Башлангыч сыйныфлар ?чен ?д?би-музыкаль кич?


Әдәби-музыкаль кичә “Уңыш бәйрәме”
(Башлангыч сыйныф укучылары өчен кичә)
Максат: укучыларның әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуларын активлаштыру, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аларның фикерләү сәләтләрен үстерү, коллективта эшләү күнекмәләре бирү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү;
Бәйрәмгә әзерлек эшләре: “Көз” темасына җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнү, рәсемнәр ясау, көзге яфраклар җыю, презентация “Көз”, “Көзге муллык” күргәзмәсе оештыру.
Күрсәтмәлек: презентация “Көз”, ай исемнәре язылган яфраклар, агач рәсемнәре, кызыл һәм сары өрәңге яфраклары,
яшелчәләр; табышмаклар, көз айларының аталышы язылган карточкалар, плакатлар.
Бәйрәм укытучы сүзе белән башлана:
- Хәерле көн, кадерле дуслар! Бүген безнең бәйрәмебез... Хәер, нәрсәгә багышланганын сез үзегез әйтерсез.
1 нче укучы. Яратам мин сары төсне.
Бөтен дөнья сары төсле:
Арыш, бодай бөртекләре,
Үләннәр сары төстә.
2 нче укучы. Сары белән йөгертелми
Калмагандыр бер төш тә.
Саргайган яфраклар җиргә
Сарылалар сак кына.
Сары була белә шулай
Безнең туган як кына.
3 нче укучы. Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява
Җирләр дымлана
Бу кайчан була?
Балаларның җаваплары тыңлана.
Билгеле, көзгә багышланган бүгенге бәйрәмебез. “Уңыш бәйрәме”
дип атала ул. Әле кайчан гына җәй иде. Инде алтын көз дә килеп җитте.
Көз турында җыр башкарыла. “Көз кызы” Сөмбелә керә.
Сөмбелә: Исәнмесез, балалар, хөрмәтле кунаклар!
Балалар: Исәнме, Сөмбелә! Сине күрүебезгә бик шатбыз.
Сөмбелә: Мин “Көз кызы”, “Уңыш кызы”
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Укытучы. Балалар, әйдә сорыйк әле, Сөмбелә безгә нәрсәләр алып килде икән?
Балалар җитәкләшеп, түгәрәк ясыйлар,“Көз, көз, әйт әле”җыры башкарыла.
Сөмбелә. Дуслар, мин сезгә үземнең иң якын дусларымны да алып килдем. Минем нинди дусларым бар дип уйлыйсыз, әйтегез әле. Укучылар көз айларын атыйлар.
Көз айлары булып киенгән укучылар чыга һәм һәр ай исеменең килеп чыгышы турында сөйлиләр.
Сентябрь – латин сүзе september җиденче дигәнне аңлата. Борынгы Римлыларның Яңа елы 1 марттан башланган, шуңа да инде сентябрь җиденче ай була.
Бу ай авыл хуҗалыгында бик җаваплы ай: уңыш җыеп алу вакыты. Элекке җирле календарьларда аның исеме “ашлык сугу ае” дип аталган.
Октябрь – сигезенче ай. Шулай ук латин сүзе – сигезенче дигәнне аңлата. Белүегезчә, борынгы Римда Яңа ел 1 гыйнвардан түгел, ә 1 марттан башлана. Шуңа да октябрь сигезенче ай була. Ә безнең халык телендә елның бу мизгеле “кара көз” дип йөртелә. Ни өчен “Кара көз” дип атыйлыр? Аңлатып карагыз әле? (җаваплар тыңлана)
Ноябрь – novem дигән латин сүзеннән барлыкка килгән. Димәк, тугызынчы ай. Календарь буенча ноябрь көзнең соңгы ае булып исәпләнә. Ә безнең якларда ул еш кына кыш башы – җир шыгырдап ката; елга, күл өсләренә дә суык “балтасыз – тактасыз күпер” салып куя.
Сөмбелә. Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә –
Сөйләп бирегезче безгә!
