Татар теленн?н БРТ(берд?м республика тесты): ?зенч?леге ??м проблемалар


Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе
Татар теленнән БРТ (бердәм республика тесты): үзенчәлеге һәм проблемалар
Укытучы:
Фаррахова Рузилә Рәсим кызы
2014 ел, август
Соңгы елларда, уку-укыту системасына яңалыклар кертелү сәбәпле, укучылар һәм укытучы алдына куелган таләпләр үзгәрде, башка бурычлар куела башлады. Алар уку- укыту әсбаплары алышынуында, дәрестә яңа эш төрләрен һәм алымнарын куллануда, информацион технологияләрне файдалануны активлаштыруда, белемне тикшерү системасы үзгәрүдә һ. б. да чагылыш табалар. Мондый үзгәрешләр, башка барлык фәннәргә караган кебек үк тел дәресләрен дә читләтеп үтми.
IX сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Сынаулар традицион формада гына узды. Туган (татар) телендә белем алган укучылар - сочинение элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза алды. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотты. Моңа кадәр укучылардан укылган яки тыңланган текстка мөмкин кадәр якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз фикереңне белдереп, сочинение язу таләп ителә иде. Ә БРТ (бердәм республика тесты) да күләме ягыннан чикләнгән, җыйнакландырылган изложение һәм укылган текстта әйтелгән фикерне дәлилләп язылган сочинение язу таләп ителә.
2014 елдан Татарстан республикасының барлык мәктәпләрдә дә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңача, тест рәвешендә тапшырдылар.
Татар теленнән башкарылган тест эшләре укучыларның лингвистик белемнәрне күрсәтү, шулай ук танып белү, төркемләү һәм фикер йөртүгә кагылышлы белем һәм күнекмәләрне чагылдыра. Тестта бирелгән контроль бәяләү материаллары укучыларның лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын белү һәм ачыклауга юнәлдерелгән.
Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнә.
Татар теленнән БРТ, Татарстан Республикасында гамәлдә булган уку-укыту программаларына нигезләнеп, 3 төркем өчен махсус әзерләнгән контроль бәяләү материаллары буенча үткәрелә: беренче төркем - татар телендә гомуми белем бирүче оешмаларның  IX сыйныф укучылары өчен, икенче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен, өченче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен әзерләнгән материалларга нигезләнә. Ана телен татар мәктәбендә һәм рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәрендә укучыларга 240 минут, ә рус төркемнәренә 150 минут вакыт бирелә.
Тестлар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Имтихан эшендә сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәр, кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәр һәм укучының тәкъдим ителгән темага үз фикерен белдерә алуын тикшерүгә юнәлдерелгән ачык типтагы биремнәр файдаланыла.
Чыгышымда татар мәктәпләрендә укучы1нче төркемгә кергән укучылар(21) С1 биреме ягъни тыңланган текстның эчтәлеген язу, А1-А7 биреме-сайлап алу тесты, В1-В9 кыска җавап язу биремнәре, С2 –текстка нигезләнеп, сочинение язу кебек биремнәрне үтиләр. Имтихан эшенең А һәм В биремнәрен компютер, ә С1,С2 биремнәре билгеле бер критерийларга нигезләнеп экспертлар тикшерә.
Ә хәзер тест биремнәренә тулырак тукталып китик.
С1 биреме ягъни, җыйнакландырылган изложение - билгеле бер күләмдәге сүзләр җыелмасы ярдәмендә, автор стилен саклап һәм текстның эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл биреп язылган изложение. Форма ягыннан- кыска һәм төгәл, эчтәлеге ягыннан тулы булырга тиеш.
Изложение язу барышында укучы микротемаларны билгели, һәр абзацның төп фикерен ачыклый, төрле алымнар кулланып, текстны җыйнакландыра һәм вакыйгаларны эзлекле рәвештә формалаштыра. Укучы изложениенең эчтәлеге өчен 7 балл алырга мөмкин. ( Кушымта1) Эшнең грамоталылыгы сочинение белән берлектә тикшерелә.
Укучы С1 биремен үтәгәндә кайбер хаталарны да ясый:
-текстның исемен язгач, тыныш билгесе (нокта) куя.
-текстны җыйнакландырганда, микротема төшеп кала.
-микротемаларның урыннарын алыштырып язу(логик хата)
-исемнәрне бутап язу ( текста бирелә Кәрим бабай-Кирам бабай дип үзгәртеп яза, кош-чыпчык)-фактик хата
-җыйнакландыру алымының берсен генә куллану
-текста бирелгән вакыйгалар бирелешендә эзлеклелек сакланмый.
төп текстта булмаган вакыйгалар белән изложение киңәйтелә.
