Татар теленн?н кулланма Сингармонизм законы


5 сыйныф
Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.
Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.
Максатлар: сингармонизм законын үзләштерү, сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне танып белү. аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү; бу сүзләргә дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү; туган телгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре:
Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче: укучыларда дуслык, бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү.
Регулятив: үз алдыңа максат куя белү, максатка ирешү, проблеманы хәл итәргә омтылыш теләген үстерү.
Танып белү: сингармонизм законын үзләштерү, яңа сүзләр үзләштерү.
Коммуникатив: фикерне аңлата, биремне укый һәм кабул итә, иптәшләреңне тыңлап үзара килешеп эшли белү.
Бурычлар: сингармонизм законының кагыйдәсен үзләштерү, бу законга буйсынган сүзләрне аера белү, сүзләргә дөрес кушымча ялгау, сәнгатьле уку, укыган текстка үз мөнәсәбәтен белдерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет: укыган текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белүе, үз-үзенə билге куярга өйрəнү.
Предмет: татар теленең сузык авазлардагы сингармонизм законын үзләштерүе.
Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче: туган телгә хөрмәт хисләренең үсүе.
Укыту-методик комплекс, җиһазлау: Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теле дәреслек.
Ноутбук, проектор, төрле шагыйрьләрнең туган телгә багышланган шигырьләре, сюжетлы рәсем, карточкалар: “Сингармонизм законына буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне аерып языгыз”, “Уңышлар баскычы” схемалары.
Дәреснең
этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучыларның эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре
I.Оештыру моменты.
Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
Дәрескә әзерләнүне тәмамлыйлар. Исәнләшәләр. Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр
II.Белемне актуальләштерү.
Сузык авазларны искә төшерү, аларның төркемнәрен кабатлау.
Нәтиҗә ясау. Сорауларга җавап бирәләр. Өй эшләрен укыйлар.
коммуникатив гамәлләр.
III.Уңыш ситуациясен тудыру.
Уку мәсьәләсен кую. Берничә сүз әйтелә: болыт, бакча, укучы – бу сүзләрдә нинди сузык авазлар гына бар?
Мәктәп, дәрес, әти, әни – бу сүзләрдә нинди сузык авазлар гына бар? Дөрес.
Татар телендә сүзләрдә я калын сузыклар, я нечкә сузыклар гына килүе сингармонизм законы (яки сузыклар гармониясе) дип атала. Димәк, безнең дәреснең темасы нинди?
Дәрескә без нинди максатлар куябыз, бурычлар?
Сүзләрдә нечкә сузыклар булса, нинди кушымча ялгана, калын сузыклар булса, нинди кушымча ялгана? Мисаллар китерелә: укытучы сүзне әйтә, укучылар кушымча ялгый (телдән).
Нәтиҗә чыгаралар. Калын сузыклар.
Нечкә сузыклар.
Укучылар дәрес темасын әйтәләр, максат, бурычлар билгелиләр.
Сузык авазларда сингармонизм законы.
Сингармонизм законын үзләштерү, сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне сөйләмдә куллану; бу сүзләргә дөрес кушымчалар ялгарга өйрәнү.
Сүздә нечкә сузыклар булса, нечкә сузыклы кушымча, калын сузыклар булса, калын сузыклы кушымча ялгана.
танып-белү гамәлләре, регулятив гамәлләр,
IV.Уку мәсьәләсен чишү.
тема аңлату.
Кагыйдәне дәреслектән уку, мисаллар китерү.
Кайбер кушма сүзләр, башка телләрдән кергән сүзләр, юнәлеш килешендәге I һәм II зат алмашлыклары сингармонизм законынына буйсынмый: Илшат, китап, миңа, сиңа.
Проблемалы сорау: ә бу сүзләргә нинди кушымча ялгана соң?
Дөрес.
Сораулар ярдәмендә нәтиҗә чыгару.
Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о], [ө], сузыклары булса, икенче һәм башка иҗекләрдәге [ы], [э] авазлары урынына [о], [ө] сузыклары әйтелә: [болот], [төтөн]. Бу күренеш ирен гармониясе дип атала. Сорауларга җавап бирәләр.
