М?кт?пк? ?зерлек т?ркеме ?чен халыкара телл?р к?нен? багышланган ?д?би


  “ТУГАН ТЕЛЕМ ИРКӘ-ГӨЛЕМ”
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Башка милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Аларның телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
 Алдан әзерелек:
Балалар белән шигырьләр, уеннар, җырлар, мәкальләр өйрәнү. Кичә уздырыласы музыкаль залның бизәлешен әзерләү.  Алып баручы: Кадерле кунаклар, бүген без сезнең белән “Туган телем иркә-гөлем” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә ана телебезгә булган мәхәббәтезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерәбез. (Залга балалар “Туган тел” көе уйнаганда керәләр. Урындыкларга утыралар)
 
Зәринә:
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!
 
Булат:
Без татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп!
 
Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел -ул һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.
Алып баручы: Безнең Татарстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Башкортларның – башкорт теле, русларның –рус теле, чуашларның – чуаш теле.
 Алып баручы: Балалар, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Бу бәйрәм әле 15 ел гына үткәрелә, шуңа да карамастан аның үз урыны бар һәм ул бик мөһим. Без туган телдә уйлыйбыз, эшлибез, сөйләшәбез.
 
Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
 
 
Есть слово такое хорошее – «наш».
И пусть ты татарин, якут иль чуваш,
Родился ли русским, мордвой, осетином,
Будь Родине добрым и любящим сыном!
Если хочешь судьбу переспорить,
Если ищешь отрады цветник,
Если нуждаешься в твердой опоре,
Выучи родной свой язык!
 
Алып баручы: Ә хәзер туган телебез турында шигырьләр тыңлап китик:
Алсу.Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
Фәнсаф:. Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телнеХөрмәтлим мин, яратам.
 
А сейчас друзья послушаем стихотворения на русском языке. языке.
 
Залина:.На свете много стран больших,
И много малых есть,
И для народности любой
Язык свой – это честь.
 
Ясина. Русские, казахи, татары и армяне,
Мы черные, и русые, и смуглые, и белые
В Татарстане на земле родной
Живем мы все большой и дружной семьей.
  Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле без сезнең белән “Түбәтәй” дип аталган уен уйнап алабыз.
 
Түп, түп түбәтәй,
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бигрәк матур күренәсең,
Түбәтәең укалы, менә кемгә тукталды.
(Түбәтәй тукталган бала татар халык ашларының бер төрен әйтергә тиеш була, пәрәмәч, бармак, чәк-чәк,Һ.б.)
 
Алып барычы: Балалар башкаруында татар халык биюен “Әпипә”не биербез.
 
Алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Хәзер без шуларның кайберсен исебезгә төшерик.
1б. Иң татлы тел – туган тел.
2б. Теле барның юлы бар.
3б. Телләр белгән – илләр белгән.
4б. Туган телем – иркә гөлем
(Мәкальне алып баручы башлап җибәрә, балалар дәвам итә).
 
Алып баручы: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын.
 А давайте поиграем в переводчиков.
 Игра: «Переводчики»
Вспомним, какие слова вы знаете на русском языке. Как будет по-русски: папа, мама, бабушка, дедушка, девочка, мальчик, собака, кошка. (Ответы детей).
 Алып барычы: Татар телен Такташ сөйде,
Тукай өзелеп мактады.
Урам теле түгеллеген
Насыйри дә яклады.
  Алып баручы: Йомгаклау.
Аяз булсын күгебез,
Якты кояш көлсен гелТуган илем, туган җирем,
Тыныч, имин булсын гел,
Тыныч, имин булсын гел.
Туган телемдә нәфислек чишмәсе
Кибәрмени?
Гасырлар аңа тимәде,
Дәверләр тиярмени? 
Бөек Тукаебыз шигыренә язылган “Туган тел” җырын бергәләп җырлап китик.И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. 
Алып баручы: Шуның белән, хөрмәтле балалар һәм кунаклар, безнең халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез ахырына якынлашты, сезгә исәнлек-саулык теләп без сезнең белән саубуллашабыз.