Конспект открытого урока по предмету «Татарский язык» во 2 классе


Конспект открытого урока по предмету «Татарский язык» во 2 классе
Учитель: Миннехузина Р.М.
Дәреснең темасы: Алфавитны куллану. Орфографик сүзлек.
Дәреснең тибы: Яңа белем ачу.
Дәреснең бурычы:
- алфавит турында беренчел белемнәрне гомумиләштерү;
- алфавит тәртибендә сүзләр язарга өйрәнү;
- алфавитны тормышта куллана белү күнекмәләре булдыру.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет буенча уку-укыту гамәле :
Хәрефләрне дөрес итеп әйтә белү;
Сүзләрне алфавит тәртибендә язарга өйрәнү.
Регулятив уку-укыту гамәле:
Укытучы ярдәме белән дәреснең максатын билгеләү,эш тәртибен планлаштыру;
Эш алгоритмын төзү күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив уку-укыту гамәле:
Коммуникатив белем күнекмәләрен формалаштыруга уңай мөнәсәбәт булдыру( пар белән эшләү,киңәшләшү,башкаларны тыңлый белү,үзенең фикерен әйтү һәм дәлилләп күрсәтү)
Танып белү уку-укыту гамәле:
Укытучы һәм сыйныфтагы кызлар белән фикер алышудан нәтиҗә чыгара белү;
Сүзләрнең билгеләренә карап аера белү.
Шәхси уку-укыту гамәле:
Белем алу һәм алган белемне ныгыту өчен һәр укучыда шәхси кызыксыну уяту.

Дәрестә куллану өчен материаллар:
Дәреслек З.И.Җамалетдинова ,2 сыйныф,2013ел, Таратма материал:укучыларның белемнәрен бәяләү өчен смайликлар,орфографик сүзлекләр,кызыл,сары,яшел карандашлар, биремнәр язылган карточкалар
Бу дәресне өйрәнү өчен укучыларда булган белем күнекмәләре:
Алфавит,хәрефләрнең саны һәм тәртибе.
Дәрес этаплары:
Дәрес эшчәнлегенә уңай йогынты булдыру.2 мин
Шәхси кыенлыкларны билгеләү,белемнәрне актуалләштерү.10 мин
Дәрескә уку-укыту бурычын кую.1 мин.
Дәреснең уку-укыту бурычын чишү.12 мин.
Белемнәрне беренчел ныгыту.Мөстәкыйль эш. 6 мин.
Дәреснең укыту бурычын чишү.Белемнәрне ныгыту .9 мин
Үз-үзләренең белемнәрен тикшерү(рефлексия). 5 мин.
Дәреснең эчтәлеге:
№ Дәреснең этаплары Укытучы һәм укучылыарның эшчәнлеге Белем күнекмәләре
1 Дәрес эшчәнлегенә уңай йогынты булдыру -Исәнмесез.утырыгыз!
Минем кичә мөстәкыйль эшләрнең билгеләрен журналга куйганда кыенлык килеп чыкты.Билгеләрне куйганда бик күп вакыт сарыф иттем.Сәбәп нәрсәдә булды икән? Әйтмәссезме миңа?
Экранда алфавит тәртибен бозып язылган сыйныф исемлеге күрсәтелә.
-Кем булышыр икән миңа?(Фамилияләр алфавит тәртибендә язылмаган)
ШУУГ:дәрескә уңай йогынты булдыру.
2 Шәхси кыенлыкларны билгеләү,белемнәрне актуалләштерү Алфавит.
-Нәрсә соң ул алфавит?(Бөтен хәрефләр дә билгеле бер тәртиптә урнашкан. Һәр хәреф үз урынын белә һәм бервакытта да үз урынын бутамый) Әйдәгез әле,бергәләп хәрефләрне укып чыгыйк.
Ашыкмыйча ,дөрес итеп укыгыз.
Барлыгы татар алфавитында ничә хәреф бар?(39) Нинди төркемнәргә бүленә?(тартыклар,сузыклар) Ә бит бер төркемгә дә эләкмәгән хәрефләр бар.Алар нинди хәрефләр?(ъ,ь)
Әйдәгез хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк.
Ни дәрәҗәдә алфавитны беләсез икән?
Укучыларга карточкалар бирелә.
1 вариант: а,б,в,г,д,е,ё.....
2 вариант: к,м,н,ң,о,п,р....
Нинди хәрефләр төшеп калган?(ә,л)
Хәзер шул хәрефләрне 3 мәртәбә дәфтәрегезгә язып куегыз,шуннан иң яратып яза торган хәрефегезне 3 мәртәбә языгыз, соңыннан язганда кыен булган хәрефне 3 мәртәбә языгыз.Бик әйбәт.ручкаларны куйдык.
Ял минуты. ТБУУГ:алфавитны ныклап хәтердә калдыру өстендә эшләү; фикерләү күнекмәләрен актуалләштерү ; сүзләрне бирелгән билгеләргә карап классификацияләү;
КУУГ: әңгәмәдәшне тыңларга әзер булу, үзара фикер алышу;
3 Дәрескә уку-укыту бурычын кую Дәрес башында мин сезгә ни өчен билге куйганда озак вакыт сарыф иттем ,-дип сорадым.Сез миңа җавап бирдегез.Ә бит сез укытучы булып эшләмисез ,сезгә билге куясы юк.Ни өчен без 1 сыйныфта ук алфавитны өйрәндек? Хәтерләрегезне чыныктырдыгызмы? Бәлки бу белемнәр сезгә кирәк тә түгелдер?
(Кирәк,сүзлекләр белән эшләгәндә,чөнки,сүзләр бик күп,тәртип белән булмаса табуы кыен)
-Әйе, әйдәгез бергәләшеп сүзлек белән эшләү тәртибен төзик. РУУГ:укытучы ярдәме белән дәреснең максатын билгеләү күнекмәләрен үстерү
4 Дәреснең уку-укыту бурычын чишү. Сезнең өстәлләрдә “Сүзлек белән эшләү” дип язылган кәгазь бите ята .Хәзер партадашыгыз белән сүзлек белән эшләгәдә нәрсә эшләргә кирәклекне ңентекләп язасыз.(парлап эшләү)
Сүзнең нинди хәрефкә башлануын карыйбыз;
Сүзлектән бу сүзнең беренче хәрефе булган битне эзләп табабыз;
Бирелгән сүзне эзләп табабыз,ничек язылуын укыйбыз;
Сүзне дөрес итеп күчереп язабыз ,дөреслеген сүзлектән тагын бер тапкыр тикшерәбез. ТБУУГ:Кыенлыкларны чишү һәм анализлау.
РУУГ :эшчәнлекне планлаштыра белү һәм контрольдә тоту;
алгоритм белән эшли белү;
5 Белемнәрне беренчел ныгыту.Мөстәкыйль эш Хәзер үзегез язган алгоритм буенча эшләп карыйбыз.Барыгызда тактага карагыз.(Экранда аккош рәсеме).Бу нәрсә? аккош. Хәзер бу сүз нинди хәрефкә башлануын әйтегез.”а” Бу сүзне сүзлектән беренче хәрефенә карап эзләп табыгыз.Эзләп тапсагыз,укыгыз,дөрес язылышын карагыз.Дәфтәрләрегезгә дөрес итеп язып куегыз.(Бер укучы тактада яза, барлык балалар да хатасы юклыгын тикшерә.)Шул ук эш тәртибе белән күз,юкә сүзләрен тикшерәләр.

