Математика укытучылары семинарында чыгыш (математика укытуда актуаль проблемалар)


Математика укытучылары семинарында чыгыш.
Тема: Математика фәнен укытуда актуаль проблемалар
Суыксу урта гомуми белем мәктәбенең
математика һәм информатика
укытучысы Гатауллина Л.Х.
Дөньяның фәнни-техник прогрессының төп һәм мөһим төзүчесе буларак, математика фәндә дә, мәдәниятта да һәм җәмгыяви тормышта да аерым урын алып тора. Математиканы өйрәнү кешенең танып-белү, логик фикерләү сәләтен үстерә, бүтән дисциплиналарны өйрәнгәндә бик зур йогынты ясый. Хәзерге җәмгыятьтә уңыш казану өчен сыйфатлы математик белем алу мөһим.
XXI гасырда безнең илебезнең төрле өлкәләрдәге уңышы, әйтик, экономика үсеше, оборона ныклыгы, заманча технологияләр булдыру математика фәненең дәрәҗәсеннән, халыкның математик грамоталылыгыннан бәйле. Хәзерге заманның алга киткән илләре математика фәне үсешенә һәм математик белем бирү усешенә бик зур ресурслар тоталар.
Социаль үзгәрешләр процессында математик белем һәм фән үсешендә проблемалар кискенләште. Бу проблемаларны берничә төргә бүлеп карарага мөмкин:
Мотивацион характердагы проблемалар.
Укучыларның математик белем алуга омтылышлары юк. Математик белемне кирәк санамау ихтыяҗ булмаудан, таләпләргә җавап бирә торган укыту программалары булмаудан килә.
Эчтәлек характерындагы проблемалар.
Математик белемнең эчтәлеге искерә, формаль төс ала, тормыш белән бәйле булмаганлыгы күзәтелә. Экаменнарга әзерләгән вакытта да күп очракта “натаскивание” белән барабыз. Моның белән укучыларның чынлыкта нинди сәләтләре һәм үзенчәлекләре барлыгын аңлау мөмкин түгел.
Кадрлар проблемасы.
Берсенә генә тукталып үтик. Укытучыларга өстәмә белем бирү, укытучыларның белемен күтәрү системасының эшчәнлеге эффектлы түгел, математик белем бирүне камилләштерү формаль рәвештә бара иде. Соңгы елларда гына бу өлкәдә үзгәрешләр сизелә башлады.
Әлеге проблемаларны хәл итү максатыннан һәм Россиядә математик белем бирүне дөньяда алдынгы урыннарга чыгару өчен 2013 елның 24 декабрендә Россия Федерациясенең 2506-р номерлы карары нигезендә Россия Федерациясендә математик белемнең үсеше HYPERLINK "Концепция%20развития%20математического%20образования%20в%20РФ.doc" Концепциясе кабул ителде. Әлеге Концепциянең бурычлары:
математик белем бирү программаларының эчтәлеген укучыларның һәм җәмгыятьнең ихтыяҗларына карап модернизацияләү;
укучыларның нигез белемнәрендә пробеллар булдырмауга ирешү, “нет неспособных к математике детей” дигән установка булдыру;
математик белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен кирәкле барлык кешеләр өчен дә ачык булган информацион ресурслар булдыру, шул исәптән, электрон форматта да;
математика укытучыларының эш сыйфатын арттыру, аларга материаль һәм социаль яктан булышу;
математика өлкәсендә лидерлар үстерү;
математикага сәләтле булган укучылар өчен барлык шартларны тудыру;
математик белемне популярлаштыру.
Концепцияне тормышка ашыруның төп юнәлешләре:
мәктәпкәчә гомуми белем баскычында беренчел математик күзаллаулар һәм образлар булдуры өчен шартлар тудыру;
башлангыч гомуми белем бирүдә – укучыларның дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлегендә математик яктан активлыгын булдыру, кадрлар белән һәм материаль, социаль яктан тәэмин итү;
төп һәм урта гомуми белем баскычында һәр укучы өчен дә математик белем бирү җәмгыятьтә уңышлы тормыш алып бару өчен кирәк булган белемнәргә ирешү мөмкинлеге тудырырга тиеш. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан киләчәк тормышын математика белән бәйләүче укучылар чыгару; укучының кайда, нинди шартларда яшәвенә карамастан, аның индивидуаль мөмкинчелекләрен һәм ихтыяҗларын истә тотып, аңа югары дәрәҗәдә әзерләнергә шартлар тудыру. Моның өчен электрон, дистанцион технологияләр куллану һ.б.
Бу Концепциядә шулай ук профессиональ белем бирү, фәнни-педагогик хезмәткәрләр әзерләүгә кагылышлы тәкъдимнәр дә бар.
