3б ачык д?рес уку д?ресе. ФГОС


Укытучы: Хуҗиева Илсөя Ришат кызы
Сыйныф: 3 Б
Төркем: рус төркеме
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле”, 2 нче кисәк
Тема: Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясендәге лексик материалны сөйләмдә куллану
Дәрес максаты:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- хикәяне сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү;
-дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.
Үстерү максаты( дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
- ситуатив күнегүләр белән укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү
- кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
- үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү.
Тәрбия бирү максаты ( дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
- өлкәннәр һәм яштәшләрең белән итәгатьле аралашу өстендә эшне дәвам итү.
2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- хикәяне сәнгатьле һәм дөрес укый алуга ирешү;
-хикәядәге лексик материал аша сөләмгә чыга алу;
-дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.
Дәрес тибы: ЛКК
Җиһазлау: дәреслек Р.З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле”, 2 нче кисәк (57нче бит); методик ярдәмлек (41нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.
Дәреснең технологик картасы:
Дәрес этабы
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУД)
I. Оештыру мотенты
Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн, укучылар!
-Хәлләрегез ничек ?
-Әйдәгез бер- беребезнең хәлен белешик.
-Бүген ничәне апрель?
-Атнаның кайсы көне?
-Урамда һава торышы нинди? Дәрескә игътибарлы булу
-Хәерле көн!
-Кояшлы иртә кебек
Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.
-Исәнме, Гүзәл,
Исәнме, Рүзәл!
Исәнме, Мәрьям!
Исәнме, Галләм!
Сезгә, дусларым,
Иртәнге сәлам!
Исәнме, Азат!
Саумы, Салават!
Исәнме, Иркә!
Сәлам, Мәликә!
Хәерле иртә!
-Җиденче апрель.
-Пәнҗешәмбе.
-Бүген көн җылы, кояшлы(болытлы). К: укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру
II. Өй эшен тикшерү.
Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау
-Укучылар, өйгә эш нәрсә бирелгән иде? Өй эшенең дөреслеген тикшерү
-1)”Трамвайда текстының эчтәлеген сөйлиләр 54 б.
2) 54 б. 5 нче күнегү
Р: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
III.Актуальләштерү.
Дәрестә кулланылачак сүзләрнең мәгънәсе, әйтелеше өстендә эш
-Укучылар, өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес әйтелешен искә төшереп алыйк.
1.Слайдлар аша әдәпле сүзләрне искә төшерү( при встрече, при приглашении к столу, при просьбе
2. Үткән дәрестә өйрәнгән яңа сүзләрнең тәрҗемәсен һәм дөрес әйтелешен искә төшерү.
3.Сүзләрнең антоним парларын табу.
Экранда сүзләрнең русчасы бирелә
Здравствуйте
Доброе утро
Добрый день
Добрый вечер
Привет
Добро пожаловать
Приятного аппетита
Пожалуйста
Извините
До свидания
Спокойной ночи
Прощайте
Орлыклар-[орлоклар]
Ярты алма- [йарты алма]
Алма- [алма]
Алмагач- [алмагъач]
кечкенә- тәрбияле-
тәмле- яхшы-
баллы- акыллы-
тырыш- Р:бурычларны билгели белү;
Т.Б: кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
4.Әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү.
-Әдәпле кеше нинди була?
- Әдәпле – кеше белән дөрес сөйләшә.
Әдәпле – чиста йөри, тәртип ярата.
Әдәпле тырыш, ялкау түгел.
Әдәпле- өлкәннәргә урын бирә. IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш
-Максатны әйтү:
-Укучылар, бүген без сезнең белән кайсы темага сөйләшүне дәвам итәбез? Әйе, Дәрдемәнд исемле татар язучысы язган “Өч ул” хикәясе белән танышырбыз һәм сөйләмгә чыгарбыз.
-Текстны укытучының үрнәк укуы.
