Урок по татарскому языку на тему [?] авазы, ? ? х?рефл?ре. Дус, тату, берд?м коллективта бар н?рс? д? ?айлы эшл?н?.


1-нче сыйныфта Әлифба дәресе.
Тема: [ө] авазы, Ө ө хәрефләре. Дус, тату, бердәм коллективта бар нәрсә дә җайлы эшләнә. (1 слайд)
Максат:
укучыларны сузык [ө] авазы, язуда билге булып йөрүче Ө,ө хәрефләре белән таныштыру, сөйләмдә ишетеп танырга, [ө] авазын дөрес әйтергә, Ө, ө хәрефләрен танып, яңа сүзләрне укырга өйрәтү, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру;
укучыларда үзеңне дус, тату коллективның бер әгъзасы итеп тою хисе тәрбияләү, бер-береңә карата җылы, уңай мөнәсәбәт булдыру;
игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.
Җиһазлау:
Укытучы: Әлифба” дәреслеге / Ф.А. Гафурова, Л.Ш. Гайнетдинова, предмет рәсемнәре, компьютер, проектор, алфавит (татарча, русча), “Белмәмеш”, ө хәрефе үрнәге, туп.
Укучы: кәеф эмблемалары, “Әлифба” дәреслеге / Ф.А. Гафурова, Л.Ш. Гайнетдинова
Дәрес барышы:
Оештыру. Уңай психологик хәләт булдыру. (2 слайд)
Исәнмесез, саумысыз!
Кәефләрегез ничек?
Иртәнге кояш кебек!
Туган телне – татар телен.
Өйрәнергә килдек без!
Әгәр кояш кебек яхшы булса, әйдәгез бер-беребезгә ягымлы итеп елмайыйк та урыннарыбызга утырырыйк.
Актуальләштерү. (3 слайд)
Укытучы нәрсәнедер эзләгән кыяфәт чыгарып, борчылып:
Укучылар, нишләрбез икән инде? Бүгенге дәресебезгә кирәк булыр дип төрле предмет рәсемнәре әзерләп куйган идем. Шулар юк бит! Ай-яй-яй! Монда Белмәмеш булган икән бит (тактада Белмәмеш рәсеме) Аның да күрәсе, өйрәнәсе килгәндер инде. Тик менә рәсемнәрне генә кайсын-кая таратып калдырган. Әйдәгез әле, миңа рәсемнәрне табып алырга ярдәм итегез. Хәзер барыбыз да торып басып, рәсемнәрне классның төрле урыннарыннан күз белән эзләп табабыз.(Рәсемнәрне тапкан укучы предметның исемен атый, укытучы аларны тактага беркетеп бара)
Өстәл, өй, өч, өчпочмак,
(4 слайд, 5 слайд, 6 слайд, 7 слайд)
- Рәхмәт, укучылар, менә бит бергә-бергә эзләгәч кирәкле рәсемнәрне тиз генә табып та алдык.. Ә Белмәмеш, әйдә, безнең дәрестә калсын. Ул да без өйрәнгәннәрне өйрәнеп торсын.
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (8 слайд)
Өй, өстәл, өч, өчпочмак рәсемнәре тактаның башка урынына алып куела.
- Балалар ни өчен бу сүзләр бер рәткә куелган, алар нәрсәләре белән охшаганнар?
Укучылар, без нинди предмет рәсемнәрен алып куйдык?(өй, өстәл)
Бу сүзләр нинди аваздан башланалар? ([ө] авазыннан)
Без бүген нәрсә өйрәнербез? ( [ө] авазын)
(тактага Ө хәрефе үрнәге куела)
(9 слайд) Ө хәрефләрен татар алфавитыннан табыгыз әле.(бер укучы күрсәтә)
(10 слайд) Ә рус алфавитында бу хәреф бармы?(юк)
Әлифбадан да Ө хәрефен табыйк әле. Ул нинди төстә? (кызыл) Бу нәрсәне аңлата?(ө - сузык аваз хәрефе)
Үзегез ө авазыны белән нинди сүзләр беләсез?
(укучылар сүзлә әйтәләр)
Ә хәзер язу дәфтәрен ачабыз. Иң беренче Ө авазын һавада язып карыйк. Ә кем тактада язып күрсәтә?
(Язу дәфтәрендә балалар язалар)
Әлифбада бирелгән сүзләрне укыйк әле. (бер-бер артлы укучылар укыйлар)
Балалар, дәреслектәге текст исемен укыгыз әле (11 слайд) һәм рәсемгә карагыз. Кем әйтә, текстның эчтәлеге нәрсә турында булыр икән, аңлатып карагыз әле? (Укучылар җавап биргәч рәсем өстендәге сүзләр өстендә сүзлек эш)
Рәсем астындагы хикәяне үзегез укып чыгыгыз әле.
(Укучылар укыганнан соң, укутучы үзе текстны укып күрсәтә)
Әйдәгез хәзер текстны укып алабыз, калганнар да аның артыннан карап баралар. (укучы укый)
Хәзер минем сорауларга җавапны текстан табып укыгыз.
(Укытучы укучыларга сораулар бирә.)
Мәктәптә бүген нәрсә?
Укучылар ни өчен кала?
Кем гөлләргә су сибә?
Ә тактаны кем сортә?
Идәнне кем себерә?
Кем парта өсләрен, тәрәзәләрне сөртеп ала?
Укытучы нинди мәкаль әйтә балаларга?
Әйе, укучылар, бердәм, тату булганда гына күп нәрсәләр эшләп була, бергә-бергә яшисе дә күңелле була. Мин сезнең шулай һәрвакыт бер-берегезгә карата ярдәмчел. Бер-берегез белән дус булып яшәвегезне телим. Ә хәзер , әйдәгез, бергәләп ял итеп алыйк.
Бер, ике өч,
Безнең кулда көч.
Һәммәбез тату,
Бездә чын дуслык.
Белемнәрне ныгыту.
Баганалап бирелгән сүзләрне уку, ө хәрефенең кайсы иҗектә генә язылуын ачыклау.(ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла)
“Кем тизрәк таба?” уенын уйнап алыйк. (укучылар сорауларга җавап биреп, - Ө хәрефен тактада кайда урнашкынын күрсәтәләр)
Сорауларга җавап тап.
(12 слайд)
а) Песи нәрсә эчәргә ярата?
б) Агачлар кайчан яфрак коя?
в) Юынгач битне нәрсәгә сөртәләр?
г)Шүрәленең башында нәрсә бар?
д) Мичкә яккач нәрсә чыга?
- Укучылар Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Башка иҗекләрдә [ Ө ] авазы ишетелсә дә, Е хәрефе языла: мөгез, төтен, сөлге.
Дәресебез ахырына якынлашып килә. Без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек соң? Ә нәрсә сезгә авыр булып тоелды? (укучыларның җаваплары тыңланыла )
Энергизатор “Нәрсә ошады?”
Укучылар түгәрәкләнеп басалар. Укытучы укучыларга туп ыргыта, укучы тупны тотып , “Бүгенге дәрестә сиңа нәрсә ошады?” соравына җавап бирә һәм тупны кире укытучыга бирә. Һәр укучыдан да сорауга җавап алына.
Балалар, бүгенген дәресебезгә нинди кәеф белән үтте? Әйдәгез, минем белән кәефләрегезне уртаклашыгыз әле (укучылар 3 эмблема арасыннан үзләренең хәзерге вакытка туры килә торган кәеф эмблемасын күрсәтәләр).