Татар теленн?н Берд?м Республика Тестына демовариант (2 б?лек)


2 нче бүлек.
Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.
Туган җир 1)Туган илне сагыну дигән хис тә төрле дәрәҗәдә, төрлечә була икән.
2)Менә син чит ил урамнарында ялгыз йөреп кара. 3)Шагыйрь әйтмешли, син кем кадерлесе анда? 4)Кинәт авырдың, ди. 5)Докторга күренү өчен күпме доллар кирәк? 6)Синең өчен анда беркем дә җавап бирми, син анда берәүгә дә кирәк түгел. 7)Чит дөньяның иң эре башкаласында, иң зур урамның уртасында син - ком бөртеге, син - нуль. 8)Ватан дигән газиз җирне әнә шунда син бөтен нечкәлеге белән аңлый башлыйсың. 9)Мин бу хисне күп тапкырлар дөньяның күп калаларында кичердем.10)Бу хис Римда, Таһранда, Карачида, Каһирәдә, Истанбулда, Коломбода, - гомумән, бер җирдә дә минем күңелемнән китмәде.
11)Чын сагыну үзен шунда танытты.
12)Һәркемнең үз бала чагы, үз шәһәре, үз авылы, үз чишмәләре, үз таулары бар. 13)Һәркем дөньяда безнең шәһәрдән, авылдан, чишмәдән, таудан матур урын юк дип ышанып яши бирә.
14)Җир шарында алты кыйтга бар, алар һәрберсе үзенчә матур. 15) Әмма иң матуры - син туган, син үскән җир.
(М.Мәһдиев)
2-10 нчы биремнәрнең җавабын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.
2. Ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Менә син чит ил урамнарында ялгыз йөреп кара.
2) Шагыйрь әйтмешли, син кем кадерлесе анда?
3) Мин бу хисне күп тапкырлар дөньяның күп калаларында кичердем.
4) Һәркемнең үз бала чагы, үз шәһәре, үз авылы, үз чишмәләре, үз таулары бар.
3. Күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез?
1) Һәркемнең үз бала чагы, үз шәһәре, үз авылы, үз чишмәләре, үз таулары бар.
2) Бу хис Римда, Таһранда, Карачида, Каһирәдә, Истанбулда, Коломбода, - гомумән, бер җирдә дә минем күңелемнән китмәде.
3) Җир шарында алты кыйтга бар, алар һәрберсе үзенчә матур.
4) Докторга күренү өчен күпме доллар кирәк?
4. 2-10 нчы җөмләләрдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз?
Җавап: _________________________________________________________.
5. 1-6 нчы җөмләләрдән рус теле алынмасын табып языгыз.
Җавап __________________________________________________________.
6. 9 нчы җөмләдән туры тәмамлыкны күчереп языгыз.
Җавап __________________________________________________________.
7. 5-8 нче җөмләләрдән җыю санын табып языгыз.
Җавап __________________________________________________________.
8. 10-15 нче җөмләләрдән теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.
Җавап __________________________________________________________.
9. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. Әмма иң матуры –(1) син туган,(2) син үскән җир. (3)
Җавап ___________________________________________________________.
10. 11-15 нче җөмләләрдән сыйфат белән белдерелгән хәбәрне күчереп языгыз.
Җавап ___________________________________________________________.
11.1. “Чит дөньяның иң эре башкаласында, иң зур урамның уртасында син - ком бөртеге, син - нуль. Ватан дигән газиз җирне әнә шунда син бөтен нечкәлеге белән аңлый башлыйсың.” җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?
Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.
Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
11.2. “Үз илем - алтын бишек,
      Кеше иле - үтә тишек” – диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Алтын бишек төшенчәсенә аңлатма бирегез. “Үз илем - алтын бишек, Кеше иле - үтә тишек” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен тексттан - 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
Җаваплар.
Бирем Җавап
2 1
3 2
4 беркем
5 доктор
6 хисне
7 берәүгә
8 14
9 2
10 матур