Олимпиадные задания по предмету Татарский язык и литература


Олимпиадные задания по татарскому языку и литературе
2015-2016 учебный год
5 нче класс
1. “Имән” сүзен килешләрдә төрләндерергә.
Тыныш билгеләрен дөрес куеп, әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен билгеләргә.
а) Авылда хәбәр җил тизлеге белән йөри
б) Ә Газизәләр кайда, Хөсәен абзый
в) Их, нинди көзге матур бер көн
г) Мин андый хәлне күп күргән
3. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең аермасын билгеләргә.
4. Татар халык авыз иҗатының төрләрен санарга. Сезгә кайсы төре якынрак?
5. Әкиятләр эчтәлегенә карап, нинди төрләргә бүленә? Мисаллар китерергә.
6. “Туган авылым” темасына кечкенә инша язарга.
Олимпиадные задания по татарскому языку и литературе
учебный год
6 нчы класс
Сүз, сүзтезмә һәм җөмлә арасында нинди аермалыклар бар?
Нәрсә ул алфавит?
3. е хәрефе кайсы сүздә ике авазны белдерә?
1) кемнәр;
2) киенә;
3) беркем;
4) белә
4.Татар халык җырларын атарга.
5. Мәкальләрне дәвам итәргә:
Аз сөйлә,...
Эш беткәч, ...
Җиде кат уйла,...
6.”Минем дустым ” дигән темага инша язарга.
Олимпиадные задания по татарскому языку и литературе
учебный год
7 нче класс
Нинди сүз төркемнәрен модаль сүз төркемнәре дип йөртәләр?
Бирелгән ияртүче сүзләргә иярүче сүзләр өстәп языгыз.
Кирәк, җыелу, иртән, түгәрәк.
Сүз, сүзтезмә һәм җөмлә арасында нинди аермалыклар бар?
Татар алфавитында ничә хәреф бар?
Мәкальләрне дәвам итегез.
Агачны яфрак бизәсә, ...
Аз сөйлә, ...
“ Чагыштыру ” төшенчәсенә билгеләмә бирегез һәм бер мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.
Әкиятләр, эчтәлегенә карап, нинди төрләргә бүленә?
2015елның юбиляр әдипләрен атагыз.
Олимпиадные задания по татарскому языку и литературе
2015-2016 учебный год
8 нче класс
Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала? Кушма җөмләләр составындагы гади җөмләләр үзара нинди юллар белән бәйләнәләр?
Нәрсә ул катлауландырылган гади җөмлә?
Нинди җөмләгә тезмә кушма җөмлә диләр?
Тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр үзара нинди чаралар белән бәйләнәләр? Нәрсә ул дастан? Аның нинди төрләрен беләсез? Мисал китерегез.
Нәрсә ул дастан? Аның нинди төрләрен беләсез? Мисал китерегез.
М. Фәйзинең “ Галиябану ” әсәре нинди жанрда иҗат ителгән?
Мәгърифәтчелек әдәбиятына нинди төп сыйфат-билгеләр хас?
Автобиографик әсәрләрне санап чыгыгыз. Ни өчен шулай атала?
Олимпиадные задания по татарскому языку и литературе
учебный год
11 нче класс
1.“Тел”, “Белем” темаларына тезмә кушма җөмләләр белән бирелгән мәкальләр языгыз.
2. Интонация нәрсә ул? Санау, каршы кую һәм көттерү интонацияләрен файдаланып, 3 кушма җөмлә төзегез.
3.Күп нокталар урынына тиешле җавапларны языгыз.
1) Эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, җөмләнең башка кисәкләреннән ... билгесе белән аерылалар.
2) Аныклагач фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ... куела.
3)Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына ... куела.
4.Драма һәм трагедия жанрларының аермасын мисаллар нигезендә чагылдырыгыз.
5.1920-1930 еллар татар әдәбиятына хас үзенчәлекләрне билгеләгез, мисаллар китерегез.
6.М.Җәлилнең сугыш вакытындагы кушаматы ничек булган?
7.Роман төрләренә мисаллар китерегез.
8.Г.Исхакыйның “Көз” повестының исеменә аңлатма бирегез.
Олимпиадные задания по татарскому языку и литературе
учебный год
9 нчы класс
Кушма җөмләләрнең төрләренә аңлатма бирегез.
Татарларда нинди сүзлекләр бар? Аларның төрләрен атагыз.
3.Үсемлекләрнең сүзен мәгънәле кисәкләргә бүлегез. Һәр мәгънәле
кисәккә аңлатма бирегез.
5 фразеологик әйтелмә языгыз.

5.Фольклор һәм язма әдәбиятның аермасын аңлатыгыз.
6. Татар әдәбиятының чорларга бүленешен санап чыгыгыз.
7. “Коръән”нең мәгънәсенә һәм төзелешенә аңлатма бирегез.
8. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә күтәрелгән проблемаларны
ачыклагыз. Бу әсәрнең традицияләре бүгенге көн әдәбиятында нинди
чагылыш таба?

Олимпиадные задания по татарскому языку и литературе
учебный год
10 нчы класс
Нинди юллар белән татар теленең сүзлек составы байый?
Нәрсә ул профессиональ сүзләр? Алар татар теле сүзлек составының кайсы өлкәсенә карыйлар?
Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен билгеләгез. Алар янында нинди тыныш билгеләре куела?
Аямавы сүзенә фонетик анализ ясагыз.
Драма жанрының тууы. Беренче драмалар, күтәрелгән проблемалар.
Г.Исхакыйның бала тәрбияләүгә кагылышлы әсәрләренә кыскача анализ ясагыз.
Ш. Камалның “Акчарлаклар”повестенда хезмәт кешеләренең эчке матурлыкларын сурәтләгез.
Нәрсә ул композиция?