Тыңланылган текст буенча изложение язу-катлаулы бирем. Шулай да укучылар текстны төрле ысуллар белән кыскартырга бик тиз өйрәнәләр. Бу эшне 5 класстан ук башлаганда, укучыларның әзерлеге югарырак була.
Имтихан эшенең икенче бүлеге 2 блокка берләштерелгән тест биремнәреннән тора. А1-А7 биремнәрендә җавапларны сайлап, ә В1-В9 биремнәре кыска җавап бирүне таләп итә.Тестларда фонетика, морфология, лексика һ.б. темалар буенча укучыларның белемнәре тикшерелә. Җаваплар сан яки сүз, сүзтезмә белән языла. В өлешенә караган биремнең җавапларында һәр символ (хәреф, өтер,цифр, сызыкча) аерым шакмакка тутырыла, кыскартулар рөхсәт ителми. Бланкның җаваплар өлешендә бозу-сызулар булырга тиеш түгел, тикшерү барышында алар контроль бәяләү материаллары биремнәренең җаваплары буларак кабул ителергә мөмкин. Әгәр дә бозу очрагы килеп чыкса, хаталы җавапны алыштыра торган юлдан файдаланып, дөрес җавапны язып куярга кирәк.
Еш кына тест биремнәрен игътибарсыз уку аркасында хаталар да җибәрелә. Мәсәлән, укучылар бирелгән вариантлар арасыннан дөрес булмаган җавапны эзлиләр, биремдә исә дөресен табу сорала.
Әгәр кыска җавап бер генә сүздән торса, аны җөмләдә кулланылган формада(заты, саны, килеше һ.б.) язарга кирәк.
Әгәр кыска җавап сүзтезмәдән торса, сүзләр арасында буш шакмак калдырылмый.
Әгәр кыска җавапта сызыкча аша языла торган сүз туры килсә, сызыкча аерым шакмакка языла.
Әгәр В өлеше җавапларын тутырганда укучы ялгышса, хаталы җавапны алмаштыру юлыннан файдалана ала.
Тест өлеше җавапларын бланкка дөрес тутыру да мөһим. Укучыларга алдан бланкларны тутыру тәртибен аңлатырга кирәк. Барлык биремнәрнең дә дөрес җаваплары 1 балл белән бәяләнә. Биремнәр әзер җаваплар буенча тикшерелә. А һәм В биремнәре өчен укучы 16 балл җыярга мөмкин.
С2 биреме- сочинение фикерләмә-билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст. Анда язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар (2 мисал) белән дәлилләнеп барырга тиеш. Сочинениедә 3 абзацның булуы мөһим.
Биремне үтәгәндә, төп 3 элементның булуы таләп ителә:
-тезис
-дәлилләр (укылган тексттан мисаллар)
-нәтиҗә
Сочинение язганда, укучы еш кына түбәндәге хаталарны ясый:
-сорауга җавап кына язу
-текстның исемен дәлил итеп китерү
-дәлил китергәндә, җөмләнең санын гына язу(12, 15 җөмлә -12 нче җөмләдә...яки 12-13 нче җөмләләрдә.. дип язарга кирәк)-грамматик хата
-тексттан ике дәлилнең булмавы
-текстны күчереп язу
-кызыл юлларга бүленеш дөрес түгел һәм алар арасында бәйләнешнең булмавы
-текст төзеклегендә хаталар: башлам яки йомгак өлеше булмау
- диалектлар белән язу (апкилә, апае)-сөйләм хатасы
-эшнең төгәлләнмәгән булуы (нәтиҗә булмау)
Укучылар эшендә хаталарны киметү өчен түбәндәге үрнәктән
файдалану отышлы дип уйлыйм.
...(автор) өзекне “..........................”- дигән юллар белән тәмамлый.
Минемчә, әлеге өзектә ....... сүз бара. (әһәмиятен ассызыклый)
Дәлил: (Ни өчен?)
Бу чыннан да шулай, чөнки........ . Автор әлеге фикер 15—16 нчы җөмләләрдә ачык чагылган.......
Димәк, автор .......... бик мөһим проблеманы күтәрә. Дөрестән дә, ...... .
Сочинениене  (С2 биремен) бәяләгәндә, текстның мәгънәсен аңлауга, тексттан табылган мисалларның булуына, сочинениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелегенә, эшнең композицон төзеклегенә игътибар ителә. Күрсәткечләр буенча сочинение өчен иң югары 9 балл куела. Ләкин шунысына да игътибар итәргә кирәк: әгәр сочинение тулысынча күчереп язылган текстка  туры килә икән, аңа бөтен критерийлар (С2К1-С2К4; ГК1-ГК4, ФК1) буенча да 0 балл куела. (кушымата 2)
Укучының грамоталылыгы һәм язма сөйләмнең төгәллеге изложение һәм сочинение тикшерү нәтиҗәсендә тупас һәм тупас булмаган яки төрле һәм бер үк типтагы хаталарны исәпкә алып бәяләнә. (Кушымта 3)
 Грамоталылыкны бәяләгәндә, (ГК1-ГК4) изложение һәм сочинениенең күләме исәпкә алына. Изложение белән сочинениенең күләме 140 сүздән дә ким булмавы шарт.
