Внеклассное мероприятие ?бил?р б?йгесе


Максат: гаиләдә әбиләр тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле , ихтирамлы булырга өйрәтү; халкыбызның гореф- гадәтләренә, үткәненә ихтирам, хөрмәт һәм кызыксыну уяту.
Зал бизәлеше: Стенада әбиләр рәсеме һәм “Ак әбиләр йөзенә иман нуры сибелгән”, “Исәннәрнең кадерен белик!”, “Өлкәннәргә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!” сүзләре язылган плакатлар. Тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, бер як стенада “Аятөлкөрси”, өстәл өстенә чигелгән борынгы япма җәелә, самовар, савыт – саба, бер урынга комган, тас куела һәм кул сөртү өчен сөлге эленә.

Кичәнең барышы.
1 а б
Ак әбиләр, исәнмесез,
Исән- сау килдегезме?
Сезнең хөрмәткә башлыйбыз
Бүгенге кичәбезне.
Хөрмәтле кунаклар, сөйкемле, йомшак күңелле, ягымлы әбиләребез! Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәбез. Тазалык, тынычлык, гаилә бәхете телибез. Сезгә һаман шулай матур көе, балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның куанычын күреп озак итеп яшәргә язсын. Бүгенге кичәдә барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны онытып торсагыз, күңелләрегез белән үзегезнең яшьлек елларыгызга кайтсагыз. Без бик шат булыр идек.
2 а б: Әбием, Дәү әнием! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүзләр әни дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әбиләребезне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә дә, тормышта да ямь калмас иде.
Хөрмәтле әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торасыз. Менә хәзер оныкларыгыз сезне ничек яратуларын үзләренең чыгышлары белән күрсәтеп китәрләр.
Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килде мәктәпкә
Без йөри торган юлдан.
2.  “Иң ягымлы кешем шул син,
       Әбием, бердәнберем!
      Өйрәт әле, мин дә белим
       Әби булуның серен”.
3.     Әби көлә:”Әби булу
      Тора бары оныктан.
         Мин бит әби булдым, кызым,
         Нәкъ син туган минуттан”.
4. Иртән торсам кояш чыгып
     Нурларын сипкән иде.
     Әбиемнең чәе кайнап
     Коймагы пешкән иде. 
                             5.  Без әбине яратабыз,
                               Ул да безне ярата.
                               Якты йөзе, йомшак сүзе-
                               Барысы безгә карата.
   6.  Әби безгә ”тәмле ашлар-
              Һәммәсен пешерәм”,- ди.
              Балаларым, сез дигәндә 
              Барысына өлгерәм,- ди.
7. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр
Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле
Алар безнең әбиләр.
 
                       8. Дәү әниле өйнең түре башка, Урамнары хәтта ямьлерәк! Дәү әниле өйнең чәе башка, Коймагына чаклы тәмлерәк!
9. Дәү әниләр белән яшәү рәхәт, Оҗмахларын торсын бер якта. Тормыш ямьле ,яшәү мәгънәлерәк Дәү әниләр булса түр якта!10. Минем әби- бик шәп әби Аңлыйм аны бер сүздән. Ягымлы бер караш җитә, Барсын сизәм мин күздән.
11 .Минем әби яшь әле
Минем әби чип-чибәр.
Әбине күргән кешеләр:
“Кызлар кебек син”, – диләр.
12.
Кояштай балкып тора
Әбиемнең карашы.
Ничек менә әбинм күк
Җылы, якты буласы?!
13.
Зэнгэр кугемдэ ал кояш
Сунмэсен, балкып янсын.
Эбилэрнен нурлы йозе
Гел колэч булып калсын.
14.
Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса, кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Әби дигән изге кешегә.
15.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыбызда ямь булып,
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!
16
.Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
17.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
18.
Гөлләр дә елмаеп баш ия:
Яшәгез кадерле әбиләр,
Сез булган урында,
Сез булган урында
Мәңгелек язларның яме бар
1 а б
Балагызның берәве сез
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
2 а б
Хөрмәтле әбиләр, бәйрәмебезне бәйге – уен рәвешендә дәвам итәрбез.Сез чиратлашып, оныгыгызга иркәләп әйткән ягымлы сүзләрегезне әйтергә тиеш.
1 а б Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
Алдагы кокурс “Әбием әкиятләре” дип атала. Сез, әбиләр, оныкларыгызга нинди әкиятләр сөйләдегез икән. Әйдә, искә төшерик әле
2 аб. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз

