План-конспект урока по теме «Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше»



План-конспект урока по теме «Исемнәрнең килеш белән төрләнеше».
Цели (Максат):
1. Развить умение употреблять имена существительные в разных падежных формах, ставить вопрос и определять падеж имен существительных;( Укучыларның исемнәр турындагы белемнәрен арттыру, тәртипкә салу; килешләрнең калын һәм нечкә кушымчаларын аңлап куллана белү, төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү).
2. Расширить словарный запас учеников, развить навыки самостоятельного логическлого мышления (Укучыларның уйлау сәләтен, сөйләм һәм язма телен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.)
3. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәттәрбияләү.
Демонстрационный материал (Җиһазлау): карточкалар, презентация, дәреслек Ф.Ф.Харисов – Татар теле - Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек ( татар балалары өчен), Казан – “ Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2013
Дәрес эшкәртмәсе “ Сингапур методикасы” элементлары нигезендә рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында белем алучы татар балалары өчен төзелде.
Ход урока (Дәрес барышы).
I.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.
- Исәнмесез. Хәерле көн.
II. Дәреснең темасы белән таныштыру.
Укучылар, бүген безне бик кызыклы, гадәти булмаган дәрес көтә. Без башкача утырабыз, димәк башкача, һәрвакыттагычадан яхшырак эшлибез.
Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнешеIII. Фонетик күнегү.
Дәресне бик яхшы итеп үткәрү өчен без телебезне ана теленә күчереп куйик әле. Бер фонетик күнегү үтибез.
Кара карга кардан бара,
Канатлапрын кага-кага.
IV. Take Off-Touch Down белем бирү структурасы ярләмендә алган белемнәрне актуальләштерү.
Укучылар мин сезгә килешләр турында төрле-төрле мәгълумат әйтәм. Сез мине игътибар белән тыңлагыз. Мин әйткән фикер белән килешсәгез, урыннарыгыздан басасыз.
1. Мин татар телендә килешләрнең санын беләм.
2. Мин килешләрнең исемнәрен атый алам.
3. Мин килешләр нинди сорауларга җавап биргәннәрен хәтерлим.
4. Мин Иялек килеше сорауларын беләм.
5. Мин Төшем килеше кушымчаларын атый алам.
6. Мин теләсә нинди сүзне килеш белән төрләндерә алам.
V. Round Table структурасына нигезләнеп белем һәм күнекмәләрне тикшерү.
Ә хәзер укучылар, без сезнең ни дәрәҗәдә килешләрне белүегезне тикшереп алыйк әле. Мин сезгә бер кәгазь бите бирәм, ә сез түгәрәк буенча бер партнердан икенче партнерга күчереп, тәкъдим ителгән сүзләрне килеш белән төрләндерәсез. Сезгә 2 мин бирелә. (сәгать исәбен билгели торган көй куела)
урманагачБ.кИ.к.
Ю.кТ.кЧ.кУ.-в. к.
урамдәресБ.кИ.к.
Ю.кТ.кЧ.кУ.-в. к.
утынбакчаБ.кИ.к.
Ю.кТ.кЧ.кУ.-в. к.
Вакыт тәмам. Тикшерәбез. Башлый: 2 өстәл 2 нче партнер, дәвам итә: 2 остәл 1 нче партнер һ. б.
VI. Mix Freeze Group структурасы (Музыка астына укучылар хәрәкәт итәләр. Музыка туктауга һәм БОЗ сүзен ишетүгә укучылар туктап «катып» калалар. Укытучы укучыларга биргән сорауның җавабы нинди дә булса гади сан була. Укучылар җавап санына карап, группаларга берләшәләр.)
1.    Кабинета ничә тәрәзә? (3)
2.     Татар телендә ничә килеш бар? (6)
3.     Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз? (3)
4.     Атнасына ничә тапкыр уку дәресе (3)
5.    Безнең төркемдә ничә кыз бар? ( 2)
6. Безнең сыйныфта ничә малай адаш? (3)
7. Ничә ел фасылы бар? (4)
Молодцы, ә хәзер бу группада кемнәр барын истә калдырыгыз да бергәләшеп утырыгыз. Сез хәзер команда!
VII. Teambuilding cтруктурасы белән эшләү.
Укучылар, мин сезгә очпочмак ясалган рәсем бирәм. Анда сез 3,4,5, без беләбез һәм бөтенесен дигән сүзләрне күрерсез.
Командада ничә укучы бары 3 килешне ялгышмаслык итеп, яхшы белсә, шул санны 3 янына язып куябыз. Ничә укучы 4 килешне ялгышмаслык итеп, яхшы белсә, шул санны 4 янына язып куябыз. Әгәр сез 6 килешен дә бик әйбәт беләм дип саныйсыз икән, димәк өчпочмакның уртасына, командадагы укучыларны язып куясыз. Һәм командага исем уйларга да онытмагыз!
Без беләбез….

Вакыт тәмам. Тикшерәбез.
VII. Йомгаклау.
Әйдәгез искә төшерик әле.
Без бүген нинди теманы уздык?
Татар телендә ничә килеш бар?
Кайсы килешнең кушымчалары юк?
Ничә килешне без кушымча ярдәмендә ясыйбыз?
Сезгә дәрес ошадымы?
Ә хәзер көндәлекләрне ачабыз. Өйгә эшне язып куябыз. Контроль диктантка әзерләнеп килү.
Рәхмәт, укучылар. Сау булыгыз.