Без-табигать баласы Роберт Ми?нуллин и?аты


Без-табигать баласыРоберт Миңнуллин иҗаты
“Җәйнең яшел аты”шигыре
Укытучы:Абдулбярова Э.Ф.
МО Красногорская СОШ
Тема: БЕЗ-ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ Р.Миңнуллинның “Җәйнең яшел аты”шигыре
Максат:1.Укучыларны Р.Миңнуллин иҗаты,тормышы белән
таныштыру,сурәтләү чараларын күзәтә белергә өйрәтү
2.Сәнгатьле уку һәм эмоциональ сөйләм күнекмәләре
формалаштыру,сүзлек байлыгын арттыру.
3.Укучыларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм
аларны күзәтүчән булырга өйрәтү.
Әдәбият: “Уку китабы”3 нче класс
Р.Миңнуллин китапларыннан күргәзмә.
Җиһазлау: телевизор,видеомагнитофон,касета,газета,ребус.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше
а)Исәнләшү
б)Дәрескә әзерлекләрен барлау
-Исәнмесез укучылар!Утырыгыз.
2.Актуальләштерү
а) Өй эшен тикшерү
Җәй җыена ерак юлга,
Җәй җыена китәргә
Җәйнең әйләнеп кайтканын
Тагын күпме көтәргә?
...
-Әйе,укучылар,алтын яфраклары белән көз безне шатландырса да,без моңсуланып җәйне озатабыз.Балалар шундый шагыйрь бар.Ул шигырьләрендә һәр табигать фасылын озата,икенчесен каршы ала белә,һәр матурлыкка соклана белә.Ул-Роберт Миңнуллин.
-Сезгә өй эшенә,аның шигырьләрен өйрәнеп килергә әйтелгән иде.Әйдәгез,шигырьләр тыңлыйк.
-Дөньядагы иң зур алма
-Мәктәптә күңеллерәк
-Энекәш кирәк миңа
-Кайтабыз ла җиләктән
-Урманда
-Шигырьләрдә нәрсә турында әйтелә?
-мактанырга кирәк шул вакытта, мактанырлык эшең булса
-мәктәптә күңелле
3.Р.Миңнуллин иҗаты,тормышы белән кыскача таныштыру.
Балалар өчен чыга торган “Сабантуй”газетасында да эшләп үзеннән күп өлеш керткән.Без укыйсы шигыре аерым китап булып басылып чыккан.Менә ул.”Җәйнең яшел аты”дип атала.
Сүзлек өстендә эш
-утламый-печән ашамый
-Әйдәгез шигырьне Р.Миңнуллинның үзеннән укытыйк.
Видео күрсәтелә.
Берничә баладан шигырь укытыла
Физкультминутка(Җыр “әйлән-бәйлән)
-Ә бу җырның сүзләре Р.Миңнуллинныкы икәнен беләсез бит.
Сораулар буенча эш
-Нинди атка утырып йөргәнегез бар?
-Сез атланып йөргән атлар нинди төстә иде?
-Шигырьдәге атнинди төстә?
-Сезнең яшел ат күргәнегез бармы?
-Ни өчен җәйне туктатып торып булмый?
-Әйе,укучылар.Җәй атын беребеәнең дә җибәрәсе килми.Бу сезнең язган иншаларыгызда да күренә.Берничәсен укытучы укыта.
4.Ребус чишү
-Әгәр бу ребусны чишә алсак Р.Миңнуллинның сүзләрен укырбыз.
Ул сүзләр безнең дәресебезгә дә туры килеп тора.
Бу сүзләрне Р.Миңнуллин әйткән.Безнең һәрберебез табигать баласы.Ә табигать үзе нәрсә соң ул?
-Урман,җир,су,күл...
- Табигатебезне саклар өчен без ниләр эшли алабыз соң?
---- кошларга җимлек
----- агачлар утырту
-----чишмәләрне ,сулыкларны пычратмау
Әйтемнәрне уку
Табигать—илнең байлыгы
Табигать---тиңсез хәзинә.
5.Йомгаклау
Билгеләр кую.
Өй эше бирү
-Үзегезгә ошаган өзеккә рәсем ясарга.
Р.Миңнуллинның табигать турындагы җыры белән тәмамлау.