Әлеге Концепцияне тормышка ашыру планы да төзелде. ( HYPERLINK "план%20реализации%20концепции.doc" планны слайдта карау). Планның 9 пункты математика укытучылары өчен профессиналь стандарт булдыру һәм кертү турында. Ишеткәнсездер инде, бу Стандарт Минтруда и соцзащиты РФ тарафыннан 2013 елның 18 октябре 544н номерлы приказы белән расланды. Ләкин бу Стандартның кайчан гамәлгә керәчәге турында 2015 елның 25 декабрендә яңа приказ чыкты. Ул 2017 елның 1 январе булачак. Бу Стандартта математика һәм рус теле укытучылары өчен аерым кушымта булдырылган. Интернетта бу стандарт буенча махсус сайт та ачылган.
Математика укытучыларны кагылган өлешен сез хәзер экранда күрәсез (экранда аерым HYPERLINK "Профессиональный%20стандарт%20учителя%20математики.docx" документлар күрсәтү).
Концепцияне тормышка ашыру планына кире әйләнеп кайтсак, планның 23 пункты “Совершенствование системы государственной итоговой аттестации по математике выпускников школы, разработка соответствующих измерительных материалов” дип атала. Планның әлеге пункты буенча эшләр бара инде. Белгәнебезчә, ОГЭ һәм ЕГЭ материаллары елдан-ел үзгәрешләр кичерә. Киләсе 2016-2017 уку елында нинди үзгәрешләр көтелә соң? ЕГЭ да профильный уровеньда гади заданиеларны (№1-7) алачаклар. Алар урынына катлаулыраклары булачак. ОГЭ 4 модульдан торачак:
алгебра №1-7, 17-19
геометрия № 8-10, 20-21
вероятность и статистика № 11-12, 22
реальная мтематика № 13-16.
Барлыгы 22 задание калачак. 2 часть заданиелары һәркайсы 2 балл белән генә бәяләнәчәк (0-1-2).
Концепцияне тормышка ашыру өчен мәктәпләр өчен дәреслекләр проблемасы да килеп баса. Дөресрәге, яхшы һәм дөрес дәреслекләр. Хәзерге вакытта мәктәптә математика укыту бик күп сандагы терминология белән бәйле. Бу терминнарның күбесе балаларның аңына бик кыен барып җитә. Бала башы кабул итми. Өйрәнелә торган материалның практик яктан кирәклеген аңлату кирәк. Математикага өйрәнү өчен мәсьәләләр чишәргә өйрәнергә кирәк. Бу бигрәк тә башлангыч класслардан урта звенога күчкәндә актуаль. 5 нче класска килгәндә мәсьәлә чишә белмәгән укучылар белән безгә еш очрашырга туры килә. Мәсәлән, 5 нче клас укучысы автобусларга кешеләрне бүлеп утырту турындагы мәсьәләдә, бүлгәч җавапта 5,2 килеп чыгып, ни өчен 6 автобус кирәк булачагын, яки көймәнең агым уңаена ни өчен тизрәк йөзгәнен, яисә салның агымга каршы бармавын аңлап бетерми (яз көне суда көймәләр йөздереп уйнамаган күрәсең). “Әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданы” темасын өйрәнгәндә, өйләнә белән түгәрәкнең аермасын , Пи санының нәрсә икәнен аңлатырга вакыт та җитеп бетми. Димәк, башлангыч һәм төп мәктәп курсында математика дәресләре практико-ориентированный һәм тикшеренү характерында булырга тиешләр. Дәреслекләрдзге мәсьәләләр математиканың практик яктан кулланылышын күрсәтә торган итеп төзелергә тиешләр.
“Русское слово” нәшриятында математик белемнең үсеше Концепциясенә туры килә торган дәреслек эшләнгән. (Слайдлар) Математика дәреслекләре 5-9 һәм 10-11 нче класслар өчен. Авторлары: Козлов В.В. – академик РАН, Стеклов В.А. – директор Математического института. Бу әлегә бердәнбер шундый дәреслек. Бу дәреслекләрдә арифметика, алгебра, геометрия, тригонометрия, анализ башлангычлар һ.б. бергә тупланган. Төп төзелеш үзенчәлеге: предметны аңлау дәрәҗәсендә белү, математикадан алган белемнәрне бүтән предмет өлкәләрендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү. УМК составында басма һәм электрон формадагы дәреслек, программа, эш программасы, укытучы өчен кулланма, эш дәфтәрләре һәм арадаш, йомгаклау контроль эшләре материаллары тупланмасы. Бу дәреслек 2016-2017 елга Федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән. Белгзнегезчә, бу исемлектән без куллана торган 5-6 класслар өчен Виленкин дәреслеге төшеп калды. Аның урынына бүтән дәреслекләр тәкъдим ителә. Һәр укытучы үзенә яраклы, кирәкле дәреслекне үзе сайлап ала әлбәттә. Дәреслекләрнең электрон формасы кайчан, ничек кулланылышка керәчәге турында әлегә төгәл генә әйтмиләр.
Безгә хәзер үз чиратыбызда Конвенция буенча эш планнарын барлап, норматив документлар белән даими танышып барырга һәм предмет буенча да, һ.б. педагогик компетентлыгыбызны үстергә кирәк.