Милли м?кт?пл?рд? 9 класс ?чен БРТ варианты


Татар мәктәпләрендә белем алучы 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән Бердәм Республика Тестированиесенең 2 һәм 3 бүлекләре буенча әзерләү өчен Әмирхан Еники әсәреннән файдаланып төзелгән эш варианты.
Төзүче: Әюпова Алсу Фаит кызы,
I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы2 бүлек.
Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.
1)Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. 2)Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. 3)Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы — гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! 4)Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! 5)Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! 6)Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... 7)Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем. 8)Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. 9)Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. 10)Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып-тын калып тыңлап утырдык. 11)Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң — мәңгелек моң йөзә кебек иде. 12)Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә — моны белүе һич мөмкин түгел иде. 13)Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. 
(Әмирхан Еники)
2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1)көйләде; 2) мөкиббән; 3) сөтен; 4) шәкерт.
3. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:
1) айлар; 2) белән; 3) гыйлем; 4) чакта.
4. Билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?
Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит!
1) тәмамлык; 2) аергыч; 3) хәл; 4) ия.
5. Билгеләнгән сүзнең антонимын табыгыз.
 Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде.
1) уйнады; 2) төзәтте; 3) рәтләде; 4) ватты
6. Әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) горурлану; 2) чеби; 3) абзый; 4 ) түгел.
7. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1)  сихерләнеп; 2) ачылган; 3) могҗизага; 4) Бәдретдиннең.
8. Рус теленнән кергән сүз булган җөмләне билгеләгез.
1) Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен!
2) Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде.
3) Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң — мәңгелек моң йөзә кебек иде.
4) ... Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.
9. 2 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.10. 4 – 6 нчы җөмләләрдән төшем килешендәге исемне табып языгыз. 3 бүлек.
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1 биремен үтәгез.
 11.1. «Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра» дигән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезнең дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.