
“17нче урта белем бирү мәктәбе”
Рус телле балаларга татар теле өйрәтү алымнары
Риза Фәхреддин әйткән: “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәрэш эшләргә, байлык вш һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Бу сүзләр тирән әһәмияткә ия. Укытучы эшчәнлеге киләчәк белән турыдан-туры бәйләнгән, ләбаса. Үзебезнең эш-гамәлләребез белән бала күңеленә үтеп кереп, аның шәхесен төрле яктан үстерү һәм җәмгыятькә файдалы кеше тәрбияләү, безнең төп максатыбыз. Без, 17нче гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында рус балаларына татар теле укытабыз. Безнең алда укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүе бурыч итеп куелган. Шуның өчен балаларда телгә кызыксыну уятырга , сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланырга тырышабыз. Шуңа күрә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып һәм дәрестә төрле алымнар кулланып, аларны актив сөйләмгә чыгару күз уңында тора. Иң беренче чиратта, балаларда телне өйрәнү теләге уяту бик мөһим.
Рус телле балалар өчен, татар теле чит тел. Аны укучылырыбызга өйрәтү бик катлаулы эш. Бу өлкәдә максатча эш алып барып, яңа эш формалары, методлар һәм уңышлы алымнар кулланып, эшләгәндә генә эшнең уңай нәтиҗәсе булырга мөмкин. Без нәкъ шулай эшлибез дә. Үз тәҗрибәләребездә яңа эш формаларын, методларын кулланып эшләүгә, уңышлы алымнар эзләүгә һәм куллануга әһәмият биреп эшләргә тырышабыз.
Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә аралашырга, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, лексик байлыкларын арттыру. Алган белемнәр нигезендә сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, эшчәнлек барышында балалар арасында аралашу булдыру. Укучы балаларга нәтиҗәле белем бирү – укытучының мөһим бурычы булып тора.
Безнең бурыч – укучы балаларның үткән темаларны, өйрәнелгән лексик берәмлекләрне, материалны үзләштереп баруларына ирешү; татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; сүзләрне тиешле структурада кулланып, җөмлә төзергә өйрәтү; сорау җөмләләрне аңлап, дөрес җавап бирә белүләренә ирешү; җөмләдә исем, алмашлык, сыйфат, фигыль һ.б. сүз төркемнәрен, кушымчаларны дөрес кулланырга өйрәтү. Әйтелеп кителгәннәргә ирешү өчен дәресләрдә җанлы эш алып барыла. Ягъни, сөйләгәнне тыңлап аңлау; диалог-монологлар төзү; ситуатив, коммуникатив күнегүләр үтәү; текст өстендә эшләү; дөрес язу күнекмәләрен булдыру; текстларны үзгәртү (мәсәлән, беренче зат исеменнән сөйләтү, яздыру); сүзлек диктантлары язу; сүзләрнең транскрипциясен язу; язма эшләр, тестлар үткәрү өстендә эш алып барырга тиешбез.
Бала мөмкин кадәр җанлы итеп актив сөйләмгә тартылса, дәрестә татар телендә аралашу булса, нәтиҗәсе дә була. Сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә уеннар зур әһәмияткә ия. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа лексик берәмлекләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар. Шулай итеп, баланың сүзлек байлыгы арта.
Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен сюжетлы рәсемнәрне, картиналарны да еш кулланабыз. Бу баланың хисенә тәэсир итә, сөйләмдә образлы сүзләр кулланырга булыша. Рәсемгә карап хикәяләү – иҗади эш. Бу безнең дәресләрдә алыштыргысыз әйбер. Һәр дәрес башында фонетик күнегүләр үткәрелә, монысы, үз чиратында, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнү күнекмәләре.
Рус балаларына татар телен өйрәткән вакытта, ике телне чагыштыру, аларда аерманы күрсәтү артык булмас. Җөмлә структурасында нинди аерма бар, тәрҗемә иткәндә кайсы сүзләрнең урыннары үзгәрә, моны күрсәтү кирәктер. Чөнки дәресләрдә тәрҗемә эшләренә зур урын бирәбез. Тәрҗемә иткән вакытта, беренчедән, бәйләнешле сөйләм теле үстерелә, икенчедән, җөмләдәге сүзләр тәртибе истә кала.
Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарынна ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа да дәресләрдә аудирование зур урын алып тора. Аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау. Сөйләүче һәм тыңлаучы сөйләм теленең мәҗбүри өлешләре булып тора, чөнки сөйләүче өчен – тыңлаучы, тыңлаучы өчен сөйләүче кирәк.
Дәрес кызыклы булса, биремнәр мавыктыргыч булса, сөйләм телен үстерү өстендә дә эш уңышлы була. Укыту эшчәнлеген традицион булмаган дәресләр белән тулыландыру балаларда фәнгә кызыксыну уята. Дәрес-викторина, дәрес-экскурсия, дәрес-бәйрәм, кроссвордлар чишү, үзләреннән төзү кебек дәресләр үткәрелсә, укылган текстларны сәхнәләштерү, төрле бәйгеләр (мәсәлән, иң яхшы укучы, иң өлгер укучы) оештырылса, дәреснең нәтиҗәлелеге нык арта.
Нәтиҗәдә, рус балалары татар телен яратып, аны хөрмәт итеп, дәресләргә теләп йөриләр, актив катнашалар, татар телендә аралашалар. Мәктәп, шәһәр, республика күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашалар, урыннар яулыйлар.
Кулланылган әдәбият
Әсәдуллин А.Ш.,Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
Харисов Ф.Ф. Рус телендә сөйләшүче балаларга татарчага өйрәтүнең башлангыч чоры. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.