Балалар бакчасында балалар ?чен уеннар


Балалар өчен уеннар
Дүртенчесе артык
Максат: Балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә өйрәтүне дәвам итү.
Җиһазлау: 4 рәсем төшерелгән карточкалар
Уен барышы: Балаларга 4 рәсем төшерелгән карточкалар таратыла. Анда бер рәсем артык. Балалар шул артык рәсемне табып, аның ни өчен артык икәнлеген дөрес итеп әйтә белергә тиешләр. Мәсәлән: Монда аю артык, чөнки ул кыргый хайван, ә песи, эт, сыер – йорт хайваннары.
Шулай ук бу уенны рәсемнәрсез дә уйнарга була. Бу вакытта исемнәр атала. Мәсәлән: кыяр, помидор, кишер, алма. Монда алма артык, чөнки ул җиләк-җимеш, ә калганнары яшелчәләр.
Бу нинди һөнәр иясе?
Максат: Балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын үстерү. Сүзлек запасын үстерү, баету. Һөнәр ияләренә карата уңай караш тәрбияләү.
Җиһазлау: Төрле һөнәр ияләре төшерелгән зур һәм кечкенә рәсемнәр, эш кораллары ясалган карточкалар.
Уен барышы: I вариант. Балаларга кечкенә рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче зур рәсемне тактага элеп, “Бу нинди һөнәр иясе” – дип сорый. Балалар атыйлар һәм кемдә шул һөнәр иясе төшерелгән карточка бар, шуны зур карточка янына чыгарып куя. Рәсемнәргә карап: “Бу тегүче. Ул киемнәр тегә” – дип җавап бирә.
II вариант. Тактага һөнәр ияләре төшерелгән зур рәсемнәр эленә. Балалар һәр һөнәр иясенә кирәк булган эш коралын дөрес атап, рәсем астына куярга тиеш. Мондый рәсемнәр һәр балага берничә бирелә. Алар сайлап ала белергә тиеш.
Кем күбрәк сүз уйлап таба?
Максат: сүзлекне активлаштыру, баету, төрле авазларны автоматлаштыру.
Җиһазлау: туп, фантлар.
Уен барышы: Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче нинди дә булса авазны атап, балаларга шул аваз кергән сүзләр уйларга тәкъдим итә.. Уйнаучылардан берәрсе теләсә кемгә туп ата. Тупны тотучы билгеләнгән аваз кергән сүзне әйтергә тиеш, дөрес әйткәч, фант ала. Әгәр дә сүз уйлап тапмаган, яисә иптәше әйткән сүзне кабатласа фант бирелми. Уен барышында кем күбрәк фант ала, шул җиңүче була.
Сүз уйла!
Максат: сүзлек запасын баету, активлаштыру, игътибарлылык, җитезлек тәрбияләү.
Җиһазлау: туп.
Уен барышы: (түгәрәктә уйнала). Уенны өйрәнгәндә уртада алып баручы тәрбияче була. Уенны тиешле дәрәҗәдә үзләштергәч бу рольне балаларга бирергә була. Тупны теләсә кайсы балага биреп, сүзнең беренче иҗеген әйтә, туп кемдә, ул дәвам итеп сүзне әйтеп бетерергә тиеш. Мәсәлән: ар−ба ка−дак та−рак ар−ка ка−бак та−ры ар−та һ.б.
Уен дәвам итә. Кем күп сүз зйтә, шул җиңүче була. Сүз таба алмыйча торган балага, калганнар бердәм җавап биреп, булышалар.
Игътибарлы бул!
Максат: сүзлекне баету, төрле авазларны автоматлаштыру.
Җиһазлау: төрле уенчыклар һәм предметлар: автобус, карандаш, чиләк, ручка, шар, савыт, курчак, сабын һ.б.
Уен барышы: Педагог балаларга эндәшеп: Мин уенчык һәм предметларны атыйм. Сез беренче сүзне ишетүгә, (мәсәлән, /с/ авазы кергән) кулыгызны күтәрергә тиеш буласыз. Башкалар биремнең үтәлешен тикшерәләр, дөрес булмаса төзәтәләр. Уен өчен бирелгән аваз сүзнең башында, уртасында ахырында килергә тиеш. Әгәр бала ялгышса, ул үзе шушы аваз кергән сүз уйлап әйтергә тиеш. Уен барышында педагог предмет һәм уенчыкларның аталу тәртибен алыштыра.
Яшелчәме, җиләк җимешме?
Максат: Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерырга, дөрес итеп атарга һәм төркемнәргә берләштерергә өйрәтү. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең төсе, формасы, кай өлешен ашыйлар, кайда үсүләре турында белемнәрен тулыландыру. Игътибарлылык һәм күзәтүчәнлекне үстерү, сүзлекне активлаштыру, тулыландыру.
Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк-җимешләр рәсемнәре.
Уен барышы: Балаларга рәсемнәр таратыла. Балалар үзләрендәге рәсемне дөрес итеп атарга, нинди төстә, формада, кайда үсүе, кайсы өлешен ашыйлар, тәме нинди икәнен сурәтләп сөйләп бирергә һәм кайсы төркемгә керүен атарга тиешләр.
Бу нинди кош?
Максат: Балаларның кошлар турындагы белемнәрен , күзаллауларын үстерү. Аларны рәсемнән танырга һәм дөрес итеп атый белергә өйрәтү. Сүз байлыгын арттыру, тулыландыру. Кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Җиһазлау: кошлар төшерелгән рәсемнәр.
Уен барышы: Тәрбияче кошларның рәсемен күрсәтә. Балалар кошларны танып, тышкы билгеләрен аерып күрсәтеп, дөрес атарга тиешләр. Кошны дөрес атаган балага рәсем бирелә. Кайсы бала күбрәк рәсем җыя, шул җиңүче була.
Яфрак кайсы агачтан?
Максат: Балаларның табигать турында күзаллауларын үстерү. Яфракларына карап агачларны танып белергә өйрәтү. Сүзлекне баету, ачыклау, аныклау.
Җиһазлау: Яшел, кызыл, кызгылт-сары , көрән төстәге төрле агач яфраклары.
Уен барышы: I вариант. Балаларга агач яфраклары таратыла. Балалар үзләрендәге яфракларның кайсы агачныкы икәнен әйтергә тиешләр. Мәсәлән: Миндә каен агачы яфрагы.
II вариант. Балалар ике командага бүленә. Һәр командага агач яфраклары таратыла. Кайсы команда тиз дөрес итеп атый, шул команда җиңүче була.
III вариант: Балаларга төрле агач яфраклары таратыла. Тәрбияче агач исемен әйтә. Шул агач яфрагы булган бала, яфракны күрсәтеп җавап бирә. Мәсәлән: Миндә өрәңге агачы яфрагы.
IV вариант. Ике төркемгә бүленеп уйнала. Бер төркем көзге яфракларны җыя, икенче төркем җәйге яфракларны җыя. Кайсы команда дөрес һәм тиз җыя, шул җиңүче була.
Тәме буенча таны!
Максат: Балаларны тәме буенча җиләк-җимешләрне сизеп, аның нәрсә һәм тәме нинди булуын әйтә белергә өйрәтү. Сүзлекне сыйфатлар белән баету.
Җиһазлау: яшелчә, җиләк –җимеш кисәкләре.
Уен барышы: Тәрбияче өстәлгә төрле җиләк-җимеш кисәкләре куя һәм өсләрен каплый. Балаларны берәм-берәм чакырып чәнечке ярдәмендә җиләк-җимеш кисәген каптыра. Бу вакытта баланың күзе йомык һәм ул нәрсә, тәме нинди икәнен әйтергә тиеш. Мәсәлән: Бу алма. Ул тәмле, сусыл.һ.б.

Кем нәрсә йөртә?
Максат: Балаларның һөнәрләр турында белемнәрен тирәнәйтеп, сүзлек запасын яңа сүзләр белән баету. Игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһазлау. Төрле транспорт һәм транспорт йөртүчеләрнең рәсемнәре.
Уен барышы: I вариант:Тәрбияче балаларга төрле төр транспорт рәсемнәрен күрсәтә. Балалар дөрес итеп атыйлар һәм аны йөртүченең кем дип аталуын әйтәләр. Мәсәлән: Бу самолет. Аны очучы йөртә.
II вариант Тәрбияче балаларга төрле төр транспорт йөртүчеләрнең һәм транспорт рәсемнәрен күрсәтә. Алар аны парлап куярга тиеш. Мәсәлән: поезд – машинист; трактор – тракторчы һ.б.
Кайсы кайда яши?
Максат: Балаларның кыргый хайваннар тормышы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне яңа сүзләр белән тулыландыру.
Җиһазлау. Кыргый хайван рәсемнәре һәм аларның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар.
Уен барышы: I вариант. Балаларга кыргый хайван рәсемнәре төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче тактага агач куышы төшерелгән рәсем куя. “Бу ничек дип атала? Монда нәрсә яши?” – дип сорый. Тиен рәсеме булган бала: “Бу агач куышы. Анда тиен яши” - дип җавап бирә. Уен шул тәртиптә дәвам итә. Балалар”агач куышы, өн, оя кебек сүзләрне берничә тапкыр кабатлап, истә калдыралар.
I I вариант: Тәрбияче балаларга кыргый хайваннарның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар тарата. Тактага кыргый хайван рәсемнәрен элә. “Кайсы хайван кайда яши?” – дип әйтә. Дөрес әйтеп, шул рәсем өстенә кыргый хайванны куярга кирәк. “Бу өн. Монда аю яши” – дигән тулы җавап алынырга тиеш.
Буяулар
Максат: Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең төсләрен әйтеп, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Төсләрне ныгыту. Сүзлекне сыйфатлар белән баету.
Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре, төрле төстәге түгәрәкләр.
Уен барышы: Тәрбияче балаларга яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре тарата. Үзе төрле төстәге түгәрәкләр ала. Теләсә кайсы төстәге түгәрәкне күрсәтә. Кемдә шул төстәге яшелчә яки җиләк-җимеш рәсеме бар, шул бала җавап бирә һәм рәсемен күрсәтмәлелеккә куя. Калганнар дөреслеген тикшерә. Мәсәлән: Бу сары төс. Миндә шалкан. Ул сары төстә.
Дөресен әйтсәң сиңа бирәм
Максат: Балаларның сүзлекләрен баету, активлаштыру. Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.
Җиһазлау: лексик темаларга рәсемнәр.
Уен барышы: Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар. Аларга йорт хайваны рәсеме күрсәтелә, аның исемен атарга һәм тасвирларга кушыла. Дөрес тасвирлаган балага рәсем бирелә. Соңыннан барлык рәсемнәр “йорт хайваннары” дигән уртак төшенчә белән билгеләнә.
Хәрәкәтләрен әйт!
Максат: Балаларны эш кораллары белән таныштыруны дәвам итү. Аларның кайсысы белән ни эшләп булуы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне баету, активлаштыру.
Җиһазлау: Эш кораллары төшерелгән рәсемнәр.
Уен барышы: Балаларга эш кораллары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә. Балалар аның нәрсә икәнен, аның белән нәрсә эшләп булуын әйтәләр. Мәсәлән: Бу көрәк. Аның белән җир казыйлар, кар көриләр. Шул тәртиптә (энә, кайчы, пычкы, тырма, чүкеч, себерке, пумала һ.б. эш кораллары күрсәтелә). Кем күбрәк сүз әйтә, шул балага фант бирелә. Ахырдан җиңүчене билгелиләр.
Сыйфатын билгелә!
Максат: Балаларны теге яки бу әйбернең билгеләрен дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне ачыклау, активлаштыру, баету. Күзәтүчәнлекне үстерү.
Уен барышы: I вариант: Тәрбияче балаларга сорау белән мөрәҗагать итә.
Итек нинди? – кара, резин, эчле, зур, уңайлы һ.б.
Оекбаш нинди? – җылы, йомшак, йон, бәйләнгән, юка, калын, мамыклы һ.б. Шул тәртиптә киемнәр, ашамлыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр һ.б турында сорарга мөмкин.
II вариант: Бу вариантны балалар күпмедер дәрәҗәдә сүзлек запасы җыйганнан соң үткәрергә мөмкин. Тәрбияче киресенчә әйбернең исемен әйтә, ә балалар аның сыйфатларын әйтергә тиеш. Мәсәлән: Җиләк. Ул – кызыл, тәмле, сусыл, йомшак һ.б.
Билгесен тап!
Максат: сүзлекне сыйфатлар белән баету.
Уен барышы: тәрбияче балаларга төрле сораулар бирә. Мәсәлән: Машина нинди? – балалар машинаның билгесен белдергән сүзләрне атап җавап бирергә тиешләр. Шул тәртиптә сораулар куелып, җавап алынырга тиеш? (кыяр нинди? алма нинди? самолет нинди? туп нинди? һ.б.)
Нәрсә оча, йөзә, йөгерә?
Максат: предметны һәм предметның хәрәкәтен белдергән сүзләр туплау, аныклау.
Уен барышы: Уен башында алып баручы тәрбияче була, балалар уенны аңлап уйный башлагач, алып баручы бала була. Алып баручы баланың сүзлек запасы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш.
