Х?зерге заман хик?я фигыльне? зат-санда т?рл?нешен кабатлау


Яфизова Л.Р.
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2 сыйныф
Татар теле дәресе
Тема: Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнешен кабатлау
Максат: укучыларның әлеге тема буенча белем һәм күнекмәләрен ныгыту; үзләштергән грамматик калыпларны сөйләмә һәм язма телдә дөрес кулланырга өйрәтү; телгә карата кызыксыну уяту.
Дәрес барышы
Оештыру: яхшы теләк теләү, көтелгән нәтиҗәләрне әйтү.
Өй эшен тикшерү: “Клок баддис” структурасын куллану. Укучылар сәгать уникедәге партнерлары белән очрашалар һәм өй эшен бер-берсенә сөйлиләр (“Тайм пеа шеа” структурасы кулланыла).
Актуальләштерү: Укучыларга сораулар бирелә һәм алар “Тайм пеа шеа” структурасы ярдәмендә сорауларга җавап бирәләр. 1нче номерлы катнашучылар башлый:
Кайсы затка нинди кушымча ялгана?
Юклык формасы ничек барлыкка килә?
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
“Если ты говоришь с человеком на том языке,
который он понимает ,ты говоришь с его головой.
Если ты говоришь с человеком на его родном языке,
ты говоришь с его сердцем”
“Сорт кардс” структурасы ярдәмендә укучылар төрле затта килгән фигыльләрне классификациялиләр:
Беренче төркем: язам язасың яза язабыз язасыз язалар
укыйм укыйсың укый укыйбыз укыйсыз укыйлар
Икенче төркем: эчәм эчәсең эчә эчәбез эчәсез эчәләр
җырлыйм җырлыйсың җырлый җырлыйбыз җырлыйсыз җырлыйлар
Өченче төркем: барам барасың бара барабыз барасыз баралар
киләм киләсең килә киләбез киләсезкиләләр
“Файнд зе фиб” структурасын кулланып, укучылар бирелгән җөмләләр арасыннан хаталы кушымчага ия булган фигыльне табарга тиешләр:
Без бармыйбыз Мин бармыйбыз Без язмыйбыз
Сез бармыйсың
Син бармыйсың Сез язмыйсың
Алар бармыйлар
Ул бармый Алар язмыйм
Физкультминут. “Тейк оф тач даун” структурасын куллану: әгәр укытучы беренче заттагы фигыльләрне әйтә икән, укучылар торып баса.
“Конэрс” һәрбер укучы үзенә тапшырылган җөмләне рус теленә тәрҗемә итә 1әм туры килгән почмакка баса
җырлыйм
язасың укыйбыз ашыйсыз
Я ПОЮ
ТЫ ПИШЕШЬ
МЫ ЧИТАЕМ
ВЫ КУШАЕТЕ
Дәреслек белән эш: 24 бит, 3 күнегү. Күнегү язмача башкара лар, дәфтәрләре белән алмашынылар һәм билге куялар.
Рефлексия: димәк, укучылар, фигыльләргә, эшне башкаручысыны карап, нинди кушымчалар ялгана?
Үзбәя: “Фист ту файв” струтурасын кулланып, укучыларны бармаклары белән билгеләрен атыйлар. Үзбәя өчен критерий бирелә:
“5” – мин материалны камил дәрәҗәдә аңладым һәм теләсә кайсы вакытта сыйныфташларыма әлеге теманы хатасыз аңлата алам;
“4” – мин яхшы эшләдем, теманы аңладым;
“3” – мин яхшы эшләдем, ләкин сыйныфташларымның ярдәменнән баш тартмыйм.
Укучылар, нинди генә билге булмасын, сез барыгыз да әйбәт эшләдегез! Афәрин!
Өй эше: 25 бит, 5 күнегү (диалогтагы сүзләрнең кушымчаларын куеп, күчереп язарга)
“3” легә – 1 диалог
“4”легә – 2 диалог
“5” – әлеге сүзләрне куеп, җөмләләр төзергә.