Балалар бакчасында ?ырлы-биюле уеннар


Ефәк элдем читәнгә

Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:
Ефәк элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә.
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кулларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:
Алын алырсыз микән,
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлапКемне алырсыз икән?
Беренче сафтагылар болай җавап бирә:
Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагы- ларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чигенәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.Күрсәт әле, үскәнем

Балалар бер түгәрәк ясап, бер баланы уртага чыгара.тазүзләре күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эш глар, уртадагы бала да җырлап аларга эш белән җава_.бара. Кырыйдагылар да «менә шулай, менә шулай» дип -кабатлап, аныңча кыланалар.
Җыр
—    Күрсәт әле, үскәнем,Ничек кошлар очалар?—    Менә шулай, менә шулай,Шулай кошлар очалар.—    Күрсәт әле, үскәнем,Ничек йөри поездлар?—    Менә шулай, менә шулай,Шулай йөри поездлар.Менә шулай, менә шулай.Шулай йөри поездлар:—    Күрсәт әле, үскәнем.Ничек урак уралар?—    Менә шулай, менә шулай,Шулай урак уралар.Менә шулай, менә шулай.Шулай урак уралар.
Паровоз

Алга таба барабызТик-так-так!Тик-так-так!Гөрләп чаба паровоз,Юл тап-тап,Юл тап-тап.Ак төтен артта кала:Пух-пах-пух!Пух-пах-пух!Вагоннар җырлап чаба:Ах-ах-ух!Ах-ах-ух!Свисток янгырап китә:Ту-ту-ту!Ту-ту-ту!Тавышы еракка җитә:Уу-уу-ууУу-уу-уу!Бик күп җирләрне үттек:Чың-чың-чың!Чың-чың-чың!Станциягә җиттек:Дың-дың-дың!Дың-дың-дың!Зур паровоз уфылдый:Пуф-пуф-пуф!Пуф-пуф-пуф!Бүген нинди ардым, ди:Уф-уф-уф!Уф-уф-уф!
Аю-бүре

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлекаю яки бүре булып берәр җирдә  посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» киләләр. Берәү аларгакаршы очрап сораша:—Дуслар, кая барасыз?—Кара урманга барабыз.—Кара урманда нишлисез?—Кура җиләк җыябыз.—Җиләк белән нишлисез?—Җиләктән как коябыз.—Бүре килсә, нишлисез?—Урман буйлап чабабыз.Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:Җиләк җыям, как коям,Карт анайга бүләккә;Монда җиләк күп икән,Аю-бүре юк икән.Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә хезмәт итә.
Ак калач яки коймакларБалалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уртадагы баланы “кысып” куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Җыры:
Ак калач
Булатның туган көненәБез пешердек ак калач:Менә шулай ул биек,Менә шулай тәбәнәк,Менә шуның киңлеге.Менә шуның тарлыгы.Ак калач, ак калачТеләгәнеңне сайлап кач!

КоймакларБулатның туган көнендәБез чакырдык кунаклар.Кунакларның килүенәБез пешердек коймаклар.Коймакларга карасаң,Менә шулай күпергән,Менә шулай җәелгән.Менә шулай кысылган.Коймагыңны майлап ал,Теләгәнеңне сайлап ал!
Кәрия-Зәкәрия
Балалар,  кулга-кул тотынышып, түгәрәкләп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган         сәләте, уңганлыгы мактала:Бу бик яхшы укучы,Бу бик яхшы укучы,Аның укуы яхшы,Аннан үрнәк алыгыз.Аның укуы яхшы,Аннан үрнәк алыгыз.Бу бик яхшы җырлаучы,Бу бик яхшы җырлаучы.Аның җырлавы матур,Аннан үрнәк алыгыз.Аның җырлавы матур,Аннан үрнәк алыгыз.Бу бик яхшы биюче.Бу бик яхшы биюче,Аның биюе матур,Аннан үрнәк алыгызАның биюе матур,Аннан үрнәк алыгыз. •Бу бик яхшы йөзүче..һ.б.
Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия, Зәкәрия, коммая,Кәрия, Зәкәрия, коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.