Викторина по татарскому языку для учащихся русскоязычных групп


-889635-320040
Татарстан Республикасы
“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль
берәмлегенең “7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
“Зирәкләр һәм тапкырлар”
7нче сыйныфның татар һәм рус төркемнәре
катнашында үткәрелгән уен
-889635111125
Әзерләделәр:
татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Батталова Миләүшә Заһит кызы
һәм Якупова Розалия Рөстәм кызы
“Зирәкләр һәм тапкырлар” уены
Максат:
укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
укучыларның сөйләм телен баету;
тел культурасын үстерү;
укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, сораулар язылган карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары.
-5763121905

Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.
Уен барышы.
Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.
Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Зирәкләр һәм тапкырлар” уенын башлап җибәрәбез. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә, туган ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Әйдәгез әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Сүз командаларга бирелә. 2 командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде, әйдәгез алар белән танышыйк.
(2 команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә)
1 тур
Алып баручы. Уенга кереп китү, җылынып алу өчен җиңел сораулар.
(командаларга чиратлап сораулар бирелә)
Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре (“Туган тел”)
Казан башында нәрсә бар? (“К” хәрефе)
Г.Тукайның авыл турындагы шигыре (“Туган авыл”)
Казан ханбикәсе (Сөембикә)
Капма-каршы мәгънәле сүзләр ( антонимнар)
Зат алмашлыклары (мин, син, ул,без, сез, алар)
Татарстан гимны авторы (Рөстәм Яхин муз., Рамазан Байтимеров сүз.)
Татарстанның беренче президенты (М.Ш.Шәймиев)
Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек атыйбыз? (фольклор)
Үз тормыш юлың турында язу (автобиография)
М.Җәлилнең төрмәдә утырганда язган шигырләр җыентыгы (“Моабит дәфтәрләре”)
Татарстан флагы ничә төстә һәм ул төсләр нәрсәне аңлата?
Казан нинди елга кырыена урнашкан?
14. Тукай сүзләренә язылган 5 җырны атагыз. ( “ Бала белән күбәләк”, “Пар ат”, “Бәйрәм бүген”, “Туган тел”, “ Туган авыл”)
15. Тукайның балалар өчен язылган 10 шигырен әйтегез. ( “Таз”, “Чыршы”, ”Гали белән кәҗә”, “Сабыйга”, “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”, “Ак бабай”, “ Бичара куян”, “Шаян песи”, “ Безнең гаилә” )
16. Тукайның авыл турындагы шигыре. ( “ Туган авыл”)
17. Тукайның туган елы ( 1886 ел )
18. Тукайның автобиографик әсәренең исеме (“ Исемдә калганнар”)
19. Шагыйрьнең әти - әнисенең исеме ( Мөхәммәтгариф – Мәмдүдә)
20. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? ( Кырлай)
Музыкаль пауза. Жюри 1 турга нәтиҗә чыгара.
2 тур. Игътибарлылык бәйгесе.
(Бу турда укучыларга компьютерда рәсемнәр күрсәтелә. Рәсемнәр урынына төрле фотолар кулланырга да ярый Шул рәсемнәрдән чыгып алып баручы төрле сораулар бирә.)
Мәсәлән:
Ничә кыз сурәтләнгән иде?
2нче рәсемдә ничә кыз, ничә малай сурәтләнгән?
Чәчәкләр нинди төстә?
Көрәшчеләрнең сөлгеләре нинди төстә?
Рәсемдә ничә олы кеше һәм ничә бала?
Бәйрәмдә биюче кызның күлмәге нинди төстә?
Кечкенә Тукай кулына нәрсә тоткан? һ.б.
3 тур. Мәкальләр беләсеңме?
Алып баручы. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итәргә тиеш.
(2 командага да аерым – аерым мәкальләр әйтелә)
1нче команда өчен мәкальләр
Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
Бердәм илдә бәрәкәт бар, гаугалы илдә һәлакәт бар.
Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул булмас.
Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.
Карама үзенә, кара нәселенә.
Өйнең яме ана белән.
Байлык терәк түгел, берлек терәк .
Ханнан бала олы, баладан ана олы.
Үткәнне онытканның киләчәге булмый.
Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
Әнкәм йорты – алтын бишек.
2нче команда өчен мәкальләр
Ат үләр - ияре калыр, адәм үләр- даны калыр.
Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
Туган җирнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
Яхшы сүз – җанга дару, яман сүз – җанга агу
Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы
Ата – ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
Кош – канаты белән , кеше дуслык белән көчле
Атасы барның бәхете бар.
Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.
Әни суккан авыртмый.
18213112526029
4нче тур
“Сүздән сүз ясау”
Без яңа сүзләр ясалуның күп төрле ысулларын беләбез. Ә хәзер, әйдәгез, үзебез озын гына бер сүздән яңа сүзләр ясап карыйк. Ничә сүз ясый алырбыз икән?
алачбка хәрефләреннән яңа сүзләр ясыйбыз. (балачак, бакча, бака, каб һ.б.)
5 тур Блиц – турнир Капитаннар ярышы
“Зирәкләр”
Татар телендә 6 килеш бар. (әйе)
Көн һәм төн сүзләре синоним. (юк)
Яшел сүзендә 4 аваз. (юк)
Сыйфатның 4 дәрәҗәсе була. (әйе)
Тәмамлык нинди? кайсы ? кайдагы? сорауларына җавап бирә. (юк)
Канат сүзе - күп мәгънәле сүз.( әйе)
Май җәй ае . ( юк)
О, ө хәрефләре сүз башында гына языла. ( юк)
Б яңгырау тартык (әйе)
Аграк, яшелрәк,тәмлерәк –бу сыйфатлар чагыштыру дәрәҗәсендә. (әйе)
Укый үткән заман хикәя фигыль.(юк)
“Тапкырлар”
Чыгыш килешенең сораулары кемгә? нәрсәгә? кая? (юк)
Олы, зур. Бу сүзләр синонимнар .( әйе)
Дөнья сүзендә 5 аваз бар. (әйе)
Хәбәр җөмләнең баш кисәге. (әйе)
Кайта,сөйләшә, пешерә –болар исем сүз төркеме.(юк)
Алтын куллы – бу сүз туры мәгънәдә. (юк)
2013 ел - Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы (әйе)
Ж ның саңгырау пары ч. (юк)
Фонетика сөйләм авазларын өйрәнә. (әйе)
Гына, генә кисәкчәләре һәрвакыт аерып язылалар. (әйе)
Ямьле исем сүз төркеме (юк).
6нчы тур Күңелле дә, тирән мәгънәле дә татар халык уеннары. Шул уеннарның берсен оештырыйк әле. (Капкалы уены)
Алып баручы. Безнең ярышыбыз ахырына якынлашты. Жюри нәтиҗә ясый.
(2 командага да дипломнар тапшырыла)
Рәсемнәр: