Конспект праздника Науруз с детьми национальной группы март 2017 год


Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1 «Родничок» общеразвивающего вида г. Нурлат РТ
Нәүрүз мөбәрәкбад

Конспект праздника
в национальной группе
воспитателя МАДОУ №1
«Родничок» Нуртдиновой Л.З.
2017 г.
Нәүрүз мөбәрәкбад
Воспитатель по обучению татарскому языку высшей квалификационной категории МАДОУ №1 “Родничок” г. Нурлат РТ Мустафина Р.Н.
Интеграция образовательных областей:
«Познавательное развитие», «Социально-коммуникативное развитие», «Художественно-эстетическое развитие».
Программное содержание:
1.Приобщение детей  к национальной культуре татарского народа;
2.Воспитание любви и уважения к татарскому языку и татарской культуре;
3.Ознакомление детей с татарской литературой, фольклором, татарской музыкой.
Предварительная работа:
Знакомство с татарским фольклором, традициями, праздниками;
прослушивание народных мелодий;
рассматривание иллюстраций народных костюмов;  
прослушивание и разучивание песен;
народные игры;
подбор костюмов и материала, оформление музыкального зала для проведения мероприятия.
Оборудование: ноутбук, экран, проектор, презентация «Нәүрүз килә», костюмы: Кыш бабай, Түтәй, Нәүрүз, карга, угощения.
“Нәүрүз бәйрәме”
Балалар җыр астында залга керәләр
Алып баручы: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Сезне матур бәйрәмгә, Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз.
Алып баручы: Борынгы заманда әби-бабайлар Яңа ел бәйрәмен 21мартта уздырганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, әби-бабаларыбыз язны - Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне малайлар, кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Алып баручы:
Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз.
Язгы яңа елыбыз.
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз.
Еракларга яңгырасын.
Бүген дәртле җырыбыз.
җыр "ЯЗ ҖИТӘ"
яз турында шигырьләр
1-бала: Если снег повсюду тает, АЗАЛИЯ К
День становится длинней,
Если все зазеленело
И в полях звенит ручей,
Если стал теплее ветер,
Если птицам не до сна,
Если солнце ярче светит,
Значит, к нам пришла весна!
2-бала: Яз килә! Яз килә! АДЕЛЬ
Сыерчыклар килә,
Сайраша-сайраша,
Җырчы кошлар килә.
3-бала: У весны веселый старт – Ш.БУЛАТ
На пороге стоит Март.
Весело звенит капель –
К нам уже спешит Апрель.
Май их быстро догоняет,
Всех цветами он встречает.
Света, радости полны
Все три месяца Весны.
4-бала: Бик күңелле тышта: МЭЛИКЭ
Кар эри, боз китә.
Чабышып уйныйлар
Балалар бер читтә.
5-бала: У весны веселый старт – Х.БУЛАТ
На пороге уже Март.
Неба синяя река,
Кораблики в ней - облака,
Дружно так поют скворцы,
Они весенние певцы,
И вокруг все расцветает –
По земле весна шагает.
6-бала: Яз килде, кояш көлде, ИЛЬНАРА
Җиргә нур таралды.
Уянды бар агачлар,
Куанды шат балалар.
7-бала: Как это приятно – ИБРАГИМ
Проснуться и встать,
И синее небо в окне увидать,
И снова узнать,
Что повсюду – весна,
Что утро и солнце
Прекраснее сна!
ПРЕЗЕНТАЦИЯ "НӘҮРҮЗ КИЛӘ"
Алып баручы: Карагыз әле, дуслар,
Кара карга очып бара,
Сез беләсезме, дуслар,
Ул да бит сөйләшә ала.
Карга: Кар, кар,кар.
туем җитте бар, бар.
Ярма,күкәй алып бар.
Сөт, маеңны алып бар
Кар, кар, кар.
Хәбәр итәм.
Яз җитте, яз килде!
Борын үткән заманнан, З.АЗАЛИЯ
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Праздник радостный встречаем М. АЗАЛИЯ
Мы в садике родном.
Поздравляем, поздравляем
Всех с Наурузом и весной.
8-бала: Кыш китте, яз килде, САМИРӘ
Үрдәк белән каз килде.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
9-бала: С праздником! Науруз идёт! РАМАЗАН
Новую радость с собой несёт.
Отложите все дела,
Весна радость привела.
10-бала: Эшләрегез уң булсын, КӘРИМ
Табыныгыз мул булсын,
Күңелегез киң булсын
Нәүрүз мөбарәк булсын!
11-бала: Не болеть вам в Новый год, Ш.ЭЛЬМИРА
Собирайся народ!
