Праздник посвященный ко дню смеха В гостях у улыбки и смеха (средняя и подготовительная группа)


Муниципальное бюджетное дошкольное          
образовательное учреждение
«Шугуровский детский сад –Солнышко »
муниципального образования
«Лениногорский муниципальный район”
Тема: “В гостях у улыбки и смеха” в средней и старшей группе.
Цели и задачи занятия:
Подготовила: воспитатель по
обучению татарскому
языку Кашипова Р.Н.

2013 год апрельТема: “Юлмаю белән Көлүдә кунакта”.
Максат: Балаларны көлү көне белән таныштыру, кызыклы уенар уйнарга теләк тудыру,көлеп яшәүнең бик әһәмиятле булуын аңлату.
А.Б. Бүген бакчада бәйрәм
Бик күңелле көн безнең.
Иртәдән үк кояш көлә
Бизәп зәңгәр күк йөзен.
Хәерле көн, исәнмесез кадерле балалар, апалар, килгән кунаклар. Бүген без көлү көненә җыелдык.
Бүген кайгыру урынсыз,
Рәхәтләнеп көлегез.
Тирә-юньдә уен-көлке,
Мәзәк хәлләр күрегез.
Көлке хәлдән көлә белү
Бик файдалы, белегез!
А.Б. Көлү кешенең гомерен озынайта. Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә. Менә нинди зур көчкә ия икән ул көлү!
А.Б. Бүгенге бәйрәмебезне бик кызыклы, файдалы итеп ,көлеп, уйнап үткәрик .Уенда актив катнашкан балаларны бүләкләр көтә.Сезнең эшләрегезгә бәя биреп барыр өчен жюри да сайларбыз. (Жюри уеннарга нәтиҗәне бәйрәм ахырында гына ясый ) .Ә жюриның кемнәр икәнен белер өчен, мин сезгә алар турында кыскача гына итеп әйтәм. Сез үзегез аларны танып белергә тиешсез.
1. Безнең балалар бакчасының төп хуҗасы. Кем ул?
Балалар: Сания Гамировна.
2.Балалар бакчасында анардан башка бер бәйрәм дә узмый. Ул бик матур итеп чәчләр үрә, рәсемнәр ясый, тегәргә дә бик ярата. Кем ул?
Балалар: Бу Румия Иосаровна.
3. Ул сезгә урамга уйнарга чыкканда , тыштан кергәндә ярдәм итә. Кем ул?
Балалар: Алсу Мударисовна.
А.Б. Әйдәгез аларны кул чабып, бирегә чакырыйк.
Уянганда елмаеп тор,
Бар дөнья балкып китәр.
Дускаеңа көлеп кара
Телә хәерле иртә.
Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы-кече.
Дөньяда иң-иң матур кеше
Елмайган, көлгән кеше.
Бәйрәмебезне “Елмаю бүләк итәм сиңа” дип аталган конкурс белән башлап җибәрәбез. Хәзер сез балаларның матур итеп көлеп, елмаеп төшкән карточкаларын карарсыз. Безгә үзләренең иң матур елмаюларын бүләк итүчеләрне билгелик. (Презентация карау)
Җырлар ул- күңел көзгесе,
Җырлар ул-гүзәл бизәк.
Кадерен белеп тормышның
Җырлап яшәргә кирәк.
Җыр: “Көлегез” HYPERLINK "http://erlar.ru/taxonomy/term/109" Хөснул Вәлиуллин көе HYPERLINK "http://erlar.ru/taxonomy/term/169" Шәүкәт Галиев сүзләре
Кояш бөтен HYPERLINK "http://erlar.ru/node/3012" кешегә дәБертигез көлеп карый,Көлү бит ул, гөнаһ түгел,Начальникка да ярый.
Көлегез,Көлегез,Файдасы күп, белегез!
Сау-сәламәт, таза була,Шаярган, көлгән кеше,Көлеп эче авыртса да,Авыртмый бүтән төше!
Көлегез,Көлегез,Файдасы күп, белегез!
А.Б. Бәйрәмебезне дәвам итәбез.Икенче уеныбыз: “Бакага күзләр куй ” дип атала.(Уенга 2 бала чыга.Магнитлы тактада елмайган бака рәсемнәре беркетелә. Тик аларның күзләре юк. Балалар күзләре бәйләнгән килеш бакага төсле магнитлар ярдәмендә күзләр куярга тиешләр. Карап утыручылар уңга, сулга,аска, өскә дип өйрәтеп утыра алалар. Күзләрне иң оста урнаштырган балага “Иң оста күз куючы” медале бирелә.)