Өченче конкурсны башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.
- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)
- Америка акчасы. (доллар)
- Көн белән төн нәрсәбелән  бетә?(н хәрефе)
- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)
- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)
 - Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)
-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)
-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?
1 аб.
Безнең әбиләр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә генә. Әбиләр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән ”Педагог әби” конкурсын башлыйбыз.
- Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?
- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?
- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?
- Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?
- Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?
- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз әле.
2 а б
Киләсе конкурсыбыз ”Телеңне йотарлык” дип атала. Алар үзләре белән тәмле- тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр, алар бу ризыкларны пешерү серләрен безгә дә өйрәтсеннәр иде.
(Әбиләр үзләре пешергән ризыклар турында сөйлиләр.)
1 а б. Балалар, безнең әбиләребез дә кайчандыр яшь булганнар. Сезнең кебек рәхәт яшәмәсәләр дә, үзләренең күңелләрен күтәрә белгәннәр. Көне буе эш эшләп арып беткән булсалар да, кич белән аулак өйләргә җыелганнар. Үзләре белән кул эшләре дә алып килгәннәр, җырлый-җырлый, мөнәҗәтләр көйли-көйли чигү чиккәннәр, бәйләгәннәр. Кулларын ял иттерү өчен, эшләренән туктап биеп, җырлап, төрле уеннар уйнап алганнар.
Балалар, сез мөнәҗәтнең нәрсә икәнен белмисез әле. Менә хәзер сезгә әбиләр мөнәҗәт укып күрсәтер, игътибар белән тыңлап торыгыз.
Мөнәҗәт сөйләү
(Тапкырлар бәйгесе)
Сөйдергән дә шул, биздергән дә шул.(тел)
Иң татлы да шул, иң ачы да шул.(тел)
Балтасыз-пычаксыз кечкенә генә өй эшләгән(кош оясы)
Җил үтми, күз үтә(тәрәзә)
Ул кешедән калмас, кеше дә аннан калмаска тырышыр(Сәгать)
Дөньяда нәрсә тамырсыз үсә?(таш)
Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк(су)
Тәне тышта, күлмәге эчтә, мәлихәсе башында(шәм) Башка беркем эндәшмәгән кебек
Син генә тик дәшә аласың.
Синең кебек тагын кем генә соң
Сөя ала икән баласын?
8 бәйге
(Танып бел)
Укучылар кулларын алга таба сузып торалар. Әниләр, күзләрен йомган килеш, үз балаларын кулларыннан танырга тиешләр. Бәйгебезне дәвам итәбез. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль сүзнең җиләге, диләр.Хәзер мин мәкаль башлыйм, сез аның ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.
Мәкаль башлыйм, син төгәллә
Әгәр тапсаң сүзләрен.
Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,
Күрсәтсеннәр үзләрен.
Бала – бавыр ите, ................................ ир – йөрәк ите.
Бала үз ризыгы белән.......................... туа.
Баланың бармагы авыртыр,..................ананың йөрәге авыртыр.
Бала суга төшәр......................................ана утка төшәр.
Улы бар улдан көлмәсен,.......................кызы бар кыздан көлмәсен.
Ул анасы – губернатор, ..........................кыз анасы посып ятар.
Табагына карап ашын эч,.......................анасына карап кызын коч.
Бала ананың йөрәк тамырыннан, ........атаның җилкә тамырыннан.
Бала өчен ананың йөрәге авыртыр,....атаның беләге авыртыр.
Ир”сукыр”, хатын”телсез” булса,...........тормыш яхшы барыр....
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Бу очрашу торсын җим булып,
Бер алтын бөртек булып!
Ходай бирсен озак еллар
Яшәргә бөркет булып!
Мәңге яшь булыгыз әле,
Килик кабат-яңадан.
Ходай насыйп итсен иде
Очрашырга яңадан!
Алып баручы. Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!