РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по предмету «Татарский язык» в 1ом классе


Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан
Утверждаю
Директор МБОУ «Гимназия №25» НМР РТ
__________ С.В. Гаранина
Приказ № ___ от _________ 20__ г.
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА
по предмету «Литературное чтение (тат)»
в 1 «Д» классе
Хусаиновой Гулии Харисовныучителя первой квалификационной категории
МБОУ «Гимназия №25»
Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Рассмотрено
на заседании кафедры
____________________________
Руководитель
________/ ___________________
Протокол № ______
от «_____»______________ 20___г. Согласовано
Заместитель директора по УР
______/ ____________________
«____»______________ 20_____г.
2016 – 2017 учебный год
Аңлатма язуы
1 нче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының 2010 нчы елның 17 нче декабреннән 1897 нче номерлы приказы ("Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования" ); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган 2014 нче елның 29 нчы декабреннән 1644 нче номерлы, 2015 нче елның 31 нче декабреннән 1577 нче номерлы приказлары нигезендәге үзгәрешләр белән;
- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 2016 нчы елның 3 нче мартыннан 1815/16 нчы номерлы хаты (О направлении рекомендаций по составлению образовательной программы и рабочих программ учебных предметов»);
- 6нчы сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы ФГОС2 (ФДББС) таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.),
- “25нче гимназиянең” белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы;
- “25нче гимназиянең” белем бирү учреждениесенең уку елына уку планы;
- “25нче гимназиянең” белем бирү учреждениесенең эш программасы турында нигезләмәсе;
Дәреслек: Күңелле татар теле : Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева . Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге. (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.
Сәгатьләр саны “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на һәм “25 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елы өчен расланган укыту планына туры килә.
1 нче сыйныфлар өчен төзелгән эш программасы әдәби уку буенча 33 сәгать итеп каралган, атнага әдәби уку дәресләренә 1 сәгать бирелә. Программа буенча – 33 сәгать, атнага 1 сәгатьтән каралган. Программа материалы тулысынча эш программасына кертелде.
Татар теле укыту максатлары.
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.
Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.
Үстерү максатының эчтәлеге
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:
– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.
Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Рус балаларына әдәби укудан белем бирүнең максатлары:
Татар теле дәресләрендә алган белемнәрне әдәби әсәрләр аша ныгыту, сөйләмдә куллану, укучыларның татар телендә аралашу мөмкинлекләрен үстерү;
Татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары, аларның иҗаты белән таныштыру;
Укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисләре тәрбияләү.
Рус балаларына әдәби укудан белем бирүнең бурычлары:
Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.
Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.
Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.
Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.
Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.
Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.
Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.
Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.
Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәтү.
Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:
укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;
татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;
кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;
гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;
алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Танып-белү нәтиҗәләре:
әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;
дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;
үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;
әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.
Регулятив нәтиҗәләр:
дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;
план буенча эшли белү;
үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;
үзанализ һәм үзбәя булдыру.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;
нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;
үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;
килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;
төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;
өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;
текст буенча сораулар бирә белү.

Предмет нәтиҗәләре:
Дәреслек белән дөрес эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү;
”әйтмә” һәм “язма” сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү;
авазларны дөрес әйтергә, хәрефләрне дөрес язарга өйрәнү;
орфоэпик дөрес, аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга , куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү;
калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә өйрәнү;
предметны , предметның билгесен һәм хәрәкәтен белдерүче сүзләрне аерып таный белү һәм сөйләмдә дөрес куллану;
сайланган эчтәлек буенча сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
дәреслектә бирелгән үрнәк диалогарны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү;
җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый
белү;
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

Укыту курсының эчтәлеге
№ т/б Тема Сәгатьләр саны Үзләштерелергә тиешле төп материал
Әйдәгез танышабыз! 3 Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.
Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.
Урман дусларыбыз 2 Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.
Спорт бәйрәме 3 Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.
Мәктәптә 1 Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)
Йорт хайваннары һәм кошлары 3 Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү
Бакчада 3 Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.
Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.
Кыш 3 Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.
Сәламәт бул 3 Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.
Безнең гаилә 3 Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигыре, Фатих Кәримнең “Яз җитә” шигыре. Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.
Татар халык ашлары 2 Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.
Кибеттә 3 Бари Рәхмәтнең “Аш вакыты” шигыре. Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.
Шәһәрдә 2 Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.
Җәй 2 Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре. Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.
33
Укучыларның әдәби укудан әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
Тыңлап аңлау.
Нормаль темп белән әйтелгәнне ишетү аша мәгънәне аңлау, аңлаган турында фикер әйтү, аралашуда куллана белү.
Сүзләрне, сүзтезмзләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аера белү.
Ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
Диалогик сөйләм.
Сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
Җанлы – җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сүрәтләп сөйли белү;
Өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
Уку.
Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авзларны дөрес әйтә белү.
Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.
Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор;
Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләрен формалаштыру.

Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителешеТатарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан, 2014.
Р.З.Хәйдарова, Л.Ә.Гиниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1 сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Чаллы, 2012.
Өстәмә әдәбият
А.Н.Газизова. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). – Казан: Яңалиф, 2007.
Р.З.Хайдарова, Л.А.Гиниятуллина. Книга для родителей. В помощь родителям русскоязычных учащихся 1-2 классов по изучению татарского языка. Елабуга: Татармультфильм, 2012.
А.Н.Газизова. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). Казан: Яңалиф, 2005.
Р.З.Хайдарова, Л.А.Гиниятуллина. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Наб. Челны, 2004.
Р.Н.Насибуллина. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. Казань: Гыйлем, 2008.
Мәгълүмат чыганакларыhttp://www.ed.gov.ru
Белем бирү буенча федераль агентлык
http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү
һәм профессиональ әзерләү академиясе
http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства
http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге
http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы
http://www.mon.tatar.ru
http://. belem.ru
http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы
http://. intertat.ru ТР электрон газетасы
http://. suzlek.ru on- line русча сүзлек
http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе
http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр
http://www.tugan-tel.com/Календарь-тематик план

т\бДата Программа бүлеге. Дәрес темасы Уку эшчәнлеге төрләре
план факт ӘЙДӘГЕЗ ТАНЫШАБЫЗ!
7.09 Әйдәгез уйныйбыз! Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү.
14.09 Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү. Бер-береңнең хәлен сораша белү.
21.09 Татарстан шәһәрләре. Яшәү урынын сорый белү. Татарстан шәһәрләренең татарча исемнәрен сөйләмгә кертү
Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм җавап бирә белү
Картада шәһәрләрне күрсәтү
УРМАН ДУСЛАРЫБЫЗ
28.09 Кыргый хайваннар.исемнәрен сөйләмгә кертү Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү.
5.10 “Теремкәй” әкияте. “Теремкәй” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү.
Әкият эчтәлеге белән танышу, русча эчтәлегеннән чыгып грамматик конструкцияләрне аңлау.
СПОРТ БӘЙРӘМЕ
12.10 Спорт бәйрәме. Өйрәнелгән фигыльләрне кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.
19.10 Ризалык белдерү формасы. Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү
26.10 Тәртип саннары. Тәртип саннарын сөйләмдә куллану. Тәртип саннарын сөйләмгә кертү
Ничә?соравына җавап бирә белү
Предметларның санын әйтү
МӘКТӘПТӘ
9.11 “Без дәрестә”.Уку-язу әсбаплары исемнәрен сөйләмгә кертү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү
ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ ҺӘМ КОШЛАРЫ
16.11 Йорт хайваннары һәм кошлары исемнәрен сөйләмгә кертү. Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный белү.
23.11 Г.Тукай иҗатына күзәтү. “Гали белән Кәҗә”шигыре. Габдулла Тукай иҗаты белән танышу
"Гали белән кәҗә" мультфильмын карау
Рәсем буенча сорау җөмләләр төзү һәм аларга җавап бирү.
30.11 “Акбай” текстын уку. Дуслык, бердәмлек турында сөйләшү. Текстны сәнгатьле һәм аңлап уку
БАКЧАДА
7.12 Яшелчә исемнәрен атый белергә өйрәтү. Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү
Нәрсә яратуыңны әйтә белү
14.12 “Шалкан” әкиятен уку. Әкият эчтәлеге белән танышу, русча эчтәлегеннән чыгып грамматик конструкцияләрне аңлау
Әкиятне сәхнәләштерү
21.12 Хезмәтенә карап геройга бәя бирү. Хезмәтенә карап геройга бәя бирү

КЫШ
11.01 Кыш бабай килә. Кышкы көнне тасвирлый белү. Кышкы көнне тасвирлый белү
Иптәшеңне уенга чакыру
Сәнгатьле һәм йөгерек уку
18.01 Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Сәнгатьле һәм йөгерек уку
Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү
25.01 Төсләр. Предметның төсен әйтә белү. Предметның төсен әйтә белү
Бер-береңнең яшен сорау
СӘЛАМӘТ БУЛ
1.02 Тән әгъзаларының исемнәрен сөйләмгә кертү. Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү
Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү
8.02 Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү. Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү
Өйрәнелгән конструкцияләр кулланып ситуатив күнегүләр башкару
22.02 Шәхси гигиена предметларын сорап алу. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен атау, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтү, аларны сорап ала белү.
БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ
1.03 Г.Тукай иҗатына күзәтү. “Безнең гаилә” шигырен уку. Сәнгатьле һәм йөгерек уку
Гаилә әгъзаларының исемнәрен атау
Үз гаиләң турында сөйләү
8.03 Ф.Кәримнең “Яз җитә” шигырендә язның сүрәтләнүе. Үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес интонация белән әйтү
Сәнгатьле уку
15.03 Мин бүләк бирәм. Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллану. Кемгә бүләк бирүне әйтә белү
Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллану
ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ
29.03 Кунакта. Кунакта үз-үзеңне тота белү әдәбе. Кунакларны каршы алганда, табынга чакырганда, сыйлаганда кулланыла торган сөйләм үрнәкләре белән таныштыру.
5.04 Туган көн зур бәйрәм. Фигыльләрне сөйләмдә куллана белү. Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, аларны кулланып сөйләм оештыру
КИБЕТТӘ
12.04 Ашамлыклар кибетендә. Үз-үзеңне дөрес тота белү әдәбе. Кибеттә сатып ала белү
Сатучы һәм сатып алучы арасында сөйләшү
19.04 “Аш вакыты” Б.Рәхмәт. Диалогик сөйләм үстерү. Сәнгатьле һәм йөгерек уку
Диалог төзү
26.04 Киемнәр кибетендә.
Диалогик сөйләм. Киемнәрнең исемен әйтә белү.
Киемнәрнең төсен, нинди кием кигәнеңне әйтү
ШӘҺӘРДӘ
3.05 Мин транспортта барам. Шәһәр тормышына караган атамалар. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү
Сәнгатьле, аңлап уку
10.05 “Шәһәрдә” темасын йомгаклау. Иҗади эш. Минем шәһәрем. Укучыларның сөйләм материалын үзләштерүне тикшерү.
ҖӘЙ
17.05 Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырендә образлар системасы. Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу
Сәнгатьле, аңлап уку
"Бала белән күбәләк" мультфильмын карау
24.05 Укылган текстларда күтәрелгән темалар. Укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерүне тикшерү