Укучы изложение белән сочинениенең берсен генә (я изложение, я сочинение) язган очракта, эшнең күләмен искә алып, ГК1-ГК4 күрсәткече буенча бәяләнә:
- эшнең күләме 140 сүздән ким булса, грамоталылык аерым таблица буенча бәяләнә;
-  эшнең күләме 70-139 сүз булса, ГК1-ГК4 күрсәткеченең һәрберсенә  1 балл куела;
Имтихан эше өчен җыярга мөмкин булган иң югары балл – 42.
Бәяләү нормаларыннан чыгып, билгеләр түбәндәгечә куела:
17 балл - “2”
18 балл - “4”,
42 балл - “5”
Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучы лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын яхшы үзләштерсә, фикерли алса, имтиханны яхшы гына билгеләргә тапшыра ала дип уйлыйм. Дөрес, укучы татар теленнән генә имтихан тапшырмый. Монда инде безнең дә ярдәм кирәк. Укучылар белән аңлашып, тырышып эшләгәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип уйлыйм.
Кушымта 1
Кыска изложениене (С1 биремен) тикшерү һәм бәяләү
  
№ Критерий Балл
ИК1[1]Изложение эчтәлеге  
  Укучы тыңлаган текстның эчтәлеген тулы ачкан, анда яктыртылган барлык мәсьәләләр язмада урын алган 2
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бер микротема төшеп калган (яки өстәлгән) 1
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бердән артык  микротема төшеп калган (яки өстәлгән) 0
ИК2 Башлангыч текстны җыйнакландыру  
  Укучы текстның гомуми эчтәлеген бер яки берничә алым белән кыскарткан, җыйнакландырган 3
Бер яки берничә алым белән текстның  ике микротемасы җыйнакландырылган 2
Бер яки берничә алым белән текстның  бер микротемасы җыйнакландырылган 1
Текстны  җыйнакландыру өчен бер алым да кулланылмаган 0
ИК3 Изложениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге  
  Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә:
-логик хаталар юк, эзлеклелек бозылмаган;
-текст кызыл юлларга дөрес бүленгән 2
Эштә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә,
әмма
бер логик хата бар
яки
кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар 1
Эштә коммуникатив (аралашуга караган) мәгънә сакланган,
әмма
бердән артык логик хата
 яки
кызыл юлны билгеләүдә ике хата җибәрелгән 0
ИК1-ИК3 күрсәткечләре буенча изложение өчен җыела торган иң югары балл 7
Кушымта 2
С2 биремен тикшерү
С2 биремендәге сочинение түбәндәгечә бәяләнә: 
№ Текст эчтәлегенә анализ ясауга бәйле һәм фикерләү характерындагы сочинениене                     (С2 биремен) бәяләү тәртибе Балл
С2К1[1]Текстның мәгънәсен аңлау  
  Укучы текстның мәгънәсен дөрес аңлаткан, хаталар күзәтелми 2
  Гомумән алганда, укучы текстның мәгънәсен дөрес аңлаткан, тик бер хата җибәргән 1
Укучы текстның мәгънәсен дөрес аңлатмаган
яки
эчтәлеген аңлатканда  ике хата җибәргән
яки
имтихан эшендә текстның эчтәлегенә аңлатма бирмәгән 0
С2К2 Тексттан табылган мисалларның булуы  
  Укучы тексттан аның эчтәлегенә туры килә торган ике мисал тапкан 3
Укучы тексттан аның эчтәлегенә туры килә торган бер мисал тапкан 2
Мисал(-лар) укылмаган башка бер тексттан китерелгән 1
Укучы тексттан аның эчтәлегенә туры килә торган бер мисал  да тапмаган
яки
биремдәге цитата яки аның бер өлеше мисал итеп китерелгән
  0
С2К3 Сочинениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге  
  Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге сакланган:
-логик хаталар күзәтелми, язганда эзлеклелек сакланган;
-текстны кызыл юлга бүлүдә хаталар юк 2
Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге сакланган,
әмма
бер логик хата җибәрелгән
яки
кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар 1
Эштә коммуникатив (аралашуга караган) мәгънә сакланган,
әмма
бердән артык логик хата яки
кызыл юлны билгеләүдә ике хата җибәрелгән 0
С2К4 Эшнең композицон төзеклеге  
  Эш композицон яктан төзеклеге һәм төгәлләнгән булуы белән аерылып тора, текст төзелешендә хаталар юк 2
Эш композицон яктан төзеклеге һәм төгәлләнгән,
әмма
 текст төзелешендә бер хата бар 1
Композицон яктан ике һәм аннан артык хата бар 1
С2К1-С2К4 күрсәткечләре буенча сочинение өчен җыела торган иң югары балл 9
Игътибар!Әгәр сочинение тулысынча күчереп язылган текстка  туры килә икән, аңа бөтен критерийлар (С2К1-С2К4; ГК1-ГК4, ФК1) буенча да 0 балл куела.