А.Б. Алдагы уеныбызны уйнарга берничә баланы чакырам. Бу уен “Пожар” дип атала. (Һәр балага җитәрлек итеп түгәрәкләп урындыклар куела. Балалар бер аяк киемен салып, кулларына тотып, музыка астында урындык тирәли биеп йөриләр. Музыка туктагач, балалар кайсы урындык янында калалар, шул урындыкка аяк киемнәрен куялар. Икенче тапкыр уйнаганда, икенче аяк киемен салып уйныйлар. Өченче тапкыр болай гына урындык тирәли биеп йөриләр. Алып баручы “Пожар” дип кычкыргач, балалар үз аяк киемнәрен табып, тиз генә кияргә тиешләр. Иң тиз кигән балага “Иң җитез” медале бирелә.) Жюри иң җитез баланы билгели.
А.Б. Куанычлар һәм бәхетләр
Сыймый күңелгә.
Биемичә утырырга
Без карт түгел лә.
Буыннар әле катмаган...
Бер биеп калыйк.
Хәтта бии белмәсәк тә,
Бер биеп карыйк.
Алдагы турыбызны игълан итәм. Ул “Иң оста биюче” дип атала. (Төрле халыкларның кыскача гына бию көйләре уйнатыла. Балалар көйгә туры килгән хәрәкәтләр белән биергә тиешләр. Уенда җиңгән балага “Шәп биюче!” медале тапшырыла. )
А.Б. Ә хәзер күңелле шигырьләр тыңлыйк,иң оста шигырь сөйләүчене билгелик.
“Хәйләкәр”- Насибуллина Эльвина.
“Алмаз”- Тальянов Замир.
“Рәхәт безнең Акбайга”- Ризатдинов Гаяз.
“Йокы керде күземә”-Миркасимова Сабина.
“Битем туза” – Гайфуллина Илюзә.
“Бер дә ял итми калам”Хакимова Гөлчәчәк.
“Татлы чир”- Туктаров Камил.
“Муен”- Якупов Рифат.
А.Б. Уеннарыбызны дәвам итәбез. Алдагы уенга 3 баланы уйнарга чакырам. Ул “Туп җыям” дип атала. (Балаларга аш калаклары бирелә. Алар кул белән тотынмыйча, бары тик калак белән кечкенә тупларны җыеп чиләккә салырга тиешләр. Соңыннан бергәләп тупларны саныйбыз. Жюри иң күп тупны җыйган балага “Иң оста туп җыючы” медален тапшыра. )
А.Б. Хәзер уйныячак уеныбыз “Мин оста артист” дип атала. (Бу уенга 8 баланы чакырам. Идәнгә түгәрәкләп ара калдырып картоннар таратам. Картоннар артына эт, куян,курчак, әтәч, ат, маймыл, аю рәсемнәре ябыштырыпган, балалар ул рәсемнәрне күрмиләр. Музыка башлангач балалар картоннарга басмыйча сикереп йөриләр.Музыка туктагач, алар кайсы картон янында калалар, шуның өстенә менеп басалар. Шуннан соң алдан сайлап куелган бала куян маскасын киеп уртага утыра. Балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр.
Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган.
Урыннныннан да торалмый,
Иптәшен дә табалмый.
Куян, куян син сикер,
Иптәшең табып китер. Балалар бу сүзләрне әйткәч, куян сикереп үзенә иптәш сайлый. Сайлаган бала картонны алып күрсәтә. Анда нинди рәсем ябыштырылган булса, шуның кебек кыланып, сикереп, кычкырып күрсәтергә.
Уенда оста артист булып кыланган балага медаль бирелә).
А.Б. Нинди бәйрәм такмакларсыз була инде ул? Күңелле такмаклар тыңлап китик.
Такмаклар
Иртән торып тышка чыксам,
Кәҗә көтү төшерә.
Табаларын кыра-кыра
Әтәч коймак пешерә.
Иртүк торып тышка чыксам,
Кырмыска утын кисә.
Кәкре каен гармун уйный,
Сыер танцевать итә.
Ике тавык җырлап йөри,
Әтәч гармун уйната.
Шул тавышка чыдый алмый
Ата каз елап ята.
Чуар тавык суга бара,
Аягында чабата.
Шул вакытта оялмыйча
Ата каз йоклап ята.
Безнең песи бигрәк уңган,
Комганга су тутыра.
Бозавыбыз мич башында
Оек бәйләп утыра.
Ишектән бабай булып киенгә бер малай керә.
