Контрольная работа по татарскому языку для учащихся, изучающих язык, как государственный язык РТ


Контроль эш (1 тема)
1.Татарстан Республикасы дәүләт символлары:
А) флаг, гимн, конституция
Ә) гимн, герб, татар корылтае
Б) флаг, герб, гимн
В)конституция, гимн,герб
2. Татарстан Дәүләт Флагының авторы:
А) Риф Фәхретдинов
Ә) Тавил Хаҗиәхмәтов
Б) Фәрит Яхин
В) Минтимер Шәймиев
3.Татарстан Дәүләт Гербының авторы:
А) Риф Фәхретдинов
Ә) Тавил Хаҗиәхмәтов
Б) Рөстәм Миңнеханов
В) Фәрит Мөхәммәтшин
4. Татарстан Дәүләт гимны ничәнче елда кабул ителә?
А) 1990
Ә) 1993
Б) 1992
В) 1991
5. Татарстан Республикасында ничә дәүләт теле бар?
А) 1
Ә) 3
Б) 2
6. Татарстан Республикасының төп законы:
А) "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" ТР Законы № 44-ЗРТ, 28.07.2004
Ә) Татарстан Республикасы Конституциясе
Б) Гаилә кодексы
В) Җинаять кодексы
7. Татарстан Республикасы Конституциясе кайчан кабул ителгән?
А) 1990
Ә) 2004
Б) 1992
В) 1991
8. Татарстан Дәүләт гимнының авторы кем?
А) Рөстәм Яхин
Ә) Мансур Мозаффаров
Б) Тавил Хаҗиәхмәтов
В)Риф Фәхретдинов
9. Татарстан Республикасының беренче Президенты:
А) Рөстәм Яхин
Ә) Минтимер Шәймиев
Б) Рөстәм Миңнеханов
В) Ренат Закиров
10. Кайсы символның авторы Тавил Хаҗиәхмәтов?
А) Ә) Б) В)
11. Татарстан Республикасының мәйданы күпме?
12. Татарстан Республикасында ничә административ район бар?
13. Татарстан Республикасында нәрсәләр җитештерелә?
14. Татарстан Республикасында нинди халыкара фестивальләр уткәрелә?
15. Республиканың Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге кайсы шәһәрдә урнашкан?
16. Татарстан Республикасының иң югары дәүләт органын атагыз.
17. Татарстан Республикасының Президенты кем?
18. вәкил сүзен рус теленә тәрҗемә итегез
19. Рус теленә тәрҗемә итегез:
Таш йорт, көмеш кашык, алтын беләзек, кул сәгате, эш вакыты
20.Күпнокталар урынына тиешле кушымчаларны куегыз (Поставьте нужные окончания вместо многоточий).
1) Бакча... җимеш... өлгерделәр.2) Республика... киләчәге яшьләр кулын....3) Татарстан... 107... артык милләт вәкиле яши.4)Республикабыз Россия... башка төбәкләре, чит ил... белән икеяклы килешү... төзеде.
Контроль эш
(6-7 нче темалар)
Дөрес җавапны табыгыз.
1) Россиядә татар телен өйрәнү кайчан башланган?
А) XVI гасырда; Б) XVII гасырда; В) XVIII гасырда2) Беренче үзөйрәткечне кем язган?
А) М. Бекчурин; Б) Ш. Рәхмәтуллин; В) Г. Ваһапов
3)Казанда беренче җәмәгатҗ китапханәсе кайчан ачыла?
А)1865 елда; Б) 1906 елда; В) 1919 елда
2. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны сайлап языгыз.
Милли китапханә дөньядагы 83 ил... китапханә... белән килешүләр төзегән.
А) - дә, - ләре; Б) –ның, -сы; В) –нең, - ләре
3. Дөрес тәрҗемә итегез.
Переписал
А) күчерә башлады; Б) күчереп бетерде; В) күчереп утыра
4. Кайсы синонимик пар дөрес түгел?
Бөтен – барлык
Ярату – сөю
Башында – ахырында
5. Хатаны табыгыз.
мин ясаганмынбез ясаганбыз
син ясагансыңсез ясагангыз
ул ясаганалар ясаганнар
6. Тиешле репликаны сайлап языгыз.
- ...?
- Г. Тукайга багышланган.
А) – Сатып алырга ярыймы?
Б) – Сәгать ничәдә була?
В) Китапханәдә кичә нинди конференция булды?
7. Кайсы тәрҗемә дөрес түгел?
Төзелә – строится
Басыла – предлагается
Карала – рассматривается
8. Кирәкле фигыльне сайлап языгыз.
1917 елга кадәр унбиш меңгә якын татарча китап...
А) нигез сала; Б) чыгыш ясый; В) дөнья күрә
9.Җөмләнең башын сайлап языгыз.
...., борынгы кулъязмалар бүлегенә керерсең.
А) җиләк пешкәч; Б) китап басылгач; В) дәрес беткәч
10. Фразеологизмның эквивалентын табып языгыз.
Уртак тел табу
А)распускать язык; Б) тянуть за язык ;В) найти общий язык