Укучылар үзләренең мисалларын әйтәләр, бу сүзләр белән җөмләләр төзиләр.
Аларда кушымчалар ахыргы иҗеккә яки авазга карап ялгана: Илшат-ка, китап-ны.
Тактада бирелгән сүзләрнең транскрипцияләрен язарга өйрәнәләр. Берничә укучы тактада эшли.
Эшкә нәтиҗә ясыйлар.
Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр, танып-белү гамәлләре, регулятив гамәлләр, коммуникатив гамәлләр.
V.Ныгыту.
1.Дәреслектән 44чне күнегүне эшләү. Күнегүнең биремен уку, Х.Туфанның шигыреннән өзекне аңлату.
Туган тел турында тагын нинди шигырьләр беләсез? Туган тел турында берничә шигырь уку. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсыларына калын, кайсыларына нечкә кушымча ялганган? Йомгак.
2. 46нчы күнегү. Укыгыз һәм күчереп языгыз. Калын һәм нечкә сузыкларның астына сызыгыз. Кайсы сүзләр сингармонизм законына буйсынмый? Шулар белән җөмләләр төзегез.
Сөйләм телен үстерү. Сюжетлы рәсем буенча эшләү.
Бу рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән? Сингармонизмга буйсынмаган сүзләр бармы? Кагыйдәне искә төшерү.
48нче күнегүне эшләү. Укыгыз. Җәя эчендәге кушымчаларның тиешлесен куеп күчереп языгыз.
Ял минуты. Татарча бию көе яңгырый. Сәнгатьле уку. Сүзлек өстендә эш: тактада бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен укыйлар.
Шигырьнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәләр. Мисаллар китерәләр.
Биремне эшлиләр. Сингармонизмга буйсынган, буйсынмаган сүзләрне әйтәләр.
Калын һәм нечкә сузыклар астына сызалар. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне әйтәләр һәм алар белән җөмләләр төзиләр.
Рәсемдә сурәтләнгән предметларны атыйлар. Аларның сингармонизм законына буйсынган яки буйсынмаган булуын әйтәләр. Бу сүзләр белән җөмләләр төзиләр.
Кагыйдәне әйтәләр.
Сәнгатьле укыйлар. Бирелгән кушымчалардан тиешлесен сайлап алалар. Ни өчен шулай сайлауларын аңлаталар. Нәтиҗә ясыйлар.
Экранда төрле бию хәрәкәтләре эшләгән малай артыннан кабатлыйлар. Рухи-әхлакый үсешне күрсәтүче гамәлләр, танып-белү гамәлләре, регулятив, коммуникатив гамәлләр.
VI. Эталон буенча уҡучыларның эшләрен үзара тикшерүе.
Үзбәя бирү. -Укучылардан теманы ни дәрәҗәдә аңлауларын бәяләргә тәкъдим ителә.
-Индивидуаль эш. “Сингармонизмга буйсынган яки буйсынмаган сүзләрне ике баганага аерып языгыз”, дигән биремле карточкалар таратыла.
-Эшләп бетергәч, экранда дөрес җаваплар күрсәтелә.
-“Уңышлар баскычын” кулланып укучыларга эшләгән биремгә үзбәя бирергә тәкъдим ителә. -“Уңышлар баскычын”да эшләү, теманы ни дәрәҗәдә аңлауларына беренче баскычта үзбәя бирәләр.
-Карточкаларда индивидуаль эшлиләр.
-Экрандагы дөрес җавапларга карап укучылар үзләренең эшләрен тикшерәләр.
-“Уңышлар баскычы” ның икенче ягында эшләгән биремгә үзбәя бирәләр.
-Ике як баскычтагы билгеләрен чагыштырып карыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар. регулятив гамәлләр, коммуникатив гамәлләр.

VIII. Дәресне йомгаклау. Дәрестә өйрәнгән тема буенча сораулар бирелә. Калын һәм нечкә сузыкларны искә төшерегез. Сингармонизм законын аңлатыгыз. Сорауларга җавап бирәләр, мисаллар китерәләр.
регулятив гамәлләр
VII. Рефлексия.

Бәяләү, билге кую.
Өй эше бирү. 1. Укучылар, димәк без дәрес башында куйган максатыбызга ирештекме? Куелган бурычларны үтәдекме? 2.Укучыларга дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирергә тәкъдим ителә, шулардан чыгып, аңлатып, укытучы үз билгесен куя.
3.Өй эшен аңлату.а) 49нчы күнегү. Күп нокталар урынына тиешле кушымчалар өстәп, сүзтезмәләрне күчереп языгыз һәм шул сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез; б)туган телгә багышланган шигырьләр табып, язып алып килегез. Дәрестә башкарган эшләренә нәтиҗә чыгаралар.
Укучыларның дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр, билгеләрен әйтәләр.
Көндәлекләргә өй эшен язып куялар.
коммуникатив гамәлләр
регулятив гамәлләр