Внеклассное мероприятие Муса ??лилг? багышланган КВН кич?се


Муса Җәлилгә багышланган КВН кичәсе
КВНда 2 команда катнаша.
Һәр команда үзенә исем, сәламләү һәм девиз сайларга тиеш.
Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тикшерү бәйгесе.
Муса Җәлилнең әнисе кем исемле? (Рәхимә)
Муса Җәлил ничәнче елда һөкем ителә? (1944, 25 август)
Муса ничә көн тоткынлыкта була? (791)
Тоткынлыкка ничәнче елда эләгә? (1942)
Муса Җәлилнең кызының исеме ничек? (Чулпан)
Беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним астында чыга? (13 яшьтә, Кечкенә Җәлил)
Муса Җәлил шигырьләре буенча рәсемнәр бәйгесе.
“Карак песи”
“Куян”
“Бакчачы”
“Бишек җыры”
“Кызыл ромашка”
“Бакчачы бабай”
“Карак песи”
“Яшел тугайда”
“Чаңгы шуганда”
“Көз җитте”
Муса Җәлил әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе.
“Бакчачы бабай”
“Кызыл ромашка”
Капитаннар бәйгесе.
Ромашканың таҗ яфракларына 6 сорау язылган.
М.Җәлил ничәнче елда һәм кайда туган? (1906 нчы елның 15 нче февралендә. Оренбург өлкәсе Мостафа авылында.)
М.Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? ( М.Җәлил музее бар, һәйкәл куелды, М.Җәлил исемен урамнар йөртә, опера-балет театры һ.б.)
Әтисенең исеме ничек? (Мостафа.)
“Хөкем алдыннан картинасы кем тарафыннан ясалган? (Харис Якупов)
М.Җәлил ничәнче елда һәм ничек үлә? (1944нче елның 25 нче августында, гильотинада башын кисәләр.)
Беренче шигыренең исеме ничек? (Бәхет)
Муса Җәлил иҗатын беләсезме? Бу юллар кайсы шигырьдән бәйгесе.
…Я сузып кына,
Я бик еш кына
Кикриүу,
Кикриүк. (“Әтәч”)
…Сикереп торды Марат
Күрә -- эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап (“Сәгать”)
…Хәзер инде ачудан
Кәбестәне ташладым.
Һәм күршегә үч итеп
Бүре асрый башладым. (“Күршеләр”)
Яшь егет аз гына
Торды да инештә,
Таң калып бу серле
Һәм гали күренешкә. (“Сандугач һәм чишмә”)
Һәр ике команда да М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган стена газетасын тәкъдим итә.
Бирем өй эше итеп бирелгән була
М.Җәлил сүзләренә язылган җыр башкару бәйгесе.
Укучылар карамагында, үзләре сайлап алалар һәм өйдә әзерләп киләләр.
М.Җәлилгә багышланган әдәби викторина сораулары
Муса Җәлилнең әнисе кем исемле?
Муса Җәлил ничәнче елда һөкем ителә?
Муса ничә көн тоткынлыкта була?
Тоткынлыкка ничәнче елда эләгә?
Муса Җәлилнең кызының исеме ничек?
Беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним астында чыга?
М.Җәлил ничәнче елда һәм кайда туган?
М.Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде?
Әтисенең исеме ничек? (Мостафа.)
“Хөкем алдыннан картинасы кем тарафыннан ясалган? (Харис Якупов)
М.Җәлил ничәнче елда һәм ничек үлә? (1944нче елның 25 нче августында, гильотинада башын кисәләр.)
Беренче шигыренең исеме ничек? (Бәхет)
Беренче шигыре ничә яшьтә языла? (9 яшьтә)
М.Җәлилнең беренче шигыре кайчан һәм кайсы газетада басыла? (1919 елның октябрендә Төркстан фронтының “Кызыл йолдыз” газетасында)
Шагыйрьнең беренче китабы кайчан дөнья күрә һәм ул ничек атала? (“Барабыз” дигән беренче китабы 1925 елда дөнья күрә)
М.Җәлил кайсы шагыйрьләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән? (Пушкин, Некрасов, Шевченко, Тихонов, Маяковский, Барто, Маршак)

М.Җәлил шигырьләренә көй язган кайсы композиторларны беләсез? (Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Р.Яхин һ.б.)
Сугышчан батырлыгы өчен М.Җәлилгә кайчан Советлар Союзы Герое исеме бирелә? (1956, 2 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә)
“Моабит дәфтәрләре” дигән шигырьләр циклы өчен М.Җәлилгә кайчан Ленин премиясе бирелә? (1957, 22 апрелендә)
Казанда М.Җәлилгә кайчан һәйкәл ачылды һәм аның авторлары кемнәр? (1966, 3 ноябрендә. Авторлары – скульптор В.Е.Цигаль, архитектор Л.Голубовский)
Язучылар арасыннан кайсылары М.Җәлилгә багышлап әсәрләр иҗат итте? ( Р.Ишморат.”Үлмәс җыр”, Ш.Маннур.”Муса”, Г.Кашшаф.”Муса Җәлил” һәм “Муса Җәлил турында истәлекләр”, М.Максуд.”Сагынган минутларда”, Н.Исәнбәт.”Муса Җәлил”, Ә.Давыдов.”Муса абый”, Р.Мостафин.”Герой шагыйрь эзләре буйлап”, Т.Миңнуллиню”Моңлы бер җыр”, И.Юзеев.”Сынау”, С.Агиш.”Якташлар”, Җ.Молдагаев.”Җыр турында җыр”, Ю.Корольков.”Кырык үлем аша”, Б.Ваһапзадә. “Канатлы җырлар”һ.б.)
Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе кайчан бирелә башлый һәм бу бүләккә кемнәр лаек була?(1968. Лауреат-шагыйрьләр: И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин; язучылар: Г.Кашшаф, Р.Мостафин; драматурглар: Т.Миңнуллин, Р.Хәмид; композиторлар: М.Яруллин, Р.Абдуллин; Рәссам-скульпторлар: В.Скобеев, В.Маликов; артист Н.Дунаев һ.б.)
М.Җәлил исемендәге теплоход кайсы илдә эшләнгән?(1966, Югославиядәге Пула шәһәренең “Ульяник” судоверфендә төзелә.)
“Моабит дәфтәре” фильмында М.Җәлил ролен кем башкара? Бу фильм кайсы киностудиядә төшерелгән? ( “Ленфильм” киностудиясендә төшерелгән бу фильмда М.Җәлил ролен РСФСРның атказанган артисты П.Г.Чернов башкарды.
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?

/ 7 нче А сыйныфында үткәрелгән КВН /

1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Идиятуллина Фирдәвес Гайфулла кызы
февраль, 2015 ел