Конспект открытого урока по татарской литературе Тезм? фигыльл?р10 класс


Дәреснең темасы: Тезмә фигыльләр.(Составные глаголы.)
Дәреснең максатлары:
1. Белем бирү максаты - Укучыларның тезмә фигыльләр темасы буенча белемнәрен: ясалу ысулларын аңлау , башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат -аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация,проигрователь, кагыйдәләр, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
Дәрес барышы
1.Оештыру.
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү. Кунаклар белән исәнләшү.
Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)
Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!
Укытучы: Укучылар бүген дәрестә кемнәр юк?
Укучы: Дәрестә барысы да бар!
Укытучы:Урамда һава торышы нинди?
Укучы: Урамда көн бик матур,салкын, аяз.
Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?
Бүген атнаның бишенче көне, җомга!
Укытучы: Бик яхшы.
Аудирование.(ишетеп аңлау).
Проигровательдән “Кыш җитте” текстын тыңлыйбыз һәм сорауларга җавап бирәбез.(48 бит)
-Кыш айлары нинди?
-Бездә кыш нинди була?
-Җирне нәрсә каплый?
-Агачлар нинди шәл ябыналар?
-Кыш көне нинди җил исә?
Ситуатив күнегүләр.
-Как ты скажешь,что ты любишь кататься на лыжах
Спроси друга:Любит ли он кататься на лыжах.
2.Актуальләштерү.Укытучы:Укучылар,үткән дәрес темасын искә төшерәбез.Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль.
Укытучы:
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)
Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль дип язабыз. Беренче баганага исемнең билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы ике минут вакыт бирелә.

Билгеләмә(определение) Харартеристика. Нәрсә белән төрләнә?(зат,сан)
(-а/-ә;-ый/-и;+ярдәм
че фигыль- иде.

Тәмамлан-
маган үткән
заман хик.
фигыль
Мисаллар.(примеры ) Капма-каршы мисаллар
(Җыеп алына)
Яңа теманы аңлату.
Тактада текст.Меңләгән,миллионлаган кешеләр спорт яраталар,чөнки ул сәламәтлекне сакларга,үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә.Шәһәрләрдә төрле спорт клублары эшли.Стадионнарда тамашачылар гөж килә.Анда спортның барлык төрләре буенча көч сынала.Олимпия уеннары Грециядә барлыкка килгән.Ярышлар уздырылганда сугышлар тукталып тора.Олимпиа уеннары дуслык символы булып тора. Без спорт уеннары турында китаплар,журналлардан укып чыктык.

Тактада.Сүзлек белән эш:Хис итәргә- чувствовать
ярдәм итәргә- помогать
гөж килә- шумит
көч сынала- борятся
тукталып тора-(войны)прекращаются.
булып тора- является
барлыкка килгән- появилась
укып чыктык - прочитали.
Текстан фигыльләрне табыгыз.Хикәя фигыльләрне табыгыз.
Дәфтәрләрегезне ачыгыз.Бүгенге числоны языгыз.Дәреснең темасын языгыз.
Физминутка.
МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)
Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.
1. Татар телендә ничә килеш бар? (6)
2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар? (4)
3. Хикәя фигыльнең ничә заман формасы бар?
4. Күплек сан кушымчасы ничәү? (4)
5. Сикерә сүзендә ничә нечкә сузык аваз бар? (3)
Укытучы:Экранга карагыз,дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
Тезмә фигыльләр.Составные глаголы.
Тезмә фигыльләрнең ясалу модельләрен карыйк.
1.Исем+фигыль:Хәбәр итү,исбат итү,тавыш бирү.
2.Аваз ияртеме+фигыль:гөж килү,гөрс итү.
3.Фигыль+фигыль: көлеп җибәрү,укып чыгу
Укытучы: Укучылар, димәк, тезмә фигыльләр ничә модель белән ясала?
Укучы: 3 модель
Укытучы: ХАЙ ФАЙВ.Сез мине тыңларга әзерме?
ТИК-ТЭК-ТОУ.
Укытучы:Һәр укучы 3 сүз уйлый,шуларның берсе тезмә фигыль булырга тиеш.12 сүзнең 9 сайлап алып шуларны өчәр итеп тезәбез.Шул сүзләр белән тезмә фигыль кертеп җөмләләр төзибез.
Укытучы: Ә хәзер укучылар җөмләләрнең берсен бер-берегезгә укыгыз.Ә хәзер һәр төркем берәр җөмләне кычкырып укыгыз .Ъзегезгщ охшаган җөмләне дәфтәрегезгә язып алыгыз.
Куиз-куиз трейд.(Бер битне 4 бүләбез)
Кәгазьгә тезмә фигыльгә карата сорау языгыз.Астына дөрес җавапны языгыз.Кәгазьләрны алмаштырып яңа пар табабыз.
5. Йомгак.
Сингл Раунд Робин.
Укытучы: Укучылар, димәк без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
Укучы: Тезмә фигыльләр.
Укытучы:Әйе, бик дөрес.Ясалышы ягыннан тезмә фигыльләр нинди модельләргә бүленә?
Укучы:( Өч).Әйтеп китә.
РЕФЛЕКСИЯ:Кемгә дәрес ошады, кулларыгызны күтәрегез.
Өй эше язабыз: Сезгә 2 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.
1.72 битттәге 5 күнегү.
2.Тезмә фигыльләр кулланып җөмләләр төзеп языгыз,
асларына сызарга.
Укытучы:Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?
Тырышлык булса, уңышлар да булыр!
Сау булыгыз, укучылар!