Науруз идет!
Общий стол накроем
Всех гостей накормим.  
Всех накормим, угостим,
И еще с собой дадим.
Түтәй керә
Түтәй: Исәнмесез, балакайларым,
Мин сезне күптән көттем.
Нәүрүз котлы булсын!
Алып баручы: Исәнме, түтәй?
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә 3 күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калач кирәк,
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә, сызланма.
Түтәй: Исәнмесез, оланнар!
Бирим әле сезгә күкәй,
Май бирим, күмәч, калач.
Бәйрәм көнендә шатланып,
Рәхәтләнеп күңел ач.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Мә, ал, кызым! Сезгә күчтәнәчләр алып килдем, рәхәтләнеп ашагыз, бәйрәм итегез, күңел ачыгыз.
Түтәй бәйрәмгә ризыклар бирә
Алып баручы: Рәхмәт, түтәй! Безнең белән бәйрәмгә рәхим ит.
бергәләшеп мәкаль әйтеш уйнарбыз, җырларбыз да биербез.
Мәкаль әйтеш: "Башы миннән ахыры синнән"
-Кем эшләми, шул ашамый
-Кто не работает, тот не ест.
-Эш беткәч, уйнарга ярый.
-Кончил дело, игуляй смело.
-Китап- белем чишмәсе.
-Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
-Аз сөйлә, күп тыңла.
Туган илем, туган өем.
Түтәй: менә сезгә матур яулыклар, әйдәгез бәләкәйләр бергә биеп алабыз.
Кечкенә балалар белән бию: "Без яулыклар юабыз"
Түтәй: Сау булыгыз, кадерле балалар, кунаклар, бик күңелле булды, миңа китәргә вакыт.
Түтәй чыгып китә
Яз турында табышмаклар:
1.Ак сыер торып китә,
Кара сыер ятып кала.
        (кыш үтеп, яз килү)
2.Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны җәеп кудым.
        (яз килү)
3.Аяксыз-кулсыз кое казый.
        (тамчы)
4.Борынсыз чыпчык боз тишә.
        (тамчы)
5.Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый.
        (яз көне түбәгә каткан боз сөңгесе)
6.Кара төлке кар астыннан чаба.
        (боз астындагы су)
7.Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
        (сыерчык)
8.Ут та түгел, ук та түгел,
Күзгә төшә, карны кисә.
        (кояш нуры)
9.В белый цвет оделся сад,
Пчёлы первые летят.
Гром грохочет. Угадай,
Что за месяц это? (май).
уен “Түбәтәй”
Нәүрүзбикә керә
- Агымсулар кичәм мин,
Урманнардан үтәм мин.
Бәйрәм күңелле булсын, дип,
Нәүрүз әйтә киләм мин.
Әй, урман ияләре, кошлар,
Җәнлекләр, сөенегез.
Яз җитте, мин киләм.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
“Нәүрүз һәм балалар” җыры башкарыла
Кыңгырау тавышы ишетелә
Нәүрүзбикә: Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә.
Кыш бабай (керә). Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнме, Кыш бабай.
Алып баручы: Исәнме, Кыш бабай! Рәхим ит безнең бәйрәмгә! Без сиңа җыр бүләк итәбез.
Җыр “Кыш бабай”
Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?
Нәүрүзбикә: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Биләмәләреңне миңа тапшырыр вакыт җитте. Күз сал тәрәзәгә, тышта шаулап-гөрләп яз килә.
Кыш бабай: Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча язга – Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!
Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да күнәрмен.
Кыш бабай: 1нче шартым:
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа. чибәркәй,
Син дә йөгер, мин дә калмам (узышалар).
2нче шартым:
Бие-бие, чибәркәй,
Мине узалмассың син,
Син яшь, мин карт булсам да,
Биюдә калышмам мин (бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла).
Кыш бабай: Уф, арыдым ,сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
Нәүрүзбикә: Салкын кышны яз җиңде, -
Моны барчагыз күрде.
Куллар кулга тотынып
Без бәйрәм итик инде.
Кыш бабай: Кызым, син җиңдең, мин җиңелдем. Миңа китәргә вакыт җитте. Менә сиңа тылсымлы таягым, үз биләмәләремне сиңа калдырам. Сау булыгыз, балалар!
Кыш бабай китә
ата-аналар белән “Матур уен”уйнала.
Алып баручы: Тыныч булсын дөньялар,
Күк йөзе аяз булсын!
Һәркөн безгә сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!
Балалар “Нәүрүз” дигән җыр астында залдан чыгалар