Сценарий: “?биемне? к??ел сандыгы” (балалар ?чен фольклор к??ел ачу кич?се) Т?рбияче:?гъл?мова Р.Х.


Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе
Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”
(балалар өчен фольклор күңел ачу кичәсе)
Тәрбияче:Әгъләмова Р.Х.
Максат:
1.Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.
2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.
3. Татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү.
Эшчәнлекнең барышы: 
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы…
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүhәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
 
Әбиемнең күңел сандыгын
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
 
(Шигырьне укыганнан соң балаларны һәм тәрбиячене чакыра)
-Дусларым,апалар керегез әле. Керегез әле.
Тәрбияче: Зилә ,нәрсә булды?
Зилә:
-Нинди сандык бу?
Шулвакытта әби килеп керә. Әби :
-И-и-и,балакайлар,нинди тәүфыйклылар,кунаклар бар икән.
Зилә:
-Әбекәй,бу нинди сандык?
Әби:
-И,балалар,минем яшь чактагы сандык ул.
Бала: Әбекәй, әбием дим, әйдә ачыйк инде шул сандыгыңны, карыйк әле.
Әби: Шулай дисезме, ягез, ачыйк алай булгач. Тезелешеп утырыгыз яныма.(салмак кына көй яңгырый, әби сандыкны ача-ача сөйли, әйберләрен күрсәтә)
Әби:
Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.
(Бер бала алъяпкычны бәйләп ала да шигырьне сөли башлый)
Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
Әби. Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.
 
әби. Ә менә монысы түбәтәй була.Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.
Тәрбияче: Ә кызлар нәрсә кия башларына?
Әби: Ә кызларга - калфак. Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, Гөлнара, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттиҗәләрне киеп йөриләр.
Әби:
-Менә бу читекләрне киеп,бик матур итеп бии идек.
(Икенче бала кулына ала һәм шигырьне сөйли)
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөргәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Бала: Әбием, әбием дим, әнә шул төенчегеңдә нәрсә бар соң (сандык эченә үрелеп караган кыяфәттә сорый)
 Әби: Әлеге янчыкны әйтәсезме? Ягез карыйк әле (ачып карыйлар). Анда минем чулпыларым сакланган.
Тәрбияче: Әбекәй, чулпыларың турында да сөйлә әле балаларга.
Балалар: Сөйлә әбекәй, сөйлә ( хор белән әйтәләр).
Әби: Чулпылар кызларның чәчләренә тагылып, аларны матурлый торганнар иде. (куеп күрсәтә – бер кызның чәченә, тәрбияче булыша, әби сөйли тора). Аларны без бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә генә тага торган идек.
Бала: Ә аулак өй дигәннәрегез ничегрәк була иде соң ул әбием?
Әби: И, ул аулак өйләр.(әкрен генә көлә) (музыка үзгәртелә). Егеләре дә шунда булыр иде., Егетләр гармун уйнап, җырлап урам әйләнерләр иде, кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Әби уйланып басып тора. Шулвакыт егетләр килеп керә, кулларында гармун, такмак җырлыйлар (кызлар белән кара-каршы). Җыр беткәч:
Бер кыз: -Кызлар! кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?
Икенче кыз: -Кертик, кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.
Егетләр: исәнмесез, кызлар-йолдызлар!
Кызлар: исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?
Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегегезне!
Кызлар: Ишек бавы бер алтын
Безнең кызлар мең алтын!
Егетләр: Кызлар кертегез инде.
Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)
Бер егет: әйдәгез такмак җырлыйбыз:
Бер кыз: Бигрәк матур җырлыйсыз икән, әйдәгез “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.
Бер кыз: ишек ягына карап: Кызлар,егетләр! Әниләр кунактан кайта! (Балалар чыгып китәләр)
Әби. Аулак өйләрдә өйләрне матур бизәкле мендәрләр белән бизи идек. (күрсәтә). Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә.
Әби. (Сандыктан алып күрсәтә бара). Менә монысы – түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкны чигеп, кырыен бала итәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар – барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тармасыннан чиккән кулъяулыкка терелгән йөзек ала). Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.
әби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык
Уеннан соң әби балаларны мактый.
Әби:
-Без.яшь чакта капкалы уенын уйный идек.Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.
-1 балага нинди җәза бирәбез?(Әби турында шигырь сөйләсен)
Минем әбием бик әйбәт –
Гел көлеп кенә тора.
Балакаем, дип әйтеп,
Сөеп, иркәләп тора.
-2 бала өчен
-Нинди җәза бирәбез?(Әтәч булып кычкырсын)
Әби:
-Бигрәк зирәк икәнсез.
Тәрбияче: Әбекәй рәхмәт сиңа. Күңел сандыгын бигрәк бай икән, безнк дә күп нәрсәләргә өйрәтте. Безнең бу җырыбыз кадерле әбиебезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.
Җыр “Әбием, әбекәем” Р. Бакиров сүз, Р. Сәрвәров көе
Әби:
Күңелемне күрдегез
Зирәк икән үзегез
Акыллы һәм матур булсын
Сезнең һәрбер сүзегез
Хәзер бергәләп күмәк биеп тә алыйк.
Кунакларны балалар биергә чакыра.
Әби: Минем дары тәбикмәгемнән дә авыз итегез. Сезгә атап пешергән идем лә, онытып китә язганмын. Рәхим итегез. Балалар сез дә сыйланыгыз.
Тәрбияче: Әбиләребез сезне нәни оныкларын тәрбияләргә күпме көч куялар.Аларны яратырга һәм хөрмәтләргә кирәк.