Кушымта 3
Укучының грамоталылыгы һәм язма сөйләменең төгәллеге изложение һәм сочинение тикшерү нәтиҗәсендә тупас һәм тупас булмаган яки төрле һәм бер үк типтагы хаталарны исәпкә алып бәяләнә.
№ Укучыныңграмоталылыгынһәмязмасөйләменеңтөгәллегенбәяләү Балл
ГК1 HYPERLINK "file:///C:\\Users\\%D0%A0%D0%B0%D0%B4%D0%B8%D1%81\\Desktop\\%D0%91%D0%94%D0%98%20%D0%93%D0%98%D0%90\\%D0%94%D0%99%D0%90.docx" \l "_ftn2" \o "" [2] Орфографикнормаларныңүтәлүе  
  Орфографикхаталарыюк яки тупасбулмаганбер-ике  хатасы бар 2
Өч-дүрт хата җибәрелгән 1
Биш  һәманнанартыкхатасы бар 0
ГК2Пунктуационнормаларныңүтәлеше  
  Пунктуационхаталарыюк яки тупасбулмаганикехатасы бар 2
Өч-дүрт  хата җибәрелгән 1
Бишһәманнанартыкхатасы бар 0
ГК3 Грамматик нормаларныңүтәлеше  
  Грамматик хаталарыюк яки тупасбулмаганберхатасы бар 2
Ике хата җибәрелгән 1
Өчһәманнанартыкхатасы бар 0
ГК4Сөйләмнормаларыныңүтәлеше  
  Сөйләмхаталарыюк яки тупасбулмаганикехатасы бар 2
Өч-дүрт  хата җибәрелгән 1
Бишһәманнанартыкхатасы бар 0
ФК1 HYPERLINK "file:///C:\\Users\\%D0%A0%D0%B0%D0%B4%D0%B8%D1%81\\Desktop\\%D0%91%D0%94%D0%98%20%D0%93%D0%98%D0%90\\%D0%94%D0%99%D0%90.docx" \l "_ftn3" \o "" [3] Язмасөйләмнеңтөгәллеге  
  Материалныязуда, шулайуктерминнарныаңлаудаһәмкулланудафактикхаталарюк яки тупасбулмаганберхатасы бар 2
Язудаһәмтерминнарныкулланудаике хата бар 1
Язудаһәмтерминнарныкулланудаөчһәманнан да артык хата бар 0
ФК1, ГК1-ГК4 критерийларыбуенча сочинение һәм изложение язганөченҗыяргамөмкинбулганиңюгары балл 10
 Грамоталылыкны бәяләгәндә, (ГК1-ГК4) изложение һәмсочинениенең күләме исәпкә алына. Эшнең гомуми күләме  кимрәк яки  70-139 сүз булса, ГК1-ГК4 критерийларының һәрберсе өчен 1 балл куела:
ГК1- орфографик хаталары булмаса яки 1 тупасбулмаган хата җибәрелсә, 1 балл куела.
ГК2 – пунктуацион хаталары булмаса яки 1 тупас булмаган хатасы булса, 1 балл куела.
ГК3 – грамматик хаталары булмаса, 1 балл куела.
ГК4 – сөйләмхаталарыбулмаса, 1 балл куела.
Изложение беләнсочинениенең күләме 70 сүздәндә ким булганэшкә ГК1-ГК4 күрсәткечләребуенча  0 балл куела.
Укучы изложение белән сочинениенең берсенгенә (я изложение, я сочинение) язганочракта, эшнең күләмен искә алып, ГК1-ГК4 күрсәткече буенча бәяләнә:
-                     эшнең күләме 140 сүздән ким булса, грамоталылык 6 нчы таблица буенчабәяләнә;
-                     эшнең күләме 70-139 сүзбулса, ГК1-ГК4 күрсәткеченең һәрберсенә  1 балл куела;
-                     эшнеңкүләме 70 сүздәндә ким булса, ГК1-ГК4 күрсәткечебуенча 0 балл куела.
Имтихан эше өчен җыярга мөмкин булган иң югары балл – 42.