Татарская литература — русскоязычным учащимся.


Альмира ИБРАГИМОВА, Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы, Васильево бистәсенең 2 нче номерлы мәктәбе татар теле һәм татар әдәбияты укытучысының : ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНӘ КЫЗЫКСЫНДЫРУ УЯТЫРГА ТЫРЫШАМ
Психологик яктан баларның, алар өчен чит тел булганга, татар әдәбияты дәресләрендә мин сөйли алмам дигән сүзләрне шактый ишеттем. Шуңа күрә татар әдәбияты дәресендә өй эшен биргәндә өч вариантта бирергә тырышам. Укучы үзе вариантны сайлап, өй эшен әзерләп килә. Ләкин һәр укучының дәрескә әзерлеген тикшерергә туры килә, һәм ,,бишле” билгесенә укучы яттан сөйләргә тиеш. Тора- бара ,,бишле” билгесенә өй әзерләнгән бала саны арта, алар татар телендә сөйләргә өйрә-нәләр. Өй эшен биргәндә, кайвакыт, я хикәя төзеп килергә, я диалог төзеп карарга да рөхсәт бирәм. Өй эшен сайлап алырга туры килгәч, укучының мин бирелгән эшне әзерли алмадым дигән сүз өчен юл калмый. Балар җөмләләрне төзегәндә хата ясаудан куркалар. Татар әдәбияты дәресендә, укучының җөмлә-ләрне төзегәндә хаталар булса да, аларны мөстәкыйль рәвештә эшләгәне өчен, мактарга тырышам. Минем уйлавым буенча, татар теле белән татар әдәбияты дәресләре бәйләнештә барырга тиеш. Шуңа күрә, быел тугызынчы сыйныф өчен тематик планымны төзегәндә, аларның имтихан бирергә вакыт килеп җитүен, исемдә тотып, шушы сораулар өстендә эшне кертергә булдым. Тугызынчы сыйныф укучылары белән татар теле дәресендә кагыйдәләрне кабатлыйбыз, ә татар әдәбияты дәрес- ләрендә хатларның төзелеше, һәм хикәяләрнең төзелеше өстендә эшләргә тырышабыз. Кайбер сорауларны сигезенче сыйныфта да керттем. Шулай ук, бүгенге көндә, алар текстның эчтәлекләрен ятлый башладылар, чөнки вакыт кына килеп җиткәч, хәтердә калдыру алар өчен дә бик җиңел булмас дип уйлыйм. Татар әдәбияты дәресендә кызыксыну уяту өчен, класстан тыш дәресләре дә кертерә тырыштым. Үз баларым белән үткәргән класстан тыш дәресемнең планын да үз проэкт эшемә кертергә булдым. Алар арасында укучыларым белән үткәргән класстан тыш дәресем. Бу дәрескә әзерләнгәндә, укучылар бик кызыксынып әзерләнделәр. Шулай ук, өстәмә материалны әзерләү өчен дә үзләре шактый көч куйдылар.