Сәнгать, йөгерек, аңлап укуга ирешү; өйрәнелгән лексик-грамматик күнекмәләрне сөйләм оештыруда урынлы куллануга ирешү
-Әдәплелек темасына .
- Укучыларның кычкырып укуы (берничә кат укырга мөмкин) Р: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү
Т.б: аңлап укый белү;
V. Ныгыту
Яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү
1.Найди в тексте предложения, где говорится о том,что: (слайд ярдәмендә).
-Папа принёс с базара три яблока .
-Старший сын взял семена и посадил в огород.
-Второй сын съел яблоко и сказал папе спасибо.
-Гали половину яблока отдал другу, потому что он болеет.
2.Физкультминутка
Яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белү.
Укучылар тексттан табып укыйлар.

“Хәерле көн” җырын җырлап экрандагы хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Т.б: фикер йөртүнең логик чылбырын төзү
К: аралаша белү сәләтен үстерү
3. “Цепочка”.
Сез бу раслаулар белән килешәсезме?
1нче укучы җөмләләрне укый , икенче укучы тәрҗемә итә, өченче укучы дөресме, юкмы икәнен әйтә, дөрес булмаса төзәтә.
4.Сораулар төзеп, аларга җавап бирәләр.
-Димәк, укучылар, дусларга карата игътибарлы булырга, аларга ярдәм итәргә кирәк.
5.Диалогларны парларда сөйләшегез.
1) Бер кешенең өч улы бар икән.
2) Кечкенә малайның исеме Вәли .
3) Әтиләре кибеттән өч алма алып кайтты.
-Бер кешенең ничә улы бар иде?
-Кечкенә малайның
исеме ничек?
-Кем базардан өч алма алып кайтты?
-Кем ярты алманы гына ашады?
-Олы малай нишләде?
-Икенче малай нәрсә диде?
-Гали алманы кемгә бирде? Ни өчен?
1)Йомшак укучылар 58 биттәге 9 нчы күнегүне үтиләр. Үрнәк буенча сөләшәләр.
2)Көчле укучылар электрон дәреслектәге биремне эшли. Өч диалогның берсен сайлап диалог төзеп сөйлиләр һәм үзләрен тикшерәләр. К: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.
Ш: өлкәннәр һәм яштәшләрең белән итәгатьле аралашу өстендә эшне дәвам итү.
К: парларда эшли белү
6.Прослушайте и закончите предложения. (Один ученик читает, другой должен закончить.)
7.Ситуатив күнегүләр. Как скажешь о том, что:
-ты съел половину яблока
-половину яблока отдал другу, потому что он болеет.
8. Бер- ике укучы эчтәлеген сөйләп карый. (вакыт калса) –Алмаларыгыз кайда?- диде ... .
-Әти, мин алманы ашадым. Орлыкларны бакчага чәчтем, - диде ... .
-Мин дә алманы ашадым, әтигә рәхмәт әйттем, -диде ... .
-Әти, мин ярты алманы ашадым,- диде ... .
-Ә ярты алма кайда? – диде ... .
-Мин аны Вәлигә бирдем, чөнки ул авырый, -диде... .
-Мин ярты алманы ашадым.
-Мин ярты алманы дустыма бирдем, чөнки ул авырый. VI. Рефлексия.
-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Максатка ирештекме? (үзбәя кую). -“Өч ул” хикәясе белән таныштык; әдәплелек кагыйдәләрен искә төшердек.
-“Өч ул” хикәясе ярдәмендә сөйләмгә чыктык. VII Өй эше.
Укучыларның дәрестән алган тәэсирләрен ачыклау, нәтиҗә ясау.
1.57б.Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә.
2.57 б.Текст эчтәлеге буенча диалог төзергә.
3.57б.Хикәяне сәхнәләштерергә
Бәяләү. Укучыларга дәрес башында карточкалар таратыла. Шунда үзләренә бәя биреп баралар.
-Дәрес тәмам. Сау булыгыз.