Ипи: Ярый, мин сөйлим сезгә (Кулына сөлге, аңа түгәрәк ипи куйган укучы , яшелчәләр булып киенгән балалар чыга)
Үзем хезмәт җимеше
Үстерде мине кеше Исеме аның игенче Җир ана туендырды,
Кояш- яңгыр көч бирде.
Башаклар да тулышты,
Аннан комбайн килде.
Тегермәнгә төшерде
Өстәл яме иттеләр
Уңган куллы әниләр.
Игенченең хезмәтен
Онытмасын һәр кеше:
Ипекәй менә шундый
Тырыш хезмәт җимеше.
Берүк кадерен белегез,
Хөрмәт итә күрегез.
(Ипине көз кызына бирә)
Бәрәңге.
Әгәр мине җиргә күмеп куеп,
Укучылар карамасалар,
Бу кадәрле уңыш булмас иде,
Күммәсәләр, утамасалар!
Укучы кыз.
Әй, бәрәңге, дөрес әйтәсең син,
Көч түкмичә берни уңалмый.
Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,
Бәрәңгесез аш та булалмый.
Укучылар Гамил Афзалның сүзләренә язылган “Бигрәк тәмле бәрәңге” җырын башкаралар.
Кыяр (кукраеп, алга чыга).
Карагыз сез минем кыяфәткә,
Үзем эре, шома, сөйкемле.
Су сипкәнгә шулай үстем үзем,
Нәфис, зифа кызлар шикелле!
Помидор.
Җылы якта тусамда мин,
Сездә дә уңыш бирәм.
Кып-кызыл булып пешәмен,
Тәмләткечләргә керәм.
Кишер.
Кара җирдә үссәм дә мин
Кызыл, төп-төз гәүдәле.
Витамин чыганагы, мин,
Әйдә, авыз ит әле!
(балаларга кишер тарата)
Чөгендер.
Җир астында тыйнак кынаКызарып үсеп ятам.
Чөгендерле аш та тәмле,
Венегретка да батам.
Алып баручы кыз.
Мичтән чыккан кайнар бодай икмәк,
Ярмаланып пешкән бәрәңге.
Чөгендер салынган татлы катыкСихерләми икән кемнәрне?!
Кәбестә.
Кат-кат чикмән кисәм дә мин
Үзем катлаулы түгел.
Кәбестәне кем яратмый,
Кем кәбестәне белми?
Суган.
Бакчада мин – иң зәһәре,
Елый-елый әрчиләр.
Ашка турап салалар да,
Тәмле, диеп ашыйлар.
Укучы кыз.
Сәламәтлекнең серләре –
Яшелчә белән дуслык.
Яшелчә, һәркем белгәнчә
Витаминга бай ризык.
Музыка яңгырый, җиләк-җимешләр (үпкәләгән кыяфәттә, бергәләп).
Яшелчәләр – бик файдалы,
Бәхәсләшү – урынсыз.
Без җиләк һәм җимешләрне
Сез әллә оныттыгыз?
Укучы малай.
Сез – баллы җиләк-җимешләр,
Әйдәгез түргә, дуслар!
Сезсез өстәлнең яме юк,-
Варенье, татлы сулар!
Алма.
Кем генә яратмый мине,
Ашый имчәк бала да.
Зурларын - әйтеп тә тормыйм,
Алма дисәң дә алалар.
Карлыган (масаеп)
Беләсезме, иң күп өлеш
“С” витамины кемдә?
Лимонда, билгеле,бик күп,
Ә аннан кала – миндә!
Чия.
Кул җитмәслек биек булыпКояшка карап үсәм.
Агачта өлгереп җиткәч,
Көзен банкага күчәм.
Алып баручы кыз.
Бакчага ямь биру өчен
Тагын ниләр утырттык?
Балалар, әйтегез әле,
Нәрсәләрне оныттык?
Балалар бергәләп:
Чәчәкләрне!
“Әй гөлләрем, гөлкәйләрем” көенә чәчәкләр булып киенгән кызлар йөгереп чыгалар, шушы көйгә заманча бию башкаралар.
Укучы малай.
Бакчага ямь биргән кебек
Кичәбез дә ямьләнде.
Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе
Чын бакчага әйләнде!
Кичәбез тәмам