Презентация на тему: Мустай Карим. Кич утырып кызлар чигу чигэ


Мостай Карим «Кич утырып кызлар чигү чигә…»
Кич утырып кызлар чигү чигә,
Чиккәннәре беләм, бирнәлек –
Апаемны былтыр сораттылар,
«Әле яшерәк» дип бирмәдек.
Чана юлы төшкәч (вәт күр дә тор),
Янә килер әрсез яучылар,
Телләреннән баллар тамар, -
Имеш:
«Сездә аккош, бездә аучы бар…»
Кич утырып кызлар чигү чигә,
Бизәкләргә ялгап бизәкне,
Бизәкләре ефәк җырдай агыла,
Тик җырлары өзә үзәкне.
«Күпер асты күк томан,
Күпсенмәгез, күп тормам.
Айлар торсам, еллар тормам,
Сагынырсыз, мин булмам…»
Мин бәләкәч, бик бәләкәч әле,
Тар сәндерә – барлык җиһаным.
Шул җиһанда бу кич япа – ялгызЙомма яшем түгеп еладым.
Мин еладым:
Менә килерләр дә
Кыңгыраулар таккан атлардаБерәм – берәм алып җилдерерләрҖиде кызны җиде якларга.
Мин еладым:
Бу кич кабатланмас,
Кире кайтмас инде бу моңнар…
Кызлар җырлый.
Күбәләкнең нигә
Яшь түккәнен белми былбыллар.
Кичләр кабатланмый.Моңнар кайта,
Урап кайта икән бер талай.
Күпме үрләр үткәч, шул җыр тагынЙөрәгемне телде урталай:
«Күпер асты күк томан,
Күпсенмәгез, күп тормам.
Күп торсам да, мәңге тормам,
Сагынырсыз, мин булмам…»
Мин хәзер зур. Хәзер бик зур инде.
Бөтен дөнья – минем биләмем.
Бер кичәнең түгел, бар гомернең
Ике килмәүләрен беләмен.
Шуңа күрә үксеп кенә түгел,
Үкереп еласаң да җирлек бар.
Еламыйм мин. Чөнки сабырлык бар,
Сабырлыкка тиңдәш ирлек бар.
Еламыйм мин. Фани донья аяз.
Чыклар яна яшел үләндә.
Таң нурына кунып , яз тургаеТәүге җырын җырлый түбәмдә.