Внеклассное мероприятие «?киятл?р кич?се»


Тема. Әкиятләр кичәсе.
Максат .Балаларны батыр булырга, зурларның сүзләрен тыңларга ,хезмәтне яратырга ,дус һәм тату яшәргә өйрәтү.
Үзләрен аудитория алдында тотарга өйрәтү.
Сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау. Әкиятләргә иллюстрацияләр, рәсемнәр, өй, эт, мәче, тычкан маскалары; бабайга һәм әбигә картлар киемнәре; лейка, иләк, күбәләк костюмы, чәчәкләр, магнитофон.
Кичәнең барышы.
Укытучы. Хәерле көн, әкият яратучы балалар! Без бүген әкиятләр дөньясына сәяхәт итәрбез. Сез әкиятләр яратасызмы? Ә аларны яхшы беләсезме?
Балалар. Яхшы беләбез, без әкиятләр яратабыз.
1нче укучы. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Бәйрәмнәр кирәк безгә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
2нче укучы. Кирәк икән без бәйрәмне
Әкияттән дә ясыйбыз.
Әкият герое була
Шул кичәдә кайсыбыз?
I Укытучы. Беренче уенны башлыйбыз. Бу юллар кайсы әкияттән?
Кыз өстәл янында өч урындык күрде: берсе- Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк- Настасья Петровнаныкы, өченчесе- кечкенә Мишутканыкы. Кыз урындыкларга утырып карады. (“Өч аю.”)
Бер кыз урманга китте. Ул урманда адашты. Урманда кечкенә генә бер өй күрде. (“Өч аю.”)
Ике дус урманга киткән. Юлда бүре башы тапканнар. Аны капчыкка салганнар. Менә алар еракта ут күргәннәр. Учак янында бүреләр утыра икән. (“Кәҗә белән сарык.”)
Аның янына дуслары җыела.
-Кем кысты?- дип сорыйлар.
-Былтыр кысты,- ди. (“Шүрәле.”)
Әбиемнән дә качтым мин,
Бабамнан да качтым мин,
Синнән качам да качам! (“Калач.”)
II Конверт “Табышмаклар.”
-Балалар,миңа бүген почтальон апа конверт китереп китте, ә аның эчендә табышмаклар. Әйдәгез, шул табышмакларга җавап бирик.
1. Озын бармаклары, маңгаенда мөгезе бар.
Кети-кети уйнарга ярата. (“Шүрәле.”)
2. Ул агач малай
Аның борыны бик озын. (“Буратино.”)
3. Бу кечкенә кыз. Аның башында кызыл калфак. Ул әбисенә бара. (“Кызыл калфак.”)
4. Ул түгәрәк, сары. Аны төлке ашый. (“Калач.”)
5. Ул суган малай. Ул бик шаян. (“Чиполино.”)
III Әйберләр кайсы әкияттән? Исемнәрен ата.
Рәсемнәр бирелә. Шул рәсемнәр буенча балалар геройның исемен һәм нинди әкияттән икәнен әйтергә тиеш.
Балык- “Бүре белән Төлке.”
Балта- “Шүрәле.”
Кәбестә- “Кем нәрсә ярата?”
Кәҗә,сарык- “Кәҗә белән сарык.”
Бал- “Өч аю.”
Рәхмәт, балалар. Сез әкиятләрне бик яхшы беләсез икән. Ә хәзер сезгә әкият бүләк итәбез.
“Шалкан” әкияте сәхнәләштереп күрсәтелә.
Автор. Бер матур авылда әби белән бабай яшәгән. Аларның эте, мәчесе, кечкенә тычканы булган. Әбинең оныгы Алсу шәһәрдә яши. Ул һәр җәй авылга кунакка кайта.
Яз көне бабай бакчада шалкан чәчә. (Бабай иләк тотып, шалкан чәчеп үтә.)
Җәй коне Алсу шалканга су сибә, чүбен утый. (Кыз бу вакытта хәрәкәтләр белән күрсәтеп тора.)