Балалар ярым түгәрәк ясап басалар, яки урындыкларга утыралар, алып баручы аларга карап баса һәм кисәтә: “Мин кош оча, самолет оча, күбәләк оча ...... дим, ә сез кулларыгызны күтәрәсез. Ләкин игътибар белән тыңлагыз, мин дөрес әйтмәскә дә мөмкин. Әгәр, эт оча дим икән, кулларны күтәрергә ярамый. Чөнки чынлыкта эт очмый. “Эт очмый. Ул йөгерә, - дип җавап бирергә кирәк. Уен ахырында педагог иң игътибарлы булганнарны атый. Уен барышында педагог һәр фразадан соң тукталып, балаларга уйларга мөмкинлек биреп акрын гына әйтә. Алга таба уенны катлауландырырга була. Педагог дөрес булмаган биремгә дә кул күтәрә.
Сүзне исеңдә калдыр!
Максат: сүзлек туплау, хәтерне үстерү.
Уен барышы: Алып баручы 5-6 сүз әйтә, уйнаучылар әйткән тәртиптә кабатларга тиеш. Тукталу яки сүзне төшереп калдыру оттыру булып санала (фант түләргә кирәк). Балаларның сөйләм мөмкинлекләреннән чыгып сүзләр төрле катлаулылыкта сайлап алына. Кем азрак фант югалта, шул җиңүче була.
Минем нәрсә уйлавымны әйт!
Максат: балаларны теге яки бу әйбернең характерлы билгесен (төсе, формасы, зурлыгы, тәме, кайда үсүе, файдалануы һ.б.) аера белергә өйрәтү.Сүзлекне тулыландыру, ачыклау, күзаллауларын үстерү, игтибарлылык үстерү.
Уен барышы: I вариант. Уенны өйрәнгәндә алып баручы тәрбияче була. Алга таба балалар үзләре дә уйный ала. Тәрбияче (бала) әйтә: “Мин бер сүз уйладым. Ул бакчада түтәлдә үсә. Ул кызгылт сары төстә, озынча, каты,тәмле, аны ашка салалар” − балалар кишер дип җавап бирергә тиеш. Бу уенда яшелчә, җиләк-җимеш, кием, савыт− саба һ.б. алырга була.
Уенның икенче варианты итеп гомумиләштерү уенын алырга була. Мәсәлән: “Ул әйберләр хәрәкәт итү өчен кирәк, аларга әйбер салып ташып була, тимердән ясалган, тәгәрмәчләре бар” һ.б. − бу транспорт.
Әйтеп бетер!
Максат: сүзләрне телдән дөрес иҗекләргә бүләргә өйрәтү, балаларның сүзлек запасын баету, аларда уйлау сәләтен, эзләнүчәнлекне үстерү.
Уен барышы: Алып баручы кеше исемнәренең бер яки ике иҗеген әйтә, ә балалар әйтеп бетерәләр. Мәсәлән: Му−са, Ил−дар, Нә−си−мә, Ай−дар һ.б.
Нәрсә ишетүеңне әйт!
Максат: сүзлек туплау, фразалы сөйләм үстерү.
Уен барышы: Педагог балаларга күзләрен йомып, игътибар белән тыңлап нинди аваз ишетүләрен аерырга тәгъдим итә (кош кычкырган тавыш, машина сигналы, очып җиргә төшүче яфрак тавышы, кешеләр сөйләшүе, эт өреп куюы, һ.б.). Балалар тулы җөмләләр белән җавап кайтарырга тиеш.Уенны һавада үткәрү яхшы була.
Башкача әйт:
Максат: Балаларны мәгънәләре буенча охшаш сүзләрне әйтә белергә өйрәтү. Күзаллауларын үстерү. Сүзлекне ачыклау, тулыландыру.
Уен барышы: Тәрбияче балаларга уен кагыйдәсен аңлата һәм сүзләрне әйтеп, аларны икенче төрле ничек әйтеп булуын ачыклый. Мәсәлән: матур – гүзәл, сөйкемле, чибәр; батыр – кыю, курку белмәс, булдыклы, җитез. Шул тәртиптә уен дәвам итә, һәр сүзгә бер фант бирелә, кем күп фант җыя, шул җиңүче була.
Бер үк аваздан башланган яисә бу аваз кергән сүзләр.
Максат: авазларны кабатлау, сүзлек запасын баету, тулыландыру. Сүздә авазларның урынын билгели белү.
Уен барышы: I вариант. Тәрбияче әйткән аваздан башланган сүзләр уйлап әйтү. Мәсәлән: /и/ авазы − ит, ипи, итек. һ.б. /т/ авазы − таш, трактор һ.б.
II вариант. Шул яки башка аваз сүзнең ахырында ишетелә.
III вариант. Шул яки башка аваз сүзнең уртасында ишетелә.