Внеклассное мероприятие по татарскому языку Навруз


Нәүрүз.
Ал.бар.1. Кырыс кышлар үтеп, табигать җанланганда үзенең сайрар кошлары, умырзаялары белән тирә-юньгә ямь өстәп яз килә. Ә яз бәйрәмнәргә бик бай. Безнең төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф гадәтләре бүген, ниһаять, яңадан әйләнеп кайта башлады. Без бүген ул бәйрәмнәрнең берсенә тукталып китәрбез. Дуслар, Нәүрүз турында нәрсәләр беләбез икән?
Нәүрүз – фарсыча “Яңа көн” дигәнне аңлата.
Яңа ел дигәнне белдерә.
Ал.бар.2. Нәүрүз – көн белән төн тигезләшкән чорга, 21-22 мартка туры килә. Бу язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган – халык бәйрәме ул.
Ал.бар.1. Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә!
Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам
Әмма яз күңеллерәк.
Ал.бар.2. Тамчы тама, гөрләвекләр җырлый,
Умырзая чыккан түгелме,
Зәңгәр күзен кысып елмая ул,
Яз айлары шуңа күңелле!
Ал.бар.1. Кояш нуры бигрәк шаян язның
Карның битен үпкән кай ара
Кар дәртләнеп киткән көлә-көлә,
Гөрләвекләр булып юл ара.
Елгаларда сулар күтәрелә
Бозлар ага, сыймый ярына,
Күчмә кошлар, әнә ашкынып
Сагынып кайта туган ягына.
Балалар тавышы ишетелә:балалар йөгереп керә кулларында кәрзин белән күчтәнәчләр.
1 укучы. Өйдәме түтәй?
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
2 укучы. Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Тары булса, он чыгар,
Пешерәбез без чумар.
3 укучы. Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк.
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньяда бик сирәк.
4 укучы. Ач ишегең, керәбез.
Нәүрүз әйтә киләбез,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
5 укучы. Абзый, эшең уң булсын, Теләгәнең юш булсын,
Күңелләрең хуш булсын,
Нәүрүз мөбарәкбад.
6 укучы. Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүрүз мөбарәкбад.
Ал.бар.2. Нәүрүз килә, Нәүрүз!
Бу татлы сүз!
Җир йөзендә тоташ бер ямь ул!
Җир, табигать белән кеше җанын
Игез-тигез иткән бәйрәм ул!
Нәүрүз килә, Нәүрүз!
Бу татлы сүз!
Яз дигән сүз, ямьлек дигән сүз!
Тирәбездә бөтен тереклекне
Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз!
Мөбарәк булсын Нәүрүз, кил җиргә яз!
Яңарыштан дөнья шатлансын,
Асылына кайтсын рухларыбыз
Халкыбызның күңеле сафлансын!
Нәүрүз. Әллә, балалар, сез минем турыда җырлыйсызмы?
Ал.бар.1. Әйе, Нәүрүзбикә, хуш килдең, рәхим ит!
Нәүрүз. Исәнмесез, дусларым, мине шулай сагынып көтүегезгә мин бик шатмын.
Ал.бар.1. Кайларда булдың Нәүрүзбикә? Кайларда йөрдең Нәүрүзбикә?
Нәүрүз. Килдем сезгә ялан кырлар узып,
Күкләрегез гел якты булсын,
Туфрагыгыз уңыш бирсен күпләп,
Юлдашыгыз моңлы җыр булсын!
Алып баручы. Рәхмәт Нәүрүзбикә. Бүләгең өчен зур рәхмәт.
Тыпыр – тыпыр тыпырдашып.
Бергә басаек әле.
Уйнап көлеп җырлап биеп
Күңел ачаек әле.
Нәүрүз. Дуслар мин сезгә буш килмәдем, уземнең табышмакларымны алып килдем:
Аяксыз, кулсыз дөп дөп кое казый ( тамчы)
Сорыйлар, көтәләр килсәм бар да качалар (яңгыр)
яз килсәм киенә,
Көз килсәм чишенә (агач)
Утта янмый,суда батмый (боз)
Лампа тугел, яктырта, мич тугел җылыта (кояш)
Нәүрүзбикә. Бик уткәнсез, остасыз икән җавапларны бик тиз таптыгыз. Дуслар салкынча була башлады, әллә бераз уйнап алабызмы. Мин сезне төрле хәрәкәтле уеннар уйнарга чакырам. Ә аннары безне ботка көтә!
Бәйрәмне җырлар, биюләр белән дәвам итик.
Баянда татар халык җырларына попури.
Уйный 7а сыйныф укучысы Хуснетдинов Радель.
7а сыйныф кызлары башкаруында “ Татар” биюе.
7А сыйныф укучысы Мухаметвалеева Камилла җыр башкара.
9Б сыйныф укучылары шаян бию башкаралар.

Аркан тартышу.
Йомырка салынган кашык кабып йөгерү.
Капчык киеп йөгерү.
Туп белән эстафеталар уздыру.
5.”Снайпер “уены яки кечкенә тупларны кәрзингә ату.
Чаңгыда ярышу.
Чанада ярышу.
8. Җыр-моңга сәләтләрен күрсәтү.