Ял минуты ШУУГ: максатка ирешү өчен эшчәнлекне сайлый белү; РУУГ: эшчәнлекне планлаштыра белү һәм контрольдә тоту;
алгоритм белән эшли белү;Максатка ирешү эшчәнлекнең төрле ысулларын булдыру;Предмет буенча:Белемнәрне тормышта куллана белү;килеп чыккан ыенлыкларны сөйләм теле белән төзәтә белү күнекмәләрен камилләштерү.
6 Дәреснең укыту бурычын чишү.Белемнәрне ныгыту Балалар,бүген бик күп эшләсәк тә минем белән килеп чыккан хәл шул килеш калды.Сез миңа журналдагы исемлекне төзәтергә ярдәм итегез әле.Бу очракта ни эшләргә кирәк?
(Сүзләрне беренче хәрефләренә карап язарга) Сәләхова,Вафина,Хөсәенова,Нәбиуллина,Ярмиева,Борисова,Шарипова,Сабитова,Хәсәнова,Мамбетова.
№ Фамилия
-Әгәр дә сорауларыгыз булса,мөрәҗәгать итегез. - Нинди кыенлыкка очрадыгыз?
- үзегезнең нинди фикерләрегез бар?
-Бәлки безгә сүзлекләр ярдәм итәр?
-Нәрсә күрдегез?(икенче хәреф буенча төзибез)
-Ике хәреф тә бер төрле булса нишлибез?(өченче хәреф буенча язабыз) Нәтиҗә.
Мөстәкыйль эшне тикшерү.
ТБУУГ:
1.кыенлыкныңсәбәбен ачыклау;(икенче хәреф буенча ачыклау)
2. Эшчәнлекнең яңа ысулын ачу;
3. Яңа ысулны сөйләм белән бәйләп ачыклау
7 Үз-үзләренең белемнәрен тикшерү(рефлексия) Дәрескә нәтиҗә ясыйк.
Без нәрсәләр эшләдек?
Нинди кыенлыкларга очрадык?
Аларны ничек чишү юлларын эзләдек?
Нәрсәләр ошады?
Бу белемнәр безгә тормышта кирәк буламы?
Димәк,без бүген алфавитның тормышта кирәк булуын ачыкладык.
Ә кайларда кирәк була соң?(Журналга язу өчен,сүзлек белән эшләү өчен)
Тагын нинди очракларда?(вокзалларда,китапханәдә...)
Безнең өй эше дә китапханә белән бәйләнгән.
Сезнең өйдә китаплар бар ,7-8 китапны алып алфавит тәртибендә исемнәрен дәфтәргә язып килергә ШУУГ:Укучыларның һәр дәрес этабының нәтиҗәсе мөһимлеген аңлавы;
КУУГ:Җавапларын дәлилләп күрсәтү;
Предмет буенча: Алган яңа белемнәрне тормышта куллана белү.
Искәрмә
1.
Сүзлек белән эшләү алгоритмы
Сүзнең нинди хәрефкә башлануын ачыклыйбыз;
Сүзлектән бу сүзнең беренче хәрефе булган битне эзләп табабыз;
Бирелгән сүзне сүзлектән эзләп табабыз,ничек язылуын укыйбыз;
Сүзне дөрес итеп дәфтәргә күчереп язабыз ,дөреслеген сүзлектән тагын бер тапкыр тикшерәбез.
2.
1 вариант : а,б,в,г,д,е,ё,ж,җ...
2 вариант : к,м,н,ң,о,п,р,с,т...
3.Сәләхова,Вафина,Хөсәенова,Нәбиуллина,Ярмиева,
Борисова,Шарипова,Сабитова,Хәсәнова,Мамбетова.
№ Фамилия