Шалкан зур булып үсә. (Шалкан булып киенгән бала ипләп кенә чүгәләп утыра.)
Менә бер көнне бабай шалканны алырга чыга.
Бабай.(Акрын гына атлап килә, кулын каш өстенә куеп.)
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Кәбестә, шалкан өлгерә,
Алмалар коелып төшә.
(Шалкан янына килә, әйләнеп чыга.)
Ай-яй, нинди зур шалкан! Хәзер мин аны тартып чыгарам. (Тотынып, тарта.) Юк, чыкмый. Кая әбине чакырыйм әле.
-Карчык, чык әле!
Әби.(Өйдән тәрәзә аша башын сузып.) Нәрсә кирәк, картым?
Бабай. Шалкан бик зур булып үскән.Тартып чыгара алмыйм, булыш әле, әйдә.
Әби. Хәзер чыгам.(Кулына таяк тоткан.Аксый-аксый таякка таянып чыга.)
Автор. Әби бабайга тотына, бабай-шалканга, тарталар, тарталар,тартып чыгара алмыйлар.
Әби. Тукта, картым, кызыбызны- чакырыйк әле.
-Кызым Алсу, кил әле, безгә булыш әле.
Автор. Бу вакытта Алсу болында чәчәкләр җыеп уйный. Әнә ул бер күбәләк белән сөйләшә.
Кыз.(Җырлый.)
Әйт әле күбәләк, сөйләшик бергәләп,
Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?
Күбәләк.(Очып йөри, җырлый.)
Мин торам кырларда, болында,урманда,
Уйныймын, очамын, якты көн булганда.
Әби.(Якынрак килеп.) Кызым, әйдә кил әле, булыш әле. Шалканны тартып чыгарыйк
Кыз.(Чәчәкләрен куя, күбәләк очып китә.)
-Хәзер, әбием.
Автор. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына, тарталар, тарталар, чыгара алмыйлар. Кыз Акбайны чакыра.
Кыз. Минем бар маэмаем,
Кара борын Акбаем,
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
-Акбай, кил әйдә, шалканны алырга булыш әле.
Эт. Һау-һау, хәзер киләм.
Автор. Акбай Алсуга, Алсу әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына, тарталар, тарталар, чыгара алмыйлар. Акбай мәчене чакыра.
Эт. Бар кечкенә пескәем,
Бик акыллы дускаем.
Күзләре ялт-йолт итә,
Мыегы җиргә җитә.
- Мыраубикә, кил монда, безгә булыш әле.
Мәче. Мияу-мияу,хәзер киләм. (Масаеп, күкрәген киереп.):
Мин атаклы мәчемен,
Тычкан-күсе эзлимен.
Автор. Мәче эткә, эт Алсуга, Алсу әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына. Тарталар, тарталар, чыгара алмыйлар. Мәче тычканны чакыра.
Мәче. Тычкан дускай, кил әле, безгә ярдәм итче.
Тычкан. Мин-Тычкан, бик кечкенә,
Күзләрем яхшы күрә,
Көчем бик күп булганга,
Сезгә ярдәмгә киләм.
Автор. Тычкан мәчегә, мәче эткә, эт Алсуга, Алсу әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына, тарталар, тарталар, тартып чыгаралар.
Барысы бергә. Ур-ра! Бездә дуслык, бездә көч! (Кулга кул тотынып түгәрәк ясыйлар, әкрен генә әйләнәләр, шалкан уртада.)
Автор. Татар халкының шундый мәкале дә бар:
Хор белән. Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.(мәкаль өстендә эш)
Укытучы.
Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Һ.б.
Әкиятләр сезне кыю, батыр булырга, зурларның сүзләрен тыңларга, хезмәтне яратырга, дус һәм тату яшәргә өйрәтә.
(“Шалкан” эченнән төрле бүләкләр өләшә.)
Шалкан бит гадел түгел, ул серле.