Малай-бабай:
Исәнмесез-саумысыз?
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Сыерыгыз күкәй салган
Нигә чыгып алмыйсыз?
Музыка тавышы ишетелгәч керергә булдым әле, мөмкинме?
А.Б. Рәхим ит , түрдән уз, бабай! Бездә бүген көлү бәйрәме.
Бию көе уйный башлый, бабай бии, кызып китә, такмак әйтә:
Тыпыр-тыпыр, тыпырдатып,
Бергә басаек әпе.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачаек әле. (Әзрәк биегәч, бабайның киемнәре чишелә, сакалы төшә, бабай малайга әйләнә).
А.Б. Алдагы уеныбызга 2 баланы чакырам. Бу уеныбыз “Таза кешеләр” дип атала.( Уенда катнашучы балаларның корсакларына скотч ярдәмендә шар бәйлибез.Алар таза кеше булалар. Паласка шырпылар ыргытыла. Билгеле бер вакыт эчендә алар иелеп, шарны шартлатмыйча шырпыны җыярга тиешләр. Соңыннан бергәләп шырпыны саныйбыз. Уенда җиңгән балага “Иң җитез таза кеше” медале тапшырыла)
А.Б.
Әйдәгез, бер рәхәтләнеп
Шаярыгыз, көлегез.
Рәхәтләнеп көлә белү
Витамин ул, белегез! Көлегез, көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Ә хәзер кызыклы ролик карап китик, балаларга кушылып, без дә бер рәхәтләнеп көлик.(Балалар кызык итеп көлгән ролик карау)
А.Б. Бабоев Далер башкаруында шаян “Бишмармак” биюен карап китегез.
А.Б. Хәзер без сезнең белән “Ракета” уенын уйнарбыз. Бу уенга 5 бала кирәк булыр. (Балалар бер сызыкка тезелеп басалар. Музыка уйнаган арада балалар шарга һава тутыралар. Аннан берәмләп шарны алга таба очырталар. Кемнең шары ераккарак оча, шуңа “Оста ракета җибәрүче” исеме бирелә).
А.Б. Алдагы уеныбызга зурлар төркеменнән 6 баланы уйнарга чакырам. Бу уен “Кортлар” дип атала. (Өчәр баладан торган команда төзелә. Алар бер-бер артлы басып, араларына шар кыстыралар, кулларын аска төшереп басалар.Шарны төшермичә икенче якта торган урындыктан “җиләкне” алып килергә. Алдан килгән балаларга “Тырыш балалар” медале бирелә).
А.Б. Ә хәзер бик матур , күңелле җыр тыңлап китегез.
Җыр “Көләсе килеп тора”
Нинди матур көн бүген
Көләсе килеп тора.
Минем көлгәнне күреп,
Кояш та көлеп тора.
Кушымта:
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Көләсе килеп тора.(2 тапкыр)
Кояшка карап бөтен,
Гөлләр дә көлеп тора.
Алар да көннең матур,
Икәнен белеп тора.
Бакчада гөлләремнән
Хуш ис бөркелеп тора.
Мин үстергән гөлләр дип
Бар кеше белеп тора.
Балаларны алдау.
А.Б.Уеннар да күп уйналды, биюләр дә биелде. Тик идәнебез генә пычранды. Зөләйха Малиховна! Идәнне тиз генә юып алыгыз инде, бигрәк пычранган бит. ( балаларга күрсәтеп сулы чиләккә чүпрәкне батырып идәнне тиз генә юып ала да, башка бүлмәгә кертеп куя.)
А.Б. Нигә дип ул чиләкне анда куйдыгыз? Бүген ул суны балалар өстенә түксәгез дә ярый. (Алдан ук нәкъ шундый ук чиләккә кәгазь кисәкләреннән бәләкәй шарлар ясап салына. Идән юган кеше тиз генә шул чиләкне алып, балалар өстенә түгә.)
А.Б. Бүгенге бәйрәм бик күркәм булды. Сез барыгыз да бик матур итеп чыгышлар ясадыгыз, уеннар уйнадыгыз.Алга таба да уңышлар сезгә.
Күршегезне көлдерегез,
Үзегез дә көлегез!
Көләч кеше озак яши,
Таза була белегез.
Хәзер жюрилар, сүзне сезгә бирәбез. (Уенда актив катнашкан балаларны бүләкләү)
А.Б. Бәйрәмебезне бергәләп җыр белән тәмамлыйк.
Кул чабыгыз, алкышлагыз
Көлү көненә килгәч.
Менә ничек рәхәт икән
Бергәләп көлә белгәч.